XVII “Каравон” фестивалендә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә “Каравон” бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен ирештергән иде.
Быелгы бәйрәмгә Йосыф морзаның оныгы кнәзбикә Ксения Йосыпова Сфири махсус кунак буларак чакырылды.
“Каравон”га барлыгы 87 коллектив килде. Быел бәйрәмдә Русия төбәкләреннән дә катнашучылар булды. Урыс бәйрәменә беренче мәртәбә Якутия республикасыннан да вәкилләр килде.
Шулай ук, Чуваш, Мари Иле, Удмурт республикаларыннан, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән дә килүче төркемнәр бар.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең котлау сүзендә, урыс халкының күңел байлыгының киңлегенә соклануын белдергән. “Каравон”га кунаклар күпләп килү халыкка башкалар тарафыннан хөрмәт, бәйрәмнең дәрәҗәле булуын аңлата, диде ул.
Татарстанның һәм Русиянең байлыгы аның күпмилләтле булуында. Монда “Каравон” бәйрәме дә зур әһәмияткә ия. “Каравон”ның бәйрәм ителә башлавына 300 елдан артык. Аны бүген исә төрле халыклар бәйрәм итә, ә биредә борынгы урыс җырлары яңгырый. Урыс халкының күңелен ачып бирә алуы белән генә дә “Каравон”ның әһәмияте зур, дип белдергән Фәрит Мөхәммәтшин.
“Каравон” бәйрәме урыс халкында язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1993 елдан бирле рәсми рәвештә урыс халык җырлары фестивале исемен йөртә. Ә 2003 елдан “Каравон” Миңтимер Шәймиев карары нигезендә Татарстанның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә керә.
“Каравон” бәйрәменең асылы “хоровод” сүзеннән килеп чыккан. Әлеге бәйрәмне исә Лаеш районы Никольск авылы халкы христиан изгесе Николай Чудотворец көне уңаеннан билгели.
24 май көнне уздырылган бәйрәмдә кунакларны урыс боткасы белән сыйладылар, җыр-бию белән күңел ачты. Урыс һөнәрчелләрнең кул эшләре белән дә танышырга мөмкин бар иде.
“Каравон”ның рәсми өлешеннән соң Яшел аланда фольклор төркемнәрнең урыс халык җырларын башкаруларын күреп булды. Шул ук вакытта борынгы урыс уеннары да искә төшереде.
“Каравон” бәйрәме бөтен халыкның чәнти бармаклары ярдәмендә кушылып, түгәрәк ясап кояш тирәли әйләнүе белән тәмамланды.