Рамазан аеның соңгы көннәрендә Оренбурда хәләл кафе ачылды. Ул ифтар үткәрү белән үз эшен башлап җибәрде.
Сәләтле җырчы-биючеләр Универсиадага чит илләрдән килүчеләргә татар моңнарын яңгыратты, милли көйләргә биергә дә өйрәтте. Шуларның берсе – Оренбур кызы Рушания Мөшәрәпова.
Оренбурда «Ата-аналарның гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау илкүләм берләшмәсе"нең өлкә бүлеген төзергә карар иттеләр. Бу җыенда татарлар да катнашты.
Оренбурның татар җәмәгатьчелеге танылган рәссам, сынчы Нәбил Ишмөхәммәтовны соңгы юлгы озатты. Ул бер дә “яшим” димәде. Аның өчен җирдән йөрү, бару, үтү бар иде.
Оренбур эшмәкәрләре Самар өлкәсе Гали авылына барып андагы эшмәкәрләрнең тәҗрибәсе белән танышып кайтты.
Оренбур эшмәкәрләре Самар өлкәсе Гали авылы эшмәкәрләре белән очрашты. Милли капитал булдыру турында фикерләшү җыены эшендә 27 төбәктән 324 вәкил катнашты.
Тәҗрибә тупларга Самар өлкәсе Гали авылына килгән Оренбур эшмәкәрләре хәләл ризык җитештерү ширкәтендә.
Мидхәт Маннанов – Самар өлкәсе Гали авылында беренчеләрдән булып помидор үстерә башлый, моңа кадәр халыкның күпчелеге кыяр гына чәчкән була. Бүгенге көндә кыяр белән бергә аның теплицаларында помидорлар да кызарып утыра.
Оренбур кунакларын “Туган тел” милли-мәдәни җәмгыяте рәисе, “Хәләл” фирмасы җитәкчесе Расих Латыпов каршы алды һәм үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Оренбур өлкәсенең Беляевка районы “Донское” хуҗалыгында дебет (мамык) кәҗәләрен тарауның язгы эшләре тәмамланды.
Оренбур өлкәсенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң зур ун бүләгенең берсе Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театрының иҗат төркеменә тапшырылды.
Оренбурда татар теле укытучыларының киңәшмәсе үтте. Анда өлкәнең 17 районыннан һәм Оренбур белән Богырысланнан 60лап укытучы катнашты.
Оренбур сәнгать музееның мамык шәле галереясендә бер ай дәвамында җирле шәл бәйләүчеләргә багышланган “Шәфиковлар нәселе” исемле күргәзмә зшләде.
29-30 сентябрьдә Оренбурда Башкорт балы көннәре узды. Әлеге чара менә дигән тантаналы бәйрәм булачагын вәгъдә итсә дә, бу ышанычлар акланмады.
Алабайтал – Оренбур өлкәсендәге биш йөзләп халкы булган татар авылы. Авылны танытучылар – ике крестьян-фермер хуҗалыгы.
Оренбур төбәгенең Александр районында XIII өлкәкүләм урыс фольклор бәйрәмендә районның татар авыллары да катнашты.
Оренбур өлкәсе Беләй районының Алабайтал исемле бердәнбер татар авылы үзенең 260 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Оренбур өлкәсенең Илек район үзәгендә төбәкара казак фольклор фестивалендә татар казакларның варислары да катнашты.
Оренбур төбәге Сабантуе Татар Каргалыда үтте. Бу кадәр халыкның җыелуы авыл Сабантуе тарихында беренче тапкыр.
Оренбурның “Евразия” хәйрия фонды әгъзалары Нью-Йоркта үткән Book Expo America китап ярминкәсендә Оренбур шәлен бәйләү кәсебен тәкъдим итте.
дәвам