Ярминкәдә катнашуның сәбәбе – Оренбурның “Димур” китап нәшриятендә мамык шәлләре турында бишенче “Оренбур мамык шәле” китабының дөнья күрүе. Шулардан дүрт китапның авторы – Ирина Бушухина. “Евразия” фонды ярминкәдә әлеге альбомнардан тыш, мамык шәлләре дә тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә катнашучыларга 2,2 метр нәзек челтәр шәлне йөзек аша да үткәрделәр, энәләр, орчыклар, аялар, мамыкның үзен дә күрсәттеләр.
Сарыкташ районы Желтый авылының шәл бәйләүче татар хатын-кызларының осталыгы турында документаль фильм да тәкъдим ителде.
Ярминкәдә соң Брайтонның рус телле сәүдә челтәренә Оренбурда басылган китаплар җибәрү һәм шулай ук АКШ университетлары китапханәләренә даими рәвештә китаплар сатып алу турында килешү дә төзелгән.
Әлеге вакыйгалар алдыннан Оренбурда мамык шәл музее “Тарих орчыгы” исемле күргәзмә белән ачылды. Әлеге күргәзмәдә төрле гасырларда бәйләнгән мамык шәлләр күрсәтелгән. Мәсәлән, данлыклы шәл бәйләүчеләр нәселеннән булган Римма Якупова музейга әбисенең әнисе – Хәмдия Шәфикованың 50 ел элек бәйләгән шәлен алып килгән. Әбисе әлеге шәлне музей оешкач, аны музейга тапшырырсыз дип васыять иткән.
Музейда шәлләр генә түгел, ә бу матурлыкның ниләр ярдәмендә барлыкка килүе дә күрсәтелгән. Беренче карашка әлеге гади генә әйберләрдә халык акылы. “Энәләрнең башына мәрҗәннәр тезелгән, бәйләгәндә алардан тавыш чыга, ә бу инде кичләрен йоклап китмәскә ярдәм итә, чөнки авылда көндезен бәйләргә вакыт булмый”, дип сөйләде төрле халыкара бәйгеләренең җиңүчесе Миңнур Ишмөхәммәтова.
Музей ачылу тантанасына документаль фильмда күрсәтелгән Желтый авылының иң оста шәл бәйләүчеләре дә чакырылган иде. “Бу музейның ачылуын без күп еллар көттек. Монда һәрберебезнең кул эше урнаштырылган”, дип горурланып сөйләде осталар.
"Моңа кадәр бу бинада аракы саткан сәүдә үзәге иде. Ә бит мамык шәлләр аракыдан яхшырак җылыта”, дип шаяртты шәл бәйләүчеләр.
Оренбур шәле турында җырларда да җырланган: “Оренбур шәле”, “Шәл бәйләдем” җырлары күпләргә таныш. Соңгысы, Әсәкәй районының “Чишмә” фольклор ансамбленең даими репертуарында.
Шәл бәйләү – хәзерге татар авыллары өчен яшәүнең төп матди чыганагы булып кала.