Оренбур шәлләре – татарның борынгы гадәте генә булып калмыйча, мода һәм замана таләбе белән сәнгать һәм көндәлек матур кием буларак та үсештә. Оренбур сәнгать музеенда тәмамланган шәл күргәзмәсеннән соң осталар мөслимәләр өчен яңа киемнәр дизайнын да әзерләргә җыена.
Яз көне әлеге күргәзмә залында Оренбур төбәгенең төрле оста шәл бәйләүчеләрнең эшләре белән ачылса, бу юлы күргәзмәдә тумышлары белән төбәкнең Сарыкташ районы Жёлтый авылыннан булган Шәфиковлар гаиләсендә бәйләнгән мамык шәлләр күрсәтелде. Бу Оренбур шәле музеенда татар гаиләсенә багышланган беренче күргәзмә. Электән ук әлеге шөгыльнең серләре буыннан буынга тапшырылып килә: әнисеннән-кызына, әбисеннән оныгына.
Шәфиковлар гаиләсендә өч кыз, ике ул үсә. Зур кызлары Рима Якупова җиде яшеннән бәйли башлый. Бүген ул Оренбурда иң оста шәл бәйләүчеләрнең берсе, Оренбур сәнгать колледжында студентларны шәл бәйләргә өйрәтә, шулай ук Русия һәм чит илләрдә үткән күргәзмәләрдә даими катнаша.
Уртанчы кызлары Рита белән кечкенәләре Ранилә кулларына бәйләү энәләрен мәктәпкәчә алалар. Аларның һөнәрләре әлеге кәсеп белән бәйләнмәгән, шулай да әниләре өйрәткән эшне дәвам итәләр.
Әниләре Фәрдәнә улларын шәл бәйләргә өйрәтмәсә дә, бу һөнәр серләрен аларга әбиләре ача. Егетләрнең эшләре гаиләдә генә түгел, ә сәнгать музеенда да зур бәягә ия була, эшләрен музей сатып ала. Рима үзе дә музейга әбисенең әнисе – Хәмдия әбисенең узган гасыр урталарында бәйләнгән паутинкасын бүләк иткән.
Бу күргәзмә белән оренбурлардан тыш күп кенә чит ил кунаклары да танышып өлгерде.
Гаилә башлыгы Фәрдәнә Шәфикова (1940-2009) хезмәте өчен икенче һәм өченче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденнары һәм Советлар берлегенең сәнгать Академиясе дипломы белән бүләкләнә. Ул хәтта Леонид Брежневның юбилеена Кремль сурәте белән катлаулы композицияле бүләк эшли.
“Шәлләрнең рәсемнәре кабатланмый, мин аларны карамыйча да бәйлим”, ди Рима Якупова. Ул өч минутына 400 күз, икенче төрле әйткәндә бер атнада бәйләнә торган шәлне өч көндә бәйли ала. Күргәзмәдәге иң зур шәлнең зурлыгы – 230см х 230см. Әлеге шәлне ул иркен рәвештә балдактан чыгара.
Рима Якупова – Оренбур сәнгать колледжында моңа кадәр кулларына энә дә тота белмәгән кызларга шәл бәйләү серләрен өйрәтә. Моңа кадәр укучыларының диплом эшләре арасында челтәр шәлләрдән тыш костюмнар белән туй күлмәкләре булса, әлеге чыгарылыш студентлары мөслимәләр өчен киемнәр әзерли. Моңа кадәр мамыктан бәйләнгән мөслимәләр киемен беркемнең дә эшләгәне булмаган: Оренбур кызлары бу кәсептә беренче дизайнерлар булачак.