Кайбер череп баеган миллиардерлар үзләренең берничә миллиард долларыннан колак каккан чакта, гади халык очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр.
Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаепләнүчеләр эше мәхкәмәдә карала башлады.
Узган атнада гына 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның алдагы язмышы хакында имеш-мимешләр соңгы көннәрдә тагын куерып китте.
Башкортстан татар оешмалары бу елның икенче ае үтеп барганда, ниһаять, йокыдан уяна башлады.
Башкортстанда зур ширкәтләрнең монополиясенә каршы көрәш буенча киңәшләшү шурасы оештырыла.
Башкортстандагы халык исәбен алу кампаниясен оештыруга республика рәсми хакимиятләре ныклы әзерлек башламаса да, республиканың башкорт телле вакытлы матбугаты үз эшчәнлеген башлап та җибәрде инде.
Русиянең “Известия” газетасының Башкортстандагы төбәк чыгарылышы мөхәррире Рөстәм Гобәйдуллин билгесез кешеләр тарафыннан каты кыйналып, хастаханәгә эләккән.
Башкортостанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бейеүзәре ансамбле өсөн быйылгы ижат мизгеле бик истәлекле.
Башкортстан башкаласының 450 еллык юбилейдан соң мондый да көчәйтелгән иминлек чараларын күргәне юк иде әле.
Идел буе федераль округы шурасының күчмә утырышы кысаларында, түгәрәк өстәл сөйләшүе дә булды.
8 февраль көнне, Уфа үзәгендәге “Кояшлы” микрорайонында фатирлар сатып алу өчен килешү төзеп, акчаларын түләп тә, һаман да фатирлы була алмаучыларның ризасызлык чарасы үтәчәк.
Уфадагы җәмәгать транспортында чираттагы тапкыр янгын чыкты.
Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутат Морат Киекбаев Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белән БР эчке эшләр министры Игорь Алешинга мөрәҗәгатьләр юллаган.
Шимбә көнне Русия коммунистлар партиясенең Башкортстан бүлеге вәкилләре Уфада урам җыены оештыра.
Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка 7 февральдә 75 яшь тула. Туган көн белән алдан котлау бик хупланмаса да, президентны атна башында ук тәбрикли башладылар.
Башкортстан югары мәхкәмәсе “Башнефтехим” ширкәте генераль директоры, Башкортстан дәүләт җыелышы депутаты Виктор Ганцевның эшен тикшерүне туктатты.
Башкортстанның нефть эшкәртү һәм ягулык энергетикасы тармагы республика милкеннән әкренләп чыгарыла башлый.
Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры коллективында премьера көтелә.
Башкортстанда “Шоңкар” исемле башкорт-татар оешмасы бармы? Булса, аның артында кемнәр тора?
Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе республикада узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
дәвам