Удмуртиядә 2009-2010 елның концерт сезонын, гадәттәгечә, Русиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов башлады. Әмма җырчының быелгы гастрольләре башка еллар белән чагыштырганда аермалы булды.
Удмуртия республикасының милли сәясәт министрлыгы Халыклар Дуслыгы йорты белән берлектә “Көч һәм рух” дип аталган сәламәтлек көне уздырды.
Өлкәннәрнең тормышын, яшәү шартларын кайгырту өчен республикада куп чаралар башкарыла. Ялгыз һәм караусыз калган әби-бабайлар, гарипләр өчен интернатлар ачылды.
Ижау шәһәренең 10-нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Кашапова Русия президенты игълан иткән проектта катнашып, 100 мең сумлык грантка ия булды.
Бергәләп гает намазын укыгач, хөтбә тыңлады. Дин кардәшләребез рухына багышлап Коръән укып, дога кылды җыелган халык. Гаеткә гадәттәгедән кеше күп килгән иде.
Ижауда татар телен саклап калуда адымнар ясала. Шәһәрнең тагын бер бакчасында татар телен өйрәтү буенча төркем җыелды.
Отставкадагы милиция полковнигы Рәстәм Җаппаров үзенең 75 яшен нәшриятта әле генә басылып чыккан 23-нче китабы белән каршы ала.
Ижау шәһәре үзәгендәге мәчет төзелешенең көн саен алга барганлыгы күренеп тора. Изге йортның мөмкин кадәр тизрәк сафка басуын теләгән мөселманнар, мондагы эшләр белән һәрдаим кызыксынып торалар.
Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: “Мәктәпләрдә дин дәресләрен укыту програмына кертергә кирәк. Әмма моның өчен әзерлек эшләре тулысынча башкарылмады”.
Удмуртия мәктәпләрендә татар телен өйрәтү ничек дәвам ителер, өстәмә дәресләрдә татар халкы һәм Татарстан тарихы укытылырмы?
Сюмси районында гомер итүче дин кардәшләребез агымдагы елның рамазан аен күтәренке рухта каршы ала. Аларның күптәнге хыялы – үз төбәкләрендә мәчет салу тормышка ашты.
Удмуртия мөселманнары рамазан аенда күбрәк изге гамәлләр кылырга ниятли.
1989 елның 14 августында Удмуртия башкаласы Ижауда татар иҗтимагый үзәге оеша. Үзәк республика күләмендә милли хәрәкәтне киңрәк җәелдереп җибәрүдә зур роль уйнады.
Төркиядән килгән төзүчеләр Удмуртия башкаласы Ижау шәһәре үзәгендә мәчет сала.
Мәскәүдән милли компонентны бетерү сәясәте алып барылуына карамастан, Удмуртиянең тагын бер районында яңа уку елыннан ана телен укытырга ниятлиләр.
Сюмси районы Кильмезь авылы мөселманнары март киңәшмә уздырып, авылда мәчет салырга дигән карар кабул итәләр. Күптән түгел иман йортының нигезе урынында беренче таш салынды.
Ижау Җәмигъ мәчете каршында мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче малайлар-кызлар өчен җәй айларында ял итү мөмкинлеге дистә елдан артык тудырыла.
Удмуртия республикасының наркотиклар әйләнешен тикшерү идарәсе «Сообщи, где торгуют смертью» - “Кайда улем тараталар – хәбәр ит!” дип аталган акциягә нәтиҗә ясады.
Гимназия мәйданы киңәйде – ул яңа бинага күчте. Әмма ата-аналар да, укытучылар да әле канәгать түгел.
Ижау Җәмигъ мәчете каршында оештырылган мәдрәсәдә ислам дине нигезләрен үзләштерүче малайлар-кызлар өчен җәйге ял лагерьлары оештырыла.
дәвам