Ижауның "Яңарыш" газетасы журналистлары эштән соң "Чулпан" үзешчән драма түгәрәгенә йөри. Күптән түгел алар Казанда "Идел-йорт" театр фестивалендә катнашып кайтты. Жюри спектакльгә яхшы бәя куйган.
Ижауның 107нче санлы татар балалар бакчасы быел утыз баланы мәктәпкә озатты. Тәрбиячеләр аларның милли рухлы бакчадан гомум мәктәпләргә китүенә борчыла. Шәһәрдә ана телендә белем бирүче сыйныфлар булачагы билгесез.
Удмуртиядәге "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы быел оешты. Оешма төрле кызыклы чаралар үткәрә.
Удмуртия татар яшьләренең "Иман" берлеге быел да әниләре ташлаган нарасыйларга һигиена кирәк-яраклары белән һәм акчалата ярдәм чарасы оештырды.
Ижаудагы "Асылъяр" фольклор ансамбленең биш еллыгына багышланган тамашада биш дистәдән артык бала катнашты. Өч сәгатькә сузылган тамаша берөзлексез барды. Чыгыш ясаучыларны тамашачы көчле алкышларга күмде.
Ижауда Удмуртиянең музыка уен коралларында уйнаучы сәләтле татар балаларын берләштерүче "Язгы тамчы" бәйгесенең финалына сайлап алу туры узды.
28 мартта Ижауның "Металлист" спорт залында милли көрәш буенча ярышлар узды. Аны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды. Келәмдә төрле үлчәмдә 70 егет көч сынашты.
Ижауның 12-нче санлы мәктәбендә соңгы елларда татар сыйныфларына укучылар җыелмый. Моны Русиянең яңа уку стандартлары һәм балаларның аз булуы белән аңлаталар.
Удмуртиянең Ижау шәһәрендә гомер итүче Гайнура апа Харисовага 105 яшь тулды.
Ижау шәһәренең "Спартак" халыклар иҗат йортында балалар сәнгатьле шигырь укуда ярышты. Удмуртиянең татарлар күмәк яшәгән төбәкләреннән җиде дистәгә якын бала катнашты.
Балалар иҗатына багышланган "Алтын йомгак" журналының өченче саны дөнья күрде. Редакция хезмәткәрләре журнал телебезне саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч булып тора дигән фикердә.
Удмуртиянең Ижау шәһәрендә милли җанлы Шакировлар гаиләсе яши.
2014 ел Удмуртия татарлары өчен мөһим вакыйгалар белән истә калачак.
Ижау кызы Регина Хаҗиева Мәскәүдә уздырылган беренче бөтенрусия "Татар кызы" фестивалендә катнашып "Зирәк кыз" дипломына ия булды.
Ижауда Удмуртия мөфтияте оешуның 20 еллыгына багышланган конференциядә республика мөсемланнары узган юлга нәтиҗә ясалды.
Ижауда үткән регионара фәнни-гамәли конференциядә Удмуртиядә яшәүче татарларның рухи һәм милли-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре тикшерелде.
7 декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк "Татар кызы" бөтенрусия фестивалендә Удмуртиядән Регина Хаҗиева катнашачак.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Русиядә әниләр көне буларак билгеләнә. Азатлык Ижаудагы татар балалар бакчасы тәрбиячеләре белән таныштыра.
Ижау Җәмигъ мәчетенә йөрүче балалар өчен иганәчеләр ярдәмендә спорт бүлмәсе ачылды.
Ижау шәһәренең 116нчы санлы балалар бакчасында көз бәйрәме узды.
дәвам