Милләттәшебез Рөстәм Җаппаров Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгы елъязмасы өчен республиканың 2014 ел дәүләт премиясенә лаек булды.
25 октябрь Ижауда "Иман" татар яшьләре берлеге алтынчы тапкыр Чәкчәк бәйрәме уздырды. Катнашучылар үткән елдагыдан азрак булды.
Ижаудагы 20нче санлы татар мәктәбе узган гасырның 70нче еллар ахырына кадәр татар балаларына туган телендә белем биргән.
Түгәрәк даталарга багышланган кичә 24 октябрьдә республиканың Халыклар дуслыгы йортында зурлап билгеләнеп үтелде.
Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә алып барган эзләнү-тикшерү эшләренең нәтиҗәсе – быел "Улов" сортлы солыдан 38 центнер уңыш җыелган.
25 ел элек Ижауда милли оешма барлыкка килә, татар телендә “Очрашу” радиожурналы эфирга чыга һәм "Шатлык" ансамбле оеша.
Удмуртиядә 400 меңгә якын пенсионер исәпләнә. 276 мең кеше республика һәм үзәк бюджеттан төрле социаль ярдәм ала.
Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылы муллалары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Корбан бәйрәмендә авылдашларын сыйлауны гадәткә кертергә булганнар.
Ижаудагы "Чулпан" үзешчән драма түгәрәгенә йөрүчеләр театр тамашаларын халыкка кайтару белән мәшгуль.
Ижауның Михаил Калашников музеенда "Кылыч тылсымы" дип аталган күргәзмә ачылды. Анда Мәскәү, Тула, Ижау осталары эшләре урын алган.
2000 елдан башлап Ижау шәһәре администрациясе "Ижау – чәчәккә күмелгән шәһәр" дип аталган бәйге уздыра.
Егерме ел дәвамында Удмуртядәге татар оешмалары милли сәясәт министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булды.
Ижау мәктәпләрендә удмурт һәм татар теле укытучыларының проблемалары уртак: сыйныфларга балалар туплау һәм дәреслекләр белән тәэмин итү.
Ижау шәһәренең татар балалар мәйданы статуслы бакчасы яңа уку елында Татарстан бакчаларында гамәлгә кертелгән Сингапур програмына нигезләнеп эшләячәк.
Удмуртия умартачылары сигезенче тапкыр бал ярминкәсенә җыелды. Быел башка еллар белән чагыштырганда ярминкәдә умартачылар саны азрак иде.
Ижау шәһәре ипподромына яңа җитәкче итеп милләттәшебез Марат Гатин билгеләнгән.
Болгарда үткән "Түгәрәк уен" Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә Удмуртиянең төрле төбәкләреннән коллективлар катнашты.
Ижау шәһәренең үзәгендә иман йортының эчке эшләре инде тулысынча тәмамланган. Хәзер бинаның тышкы ягын матурлау эшләре бара. Мөселманнар мәчетнең ачылуын түземсезлек белән көтә.
Удмуртиянең "Иман" татар яшьләре берлеге әгъзалары Казанда VI татар яшьләре форумыннан канатланып кайтты. Төрле төбәкләрдә яшәүче егетләр-кызлар белән очрашып, аралашып, киләсе елда эшләргә планнар билгеләгән алар.
Удмуртиянең төнъяк башкаласы cаналган Глазовта биш меңнән артык татар яши. Биредә беренче мәчетне төзүгә үз авылларын югалткан татар җитәкчеләр алынды.
дәвам