Һаагтагы халыкара юстиция мәхкәмәсе Косовоның бәйсезлек игълан итү карарын тикшерүне дәвам итә. Сишәмбедә әлеге мәсьәләгә капма-каршы карашларда торучы АКШ белән Русиянең дәлилләре тыңланды.
Дүшәмбедә Дания башкаласында 192 илнең вәкиле катнашында климат үзгәрүгә багышланган җыен ачылды. 12 көн барачак бу җыенда дөньяның җылынуына каршы тору юллары тикшереләчәк.
2010 елда Русиядә үтәчәк җан исәбен алу вакытында русиялеләр бихисап сорауларга җавап бирәчәк. Бер сорауга гына җавап алу мәҗбүри булмаячак. Ул да булса, милләтең турындагы сорауга.
Җомга көнне Брюссельдә Русия-НАТО шурасы очрашуы үтә. Башта Мәскәү, альянс Кремль тәкъдим иткән Европаның иминлек килешүен тикшерергә теләми дип, очрашуда катнашмау белән янаган иде. Cоңнан фикерен үзгәртергә булды.
Узган җомга “Невский экспресс” терәнендә кимендә 26 кешенең гомерен өзгән шартлау өчен җаваплылыкны исламчы сугышчылар төркеме үз өстенә алды. Доку Умаров җитәкләгән төркем Русиядә яңа террор гамәлләре белән яный.
Американ президенты Барак Обама Талибан һәм Әл-Каидәгә каршы сугышны “тизәйтү” өчен киләсе җәйгә Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрәчәген һәм 18 айдан гаскәрне аннан чыгара башлаячагын белдерде.
АКШ президенты Барак Обама чәршәмбегә каршы төндә американ халкына мөрәҗәгать итеп, Әфганстандагы яңа стратегиясен игълан итәчәк. Моның алдыннан ул беректәш илләрнең җитәкчеләре, конгресс әгъзалары белән сөйләшүләр үткәрде.
Мәскәү фикеренчә, бу килешү киләчәктә НАТО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы кебек искергән институтларның урынын алырга тиеш булачак. Көнбатыш әлегә бу тәкъдимне игътибарга алмый килде.
Русия президенты Дмитрий Медведев коррупциягә каршы көрәшне президентлыгының төп мәсьәләсе итте. Әмма русиялеләр аның уңышка ирешә алуына ышанмый, чөнки коррупция икътисадта да сәясәттә дә эш йөртү рәвеше булып тора.
Дагыстан депутатлары республика җитәкчесе урынына “Бердәм Русия” фиркасе тәкъдим иткән намзәтләр исемлегенә ризасызлык белдерде. Алар Русия президенты Дмитрий Медведевны, карар кылыр алдыннан, депутатлар белән киңәшергә үтенә.
Италия премьер-министры Сильвио Берлускони дүшәмбедә рәсми сәфәр белән Беларуска бара. Ул соңгы дистә ярым елда “Европаның соңгы диктатурасы” дип аталган илгә барачак беренче Көнбатыш җитәкчесе. Бу сәфәрнең максаты нәрсәдә?
Американ президенты Барак Обама Әфганстанда “эшне бетерү” нияте белән якын арада яңа стратегиясен игълан итәчәген белдерде. Ак Йорттан килгән хәбәрләргә караганда, сүз Әфганстанга өстәмә 35 мең хәрби җибәрү турында бара.
Чарльз Дарвинның "Төрләрнең килеп чыгышы" ("The Origin of Species") исемле әсәре дөнья күргәнгә 24 ноябрьдә 150 ел тулды. 150 елдан соң да бу әсәр күпләргә тынгы бирми. Дарвин теориясенә каршы хәрәкәт соңгы вакытта мөселман илләрендә көчәя.
Кушма Штатларның өч дистә ел галәмдә өстенлеген билгеләгән шатл кораблары чоры ахырына якынлаша. Обама идарәсе хәзер аларга алмашка киләсе яңа програмны тикшерә.
Кычкырып торган баш исемнәр, шаккатыргыч гайбәтләр, ярым-шәрә кызлар... Бу кәсепнең атасы саналган Арам Габрелянов Мәскәүдә журналистика мәктәбен ачты.
Кабулда Хәмит Карзаиның вазыйфага керешү тантанасы үтте. Әфганстан президенты илдә тынычлык урнаштырырга, гыйсьянчылар белән татулашырга, коррупциягә каршы көрәшергә вәгъдә итте.
Израилнең Көнчыгыш Иерусалимда 900 яңа йорт төзү карарына Кушма Штатлар кискен тәнкыйть белдерде.
20 ел элек Прагада студентларның тыныч демонстрациясен куып тарату вакыйгасыннан Чехословакиядә Бәрхет инкыйлабы башлана.
АКШ президенты Азия сәфәрен дәвам итеп Кытайга килде. Шанхай университетында чыгыш ясап Обама, Америка белән Кытай көндәш булырга мәҗбүр түгел, диде.
1989 көзенә үзгәреш җилләре Прагага җитә. 17 ноябрьдә студентлар хәрәкәте белән Бәрхет инкыйлабы башлана. Аның шаһитләре бүген нинди кәефтә яши?
дәвам