Gruzineñ elekke tışqı eşlär ministrı, xäzer Gruziä Yulı partiäse räise Salome Zurabişvili Azatlıqqa birgän äñgämäsendä Gruziäneñ bar säyäsi köçlären berdämlekkä çaqırdı.
Грузия Юлы партиясе җитәкчесе Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Грузиянең бар сәяси көчләрен бердәмлеккә чакырды.
Русия-Грузия низагы аркасында Европаның иң эре энергия проекты саналган Набукко газ үткәргече язмышы сорау астында калган иде.
Пакстанның яңа президенты Асиф Али Зәрдари сишәмбедә вазифасына кереште. Ант китерү тантанасында бердән-бер чит ил кунагы - Әфганстан президенты Хәмит Карзаи катнашты.
Медведев белән Саркози үз планына өстәмәләр кабул итте. Бер айдан Грузиядә Русия гаскәрләре калмаска тиеш.
Маккейн республикан намзәте булырга ризалык бирде һәм президент булып сайланса, Вашингтонга үзгәрешләр алып килергә вәгъдә итте.
Чейни Мәскәүнең Грузия чикләрен үзгәртү тырышлыгын "канунсыз" дип атады һәм бу илнең бөтенлеген саклау өчен АКШ кулыннан килгәнен эшлиячәк, диде.
Чейни элекке совет илләренә сәфәр башлады. Заманында Мәскәү канаты астында яшәгән бу илләр хәзер Вашингтонның тарафдары санала.
Дүшәмбедә Брюссельдә Европа Берлеге Русия белән мөнәсәбәтләрен тикшерде. Мәскәү саммит нәтиҗәләренә бер яктан кәнәгатьләнү, икенче яктан үкенеч белдерде.
Магомед Евлоев тоткарлау вакытында алган ярадан үлгән дип хәбәр ителә. Ингуш оппозициясе моны сәяси үтерү дип атый һәм бәйсез тикшерү таләп итә.
Мәскәү Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. НАТО белән хезмәттәшлеген туктатты. Кара диңгезгә хәрби көймәләр китерелә.
Пекинда XXIX Олимпия уеннары тәмамланды. Анда Татарстан, йә “Татар такымы“ катнашмады. Катнашкан булса, ничәнче урын алган булыр иде?
Грузиягә гаскәр кертүен Русия Көньяк Осетиядәге ватандашларын коткару дип аңлатты. Әммә Мәскәү моны берничә ай алдан планлаган, бары тик уңайлы форсат көткән, дигән ишарәләр күп.
Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова-Галкина 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә алтын медаль яулады.
Пекин Олимпия уеннарында хатын-кызларның теннис бәйгесендә медальләрнең барысын да Русия спортчылары алды.
АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Мэтью Брайза Азатлыкка әңгәмә бирде.
Сугыш бетеп, төтен таралгач, корбаннарны санау башлана. Һәр тараф үлүчеләр, яраланучылар санын китерә. Саннар бер-берсеннән шактый аерыла.
Грузия рәсмиләре Русияне бер көн элек ирешелгән ут туктату турында килешүне бозуда гаепли. Бәрелешләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү тагы да авырая.
Русия һәм Грузия арасында күзгә күренмәгән тагын бер сугыш бара. Тифлис Мәскәүне Грузиянең рәсми сәхифәләренә һөҗүм итүдә гаепли.
Рәсми Тифлис бу низагны Русиянең Грузия җирләренә басып керүе дип сүрәтли. Русия рәсмиләре Тифлис тарафыннан оештырылган һуманитар каза итеп күрсәтергә тырыша.
дәвам