Бу атна башында Истанбулның “Cäylan İnterkontinental” исемле отелендә 7-нче Евразия Ислам шурасы ачылды. Аны Төркиянең дин эшләре рәислеге оештыра. Монда 42 илдән 80-ләп дин эшлеклесе катнаша.
Анкарада “Үткәннән бүгенгегә: Идел-Уралдагы кеше хокуклары һәм демократия” дигән җыелыш үткәрелде.
Билгә авылында туй вакытында булган вәхши үтерүне президент Гүл, артта калганлык, дип бәяләде. Бу артта калганлык Төркиянең Европа Берлегенә аяк басуын кичектермәсме?
Соңгы бер-ике атнада Төркиядә террор вакыйгалары яки террор белән бәйле хәбәрләр халыкта тыңгысызлык уятты. Моның тәэсире исә тормышның төрле тармакларында үзен сиздерә.
Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан Төркия белән Әрмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклануы өчен ике илнең уртак карашка килү кирәклеген әйтте.
Төркиядә арткан эшсезлек җитди төс алды. Моның сәяси һәм социаль тормышка да тискәре йогынтысы булачак. Ягъни хакимияттәге АК партия авыр хәлдә калуы мөмкин.
Азәрбайҗан-Әрмәнстан-Төркия өчпочмагында тынычлыкның урнашуына байтак киртәләр бар. Чик ачылмый торып әрмәннәр үз милли символы Арарат тавына ерактан гына карап торачак.
Берничә көннән АКШ президенты Барак Обама Төркиягә киләчәк дип көтелә. Бу исә Анкараның уңышы дип бәяләнә ала, ди белгечләр.
«Радикал» гәзите язганча, “Тарихта беренче мәртәбә хәрбиләрнең путч омтылышы дөньяви мәхкәмәдә каралачак”.
20 март көнне Төркиянең финанс министрлыгы соңгы ике айда бюджетта 10 миллиард 359 миллион лира, ягъни якынча 6 миллиард доллар дефицит булды дип игълан итте.
Төркия АКШ белән Иран арасында арадашчы ролен уйнарга теләвенә ишарә ясады. Иран мондый арадашлыкның кирәк булмавын әйтте.
Төрек дөньясы мәдәният йорты үзәгендә Идел-Урал оешмасы тарафыннан президент Абдуллаһ Гүлнең Татарстан сәфәренә бәя бирү җыелышы үткәрелде.
Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең Мәскәү һәм Казанга ясаган рәсми сәфәренә ике атна вакыт узса да, бу турыда төрек газеталарында фикерләр басылып тора.
Гүлнең Казан сәфәре Татарстан җитәкчелегенең Мәскәүгә үз әһәмиятен күрсәтү һәм позициясен саклау өчен мөһим булды.
“Әлеге сәфәрем вакытында мин Русиянең иң бай төбәкләренең берсе булган Татарстанга барып, аның президенты Миңтимер Шәймиев белән күрешәчәкмен”, диде Гүл Русиягә китәр алдыннан.
Төркиянең экспорт нигезен тәшкил иткән текстиль белән автомобиль сату кимегәч, бу өлкәләрдә эшсезлек артты.
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Израил президенты Перес арасында булган ызгыштан соң, Төркия дипломатиясен авыр көннәр көтә.
Төркиядә мәгълүмат чаралары Обаманың ант итү йоласына зур әһәмият бирде.
Русиядәге басымнан котылам дигән бер татарның ачы язмышы.
Анкарада җитди бер сәяси кризис кабыну ихтималы бар. Әмма бүгенге экономик шартларда Төркиянең кризис күтәрерлек хәле юк.
дәвам