Сишәмбе көнне Казанда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең оештыру комитеты утырышы уза. Оештыручылар туган телне саклау яки үстерү эшенә дәүләт оешмалары, шәхси хезмәт күрсәтү фирмалары да катнаштырырга тели. Шулай ук гамәлне оештыруда бушка эшләүчеләрне дә көтеп калалар.
Оештыручылар масштабларны киңәйтергә тели. Уку йортларыннан тыш, быел сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, транспорт оешмаларына да үтеп керергә телиләр. Утырышта министрлыклар вәкилләре, конгресс хезмәткәрләре дә катнаша. Финанслау проблемасы бар“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел өченче тапкыр ясала. Февраль аенда башланды, 26 апрельдә Тукай туган көнне тәмамлана. Оештыручылар исә өч проблеманы атады. Финанслау, иҗтимагый ягъни бушка эшләүчеләр һәм бар эшләр белән идарә итү проблемалары хакында әйттеләр.
Бер тамаша гына булмасын иде
Быелгы акция программасы Бауман урамында узачак музыкалы чыгыш белән тәмамланачак. Татар телендә сөйләшүчеләргә түштамга, кечкенә сүзлекләр таратылачак. Бу эшләр яңалык түгел. Шулай ук узган елны бәйге формасында да ясала башлады. Быел да оештыручылар дәүләт, әйтик мәгариф министрлыгы ярдәменә өмет итәләр. Акциянең башка үзенчәлекләре дә бар. “Үзебез” хәрәкәтенең координаторы Резида Сафиуллина шул турыда “Азатлык”ка сөйләде.“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе - бер тамаша гына булмасын иде. Үткән ел без мәктәпләр белән генә эш итсәк, быел чәчтарашханәләрдә, кибетләрдә, транспортта һәм башка көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү нияте бар. Татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашыр дип уйлыйм. Һәм менә быелгы акциядә бөтен Казан гөрләп, рәхәтләнеп урамда да, эшли торган җирдә, гаиләдә дә татарча сөйләшсәк иде”, - ди Резидә Сафиуллина.
Өйрәтүче күп, ярдәм итүче аз
Акция киңәеп бара. Оештыру комитетыннан Руслан Айсин да шул турыда сөйли. Казаннан тыш Татарстанның күп кенә район-шәһәр мәктәпләрендә дә “Мин татарча сөйләшәм!” үткәрелә. Ә Түбән Кама укучылары акцияне мәктәптән читтә, шәһәр кибетләрендә уздырган булган. Тик эшләгән яки эшлисе эшләргә матбугати ярдәм җитеп бетми, ди. Дәүләтнеке саналучы яки аны имеп ятучы мәгълүмат таратучылар үзләрендә “Мин татарча сөйләшәм!” турында белдерү яки, туган тел турында халыкка аңлату өчен акча сорый ди.
“ТНВ” телеканалы күп итеп акча сорый. Без бит банк түгел”, - ди Руслан Айсин. Резидә Сафиуллина да, акча сорауны, мантыйкка сыймаучы гамәл, дип аңлата.
Шулай ук иҗтимагый башлангычка кушылучыдан, ярдәм итүчедән битәр өйрәтүче күберәк икән. Руслан Айсин һәм Резидә Сафиуллина да шуны искәртә.
Бушка эшләүчеләрне көтәләр
Шулай да “Мин татарча сөйләшәм!”нең умыртка баганасы булган “Үзебез” хәрәкәте төшенкелеккә бирелергә теләми. Алар дәүләт бюджеты бүлеп биргән “берничә йөз мең сум” акчадан тыш, күп санлы волонтерлар – бушка эшләүчеләрне, савап өчен ярдәм итүчеләр дә пәйдә булыр дип өмет итә.
Гүзәл Галләмова Казан университетында халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәясәтчелек бүлегендә укый. Ул студентлар арасында да, укытучыларда да татарофобия, татар теленә нәфрәт барлыгын сизгән. Шуңа күрә ул татар теленә хөрмәт яки горурлык ясау чараларын университетта ясарга кирәк ди. Ул да шул ук волонтерларга тукталды. Гүзәл Галләмова татарның рухы көчле, алар иҗтимагый башлангычларда теләп катнаша,дип саный. “Теләүчеләр табылыр, без аларны чакырыйк кына”, - диде ул.