Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен атакае: Якын киләчәктә Ильминскийны изгеләр исемлегенә кертү эшен тәмамларбыз дип ышанабыз


Николай Ильминский
Николай Ильминский

Татарларны чукындыручыны изгеләштерү өчен материаллар җыялар.

Урыс православ миссионеры Николай Ильминскийны изгеләр исемлегенә кертү эше дәвам итә. Бу хакта Казанда керәшен татарларының Тихвин чиркәве атакае Алексей Колчерин Ильминскийны искә алу вакытында белдерде. Миссионерны гадәттә 9 гыйнварда искә алалар.

— Без якын киләчәктә чирек гасыр элек башланган эшне — Николай Ильминскийны изгеләр исемлегенә кертеп канунлаштыру өчен материаллар җыю эшен тәмамларбыз дип ышанабыз. Моны эшли алырбыз дип ышанабыз. Кеше көче белән генә түгел, Алла көче белән, — диде ул.

Керәшен атакае Ильминскийны "изге" дип атады һәм аңа дога кылырга чакырды.

Аныңча, Ильминский апостолларга тиң хезмәт иткән һәм Русия империясендә яшәүче барлык халыкларның православ динендә булуын теләгән. Ул миссионерның керәшен татарларын, шулай ук, чуаш, мари, удмурт, мордва халыкларын христианлаштыру белән шөгыльләнүе турында әйтте. Моның артында "мәхәббәт" тора дип өстәде.

Идел һәм Урал буендагы урыс булмаган халыкларны чукындыруга зур өлеш керткән миссионер Николай Ильминскийны изгеләштерергә җыенулары турында 2015 елда хәбәр ителгән иде. Ул вакытта Казан епархиясе митрополиты Анастасий миссионерны җирле изгеләр исемлегенә кертү өчен тиешле материаллар тупларга кушты.

Тихвин чиркәвенең ул вакыттагы рухание Павел атакай Ильминскийны изгеләр рәтенә кертү өчен материал туплау боерыгын патриарх Кирилл биргән диде.

Николай Иван улы Ильминский (1822-1891) — урыс православ миссионеры, көнчыгыш телләр белгече, педагог, библияче. Ул керәшен татарлары өчен кириллицада әлифба нәшер итә. 1863 елда Казанда керәшен мәктәбенә нигез сала. 1873 елда Казан "инородец" укытучылар семинариясенә нигез сала һәм үлеменә кадәр аның мөдире була.

50 ел эчендә мәктәпләр 6 мең кешене, шул исәптән 900 укытучыны әзерли. Бу керәшен татарлары авылларын колачлаган тулы бер мәктәпләр челтәре була.

Татарларны чукындыру тарихын өйрәнгән тарихчы (исеме иминлек хакында яшерелде) сүзләренчә, миссионерлар арасында Ильминский — иң акыллысы һәм зур эш эшләгән кеше.

— XIX гасыр башында күпләп ислам диненә кайту чоры башланган. Бу көчле шаукымны ничек итеп туктату турында уйлана башлыйлар. Ильминский өчен бердәнбер юл — урыс динен татар телендә укыту һәм тарату булган. Ул бөтен вәгазьләрне татарчага тәрҗемә итеп, татарча гыйбадәт кылу методикасын эшләгән, — ди ул.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин Ильминский татар халкын бетерүнең өч юлын тәкъдим иткәнен әйтә: хәрамны тарату, мәгариф системын бетерү һәм ислам диненең фәлсәфәсен алып, аны йолага әйләндерү.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG