Казанда яшәүче пенсионер Марат Гыйльметдиновны йортының түбәсеннән су үтү борчый. Шуңа хакимият даирәләреннән файда күрмәгән пенсионер Казандагы торак мәсьәләсендә кешеләрнең хокукларын яклау комитетына килгән.
“Сүз ул атомнан да көчлерәк. Миллионлаган кешене җыю кирәкмәстер дә, әмма кухняда сөйләшеп утырганчы, берләшеп кешеләр белән мәсьәләне чишү ул инде бер көч. Үзең генә җиңүе авыр. Ә бергәләп тормышны җайларга була. Хәзерге яшәү ул мәгънәсез. Монардан арынырга кирәк”, ди Марат Гыйльметдинов.
Аның әйтүенчә, ул инде алты тапкыр Шәймиевка хат язган.
“Ул хатны президент чиновникларга җибәрә. Шуның нигезендә килеп хәтта карап та киттеләр. Әйе, түбәдән су ага, диварларга үтә. Ә фатир өчен акчаны түләми генә кара - хәзер куып чыгаралар”, дип өсти пенсионер.
Инде башка чарасы калмаган Марат Гыйльметдинов башкалар белән проблеманы чишү өчен Казандагы йортлар комитеты берлегенә килгән. Күршеләре аны бу оешмага белешер өчен җибәргән. Һәм киләчәктә үзләре дә мондагыларга кушылырга әзер икән.
Хәзергә торак мәсьәләсендә кеше хокукларын яклаучы бу берлеккә Казанның төрле йортларында яшәүчеләр кергән. Күптән түгел алар урам җыенын да уздырды.
“Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә халыкның берләшү ихтыяҗы инде күптән туды. Чөнки хәзер бу өлкәдә барган реформалар халыкны да, җәмгыятьне дә канәгатьләндерми. Аеруча фатир өчен түләүләрнең бик кыйммәт булуы, ә хезмәт күрсәтүнең түбән сыйфатлылыгы кешеләрне бергә җыелырга этәрә. Әмма әлегә шәһәр хакимияте безне күрми. Кешеләрнең дәгъвалары бар, алар дәлилләнгән мисаллар китерәләр. Ләкин хакимият тиешле дәрәҗәдә безне ишетми”, ди йорт комитеты берлеге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.
Аның әйтүенчә, бу комитетка киләчәктә тагын да күбрәк халык киләчәк. Инде хәзердән үк теләк белдерүчеләр йөздән арткан.
“Бары кешеләрнең берләшүе, ачыктан-ачык сөйләшүе, конструктив тәнкыйть һәм проблеманы хәл итү өчен тәкъдимнәр әйтүе генә гражданнар җәмгыяте, сивиль җәмгыять үсешенә алып бара”, ди юрист Фәйзрахманов.
Казандагы кебек җәмгыятьләр Русия төбәкләрендә шактый. Халыктан ерагайган дәүләттән инде күпләр ваз кичкән. Алар берләшеп мәсьәләне үзләре хәл итәргә тырыша.
Алар фатирларда, урамнарда җыелалар һәм бу кешеләрнең саны артканнан-арта бара. Бер-берсеннән ишетеп килүчеләр үзләре артыннан йөзләгән кешене тарта. Бу кешеләр төрле проблемалар тирәсендә берләшә. Кемнедер торак, кемнедер сәламәтлек саклау, кемнер белем бирү мәсьәләсе борчый. Белгечләр әйтүенчә, киләчәктә бу берләшмәләрдә хакимияткә карата нәфрәт дә уянырга мөмкин.