Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә татар авторларының балалар өчен язган шигырь-хикәяләрен якут теленә тәрҗемә итеп җыентык чыгарганнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Китапны ноябрьдә Якутиядә тәкъдим итәчәкләр, анда Татарстаннан кунаклар да киләчәк.

Якутиядә татар балалар әдәбияты антологиясен нәшер иткәннәр. Аңа 35 татар язучы-шагыйренең шигырьләре һәм хикәяләренең тәрҗемәләре кергән. Бу хакта "Улус медиа" якут басмасы хәбәр итә.

Бу антология - Якутия һәм Татарстан Язучылар берлекләренең уртак өченче проекты. Аны "Алта" нәшрияты бастырып чыгарган, 300 данәдә нәшер ителгән.

Антологияне Якутия Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсияр Иксанова төзегән.

Мондый җыентыкны чыгару фикере Якутиядә Татарстан көнен үткәргән чакта туган, чарага Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла барган.

- Татарчадан якут теленә тәрҗемә итү бенең өчен җиңел сынау булмады. Безнең алда татар халкының шигырьләрдә һәм хикәяләрдә чагылдырылган менталитетын якут укучысына тапшыру бурычы тора иде, дип сөйләгән җыентыкны төзегән Гаврил Андросов.

Бу проектта иллюстрацияләргә аерым игътибар бирелгән, аларны рәссам Татьяна Неустроева иҗат иткән.

Китапны ноябрьдә, Якутиядә тәкъдим итәчәкләр анда Татарстаннан кунаклар да киләчәк.

  • Якутия белән Татарстан 2021 елның июнендә икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
  • Бу ел башында Татарстанда телләрне саклау программын финанслауны 12,5 процентка киметүләре билгеле булды.
  • Башта телләр програмы өчен республика казнасыннан 126,8 млн сум тотмакчы булганнар, әмма аны финанслауга 111 млн сум киткән. Шул рәвешле програмның бюджетын 15,8 млн сумга ягъни 12,5 процентка кыскартканнар.
  • Аерым алганда, "Интернет киңлегендә уңай тел мохите булдыру һәм медиада туган телләрне популярлаштыру" өчен 28ләп миллион сум тоту ниятләнгән, әмма ахырдан 23,3 млн сум тотылган. 4,7 млн сумга кимрәк.
  • 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе кискенләште.
  • Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG