Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә киеренкелек девам итә


23 апрельдә Төркия Бөек Милләт Мәҗлесененең, ягни парламентның ачылуына 87 ел тулды.


Шушы уңайдан һәр елдагы кебек быел да төрле йолалар үткәрелде. Бу көн бер үк вакытта Балалар Бәйрәме булу сәбәпле премьерлек кебек рәсми даирәләрдә символик рәвештә балалар утыртылды. Бу инде йолаларның матур ягы иде. Әмма сәясәт сәхнәсендә, бәлки дә беренче мәртәбә буларак, илдәге сәяси киеренкелек күзгә бәрелде.
Йолалар башта Төркия республикасының төзүчесе Мостафа Кемал Ататөрекнең башкала Анкарадагы мавзелеенә визит белән башлана. Бире барлык сәяси партия җитәкчеләре катнаша. Принципта хөкүмәт башлыгы белән парламенттагы төп оппозиция партиясенең җитәкчесе янәшә баралар. Ләкин бу юлы премьиер Эрдоган белән төп оппозиция җитәкчесе Җөмһурият Халык партиясе лидеры Байкал янәшә килмәделәр. Бер көн элек исә президент Гүлнең президентлык сараенда сәяси партия лидерларын төшке ашка чакыруына Байкал катнашмаган иде.
23-нче Апрелда исә мавзолейга ясалган визиттан соң милләт мәҗлесе урнашкан иске парламент бинасында җыелыш үткәрелде. Төштән соң исә, бу юлы партия лидерлары да чыгыш ясаган хәзерге парламент бинасының утырыш залында җыелыш үткәрелде. Принципта бу йола утырышында лидерлар җөмһурият чорының казанышлары турында сөйлиләр. Тыңлаучылар урынында генерал штаб башлыгы белән хәрби көчләрнең командирлары була.

Ләкин бу юлы киресенчә булды, командирлар протест белдереп парламентның бу җыелышына катнашмадылар һәм премьер белән төп оппозиция лидеры бер берләрен гәепләп чыгышлар ясадылар. Кичен исә Парламент рәисе Топтан тарафыннан бирелгән сый мәҗлесенә АК партиялеләр башлары бәйле хатыннарын китермичә бер үзләре генә катнаштылар, хәрбиләр бу фушәргә дә катнашмадылар, шулай ук ҖХП лидеры Байкал да катнашмады.
Хакимияттәге АК партия белән ҖХП һәм армия арасындагы киеренкелек асылда АК партия өстеннән Конституция мәхкәмәсендә илдәге лаисизм, ягни динне дәүләт эшләреннән аеру принцибын бозу гәебе белән хөкем процесы башлануы киеренкелекне үстерде. Генерал штаб та ҖХП дә АК партия режимны алмаштырырга тырыша дип шикләнәләр. АК партия хөкем процесына Авропа Берлеге аркылы басым ясата дигән гәепләүләр дә бар.
Өстәвенә экономик тормышта кризис билгеләре гади ватандашларны да борчый башлады. Инглиз газетасы Ғинанҗиал Тимеснең 23-нче Апрелда басылып чыккан Винҗент Роланд белән Жоһн Торнһиллнең “Төркияне авыр көннәр көтә” дигән уртак мәкаләсе Төркиядәге сәяси киеренкелекнең җитди булуына ишарә итә.
XS
SM
MD
LG