Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә YouTubeны томалау көчәя. Ул тулысынча томаланачакмы?


Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә интернет томалау белгече YouTubeны тулысынча томалануга әзерләнергә кирәклеген әйтте һәм томалауны урап узу юлларын киңәш итте. Ул Apple ширкәтенең нигә Русия ватандашларына каршы эшләвен дә аңлатты.

2024 елның җәе белән чагыштырганда, Русиядә YouTubeны куллану 60%ка төшкән

Русия хакимияте янә YouTube видеохезмәтен "әкренәйтә". Сайтның трафигы зур күләмдә төшү 18 декабрь көнне башланган һәм бүген дә дәвам итә. 2024 елның җәе белән чагыштырганда, Русиядә YouTubeны куллану 60%ка төшкән. Белгечләр видеоһостинг Русиядә тулысынча томаланырга мөмкин дип кисәтә.

Декабрь уртасында Русиядәге интернет кулланучылар YouTubeның начар эшләвенә яки бөтенләй эшләмәвенә ешрак зарлана башлады. Downdetector һәм "Сбой.рф" кебек хезмәтләр зарлануларның кинәт артуын белдерә. Googleның ачык статистикасында да YouTube трафигы кимүе күренә.

18 декабрь көнне сайт трафигы алдагы көннән — 17 декабрьдән — 20%ка кимрәк булып чыкты. Июль уртасы белән чагыштырганда, трафик тагын да күбрәккә, 60% чамасына кимеде. Бу көннәрдә трафик югалуы тагын да зуррак булырга мөмкин.

"На связи" проекты язганча, сайтны "әкренәйтү" хәзер мобиль операторларда да башланды. Элегрәк проблемнар күбрәк өй интернетында булган иде. Төрле төбәкләрдә һәм төрле операторларда вазгыять төрле, ди алар.

YouTubeның чынлыкта эшләмәвен Азатлык Радиосына Казандагы укучылар да хәбәр итте. Безнең Telegramдагы укучыларның 45%ы "YouTube бөтенләй диярлек ачылмый, видеоларны карап булмый" ди. Тагын 34% кеше сайтның әкрен эшләве, видеоларның авырлык белән ачылуын әйтте.

"Тулысынча томалау инде хәл ителгән мәсьәлә"

YouTubeны әкренәйтү омтылышлары инде декабрь башында ук күзәтелде, дип сөйләде Азатлык Радиосына интернет иреге мәсьәләсе белән шөгыльләнүче RKS Global белгече, киберадвокат Саркис Дарбинян.

YouTube тизлеге кимүе 5-6 декабрь көннәрендә башланды

— YouTubeны ныклап әкренәйтү процессы чыннан да күзәтелә. Аерым алганда, бу "DPI Detector" хезмәте саннарында күренә, ул детальле анализ бирә. Бу мәгълүматка күрә, YouTube тизлеге кимүе 5-6 декабрь көннәрендә башланды. Күрәсең, башта сынау режимы булды, шуннан соң инде сайтны йөкләү тизлеге җитди рәвештә киметелде.

Техник яктан бу августтагы хәлләрдән (YouTubeны әкренәйтү) бернәрсә белән дә аерылмый. Әмма томалау күләме арта бара һәм күбрәк төбәктә күзәтелә, — ди ул.

Белгеч YouTubeны илдә томалау мәсьәләсе инде хәл ителгән дип саный, кешеләргә моңа әзер булырга кирәк ди.

YouTube Русиядә тулысынча томаланачак, яки аны куллана алмаслык хәлгә кадәр "әкренәйтеләчәк"

— RKS Global фаразы шундый: YouTube Русиядә тулысынча томаланачак, яки аны куллана алмаслык хәлгә кадәр "әкренәйтеләчәк". Без моны Роскомнадзор тарафыннан инде хәл ителгән мәсьәлә дип саныйбыз. Технологик яктан алар моны ничек башкарырга инде белә, һәм иртәме-соңмы эшләячәк. Кулланучыларга цензураның тагы да күбрәк булачагына, YouTubeның алга таба эшләмәячәгенә әзерләнергә кирәк, — ди Дарбинян.

"Русия сайтларына күчеш бара, ләкин әлегә ул зур түгел"

Русия хакимияте инде күптәннән YouTubeка урыс аналогларын популяр итәргә тырыша. VK.Видео, Rutube һәм башка проектларга зур акчалар бүленә, бу проектлар актив рәвештә рекламлана. RKS Global белгече әлегә күчеш зур тизлектә бармый ди.

Русиягә юнәлгән ютубьерларның аудитория кимүләре әлегә зур түгел

— Без үзебез тикшеренү алып бармыйбыз, ләкин гомуми вазгыять аңлашыла: кайбер интернет кулланучылары чыннан да Русия хезмәтләренә күчә. Шул ук вакытта, Русиягә юнәлгән ютуберларның аудитория кимүләре әлегә зур түгел. Димәк, күчеш чыннан да бара, ләкин әлегә ул шулкадәр зур түгел.

Икенче яктан, аңлашыла, YouTube сыйфаты алга таба начаррак булуын дәвам итсә, һәм VPN куллану мөмкинлеге азрак булса, кулланучылар күңел ачу контентын карау өчен Русия мәйданчыкларына күчәчәк, аларның башка вариантлары юк, — ди Саркис Дарбинян.

Иң кызыгы, Русия ватандашларына каршы хакимият кенә түгел, Apple кебек кайбер көнбатыш ширкәтләре дә эшли, чөнки алар Роскомнадзорның VPNны бетерү турында таләпләрен үти, дип аңлата RKS Global вәкиле.

Apple Роскомнадзор белән тыгыз хезмәттәшлек итә

— Google белән Mozilla каршы торырга тырыша һәм Русия хакимиятенең томалауны урап узу ысулларын бетерү турында таләпләрен үтәргә ризалашмый. Ә менә Apple Роскомнадзор белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар Роскомнадзорның барлык таләпләрен шунда ук үти, инде берничә сәгатьтән соң AppStoreдан Русия хакимиятенә ошамаган кушымтаны бетерә, — дип сөйләде белгеч Азатлык Радиосына.

"Бу – әкренәйтүнең өченче дулкыны"

"Интернетны яклау җәмгыяте" мөдире Михаил Климарёв үзенең Телеграм-каналында язып чыкканча, YouTubeның трафигы кимүе якынча 15 декабрьдә башланды. Һәм бу өченче дулкын булып тора.

— Беренче дулкын 26 июльдән 27 августка кадәр булды, ул "әкренәйтүнең" төп фазасы башлануы иде. Икенче дулкын 4-17 ноябрьдә булды, ул артык сизелмәде, ләкин булды. Һәм менә хәзер 15 декабрьдән өченче дулкын башланды, ул инде шактый сизелерлек, — диде ул.

Русиядә видеоһостингны тулысынча томалау Русиягә генә зыян китерәчәк, дип саный Климарёв. Google ширкәте инде күптәннән Русиядән акча алмый (Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач, Google илдә монетизацияне, ягъни табыш алуны туктатты — ред.), аңа томалаудан бернинди зыян булмый, ди ул.

Бер ATACAMS ракеты да [Русиягә] шулкадәр зыян китермәячәк

— Русия ватандашларына начаррак булачак. Русия икътисадына начаррак булачак. Салымнар да кимеячәк. [...] Бер ATACAMS ракеты да [Русиягә] шулкадәр зыян китермәячәк. Бер тинтәк [Климарев кулланган сүз йомшартылды[ гамәле Путин алдында шулкадәр хезмәтен күрсәтергә тели ки, үзенең маңгаен гына түгел, йөз миллион русияленең дә маңгаен ярырга әзер, — ди белгеч.

YouTube томалавы Путинның "туры элемтәсенә" ничек бәйле?

Видеоhостинг эшендә яңа дулкын проблемнар 19 декабрь көнне узган Русия президенты Владимир Путинның "туры элемтәсе" алдыннан башланды. Чарада Путинның үзеннән американ видеоплатформасын томалау турында сорадылар.

Русия президенты башта YouTubeның Русиядә начар эшләвенә Googleны гаепләде, техника белән тәэмин итүне киметеп, проблемнарны үзе ясады диде. Шуннан соң ул хакимиятнең Google ширкәтенә (YouTube хуҗасы) дәгъвалар булуын әйтте, ширкәтне Русия кануннарын үтәмәүдә гаепләде.

Соңрак Роскомнадзор да бу мәсьәләгә белдерү чыгарды:

— Русия кануннарын күп тапкыр бозу, безнең илгә һәм ватандашларга хөрмәтсезлек YouTubeка карата чаралар күрү өчен җитәрлек нигез булып тора. Бездә бу вазгыятьтә ширкәт мотивациясе өчен җитәрлек инструментлар бар, аларны куллану хокукы Русия ягында кала, — диелде бу белдерүдә.

Шул ук вакытта, Роскомнадзор элеккечә сайтның начар эшләвендә гаепне ширкәтнең үзенә аудара, янәсе, Google Русиядәге җиһазларын караудан туктаган, аларны яңартмый.

Google ширкәте вәкиле чираттагы тапкыр YouTubeның начар эшендә техник проблемнар гаепле булмаганын белдерде. Проблем ширкәт тарафыннан булдырылмады, ди ул.

YouTube карауны Русиядән дәвам итәр өчен нишләргә?

Соңгы елда Роскомнадзор томалауларны урап узу чараларын, ягъни, VPN хезмәтләрен дә актив рәвештә томалый. RKS Global белгече Дарбинян Азатлык Радиосына аңлатканча, күп VPN хезмәте чыннан да Русиядән китте яки хәзер китә.

— Аеруча эре VPNнар китә, аларга Русия түләү карталарын кабул итү кыен, кайберәүләре техник яктан томалау протоколларына каршы тора алмый. Русиядә бары тик иң тотрыклылары гына кала. Алар Русиядә цензураны урап узуга юнәлгән, чөнки еш кына чыгышлары белән Русиядән. Әмма бу — кечкенә хезмәтләр, һәм аларны зур күләмдә кеше куллана алмый.

Махсус техник белеме булмаган кулланучыларга нәрсә киңәш итеп була? Русиядә һаман эшләүче, тотрыклы VPN хезмәтләрен киңәш итә алам: Amnezia VPN, Red shield, Xeovo VPN, RKS VPN. Соңгысы хәтта Дагыстандагы шатдаун шартларында да, күпчелек көнбатыш VPNнары эшләмәгән вакытта да эшләде.

Күбрәк техник осталыклары булган кулланучылар өчен GoodbyeDPI бар. Ә менә Tor браузерын куллану нәтиҗәсез, аның көче YouTubeка җитмәячәк, — дип сөйләде ул Азатлык Радиосы укучыларына.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG