Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең голамәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвәне гамәлдән чыгарган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең Баш прокуратурасы мондый карар канунга каршы килә дигән кисәтү чыгарды.

Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең голамәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвәне гамәлдән чыгарган. Бу хакта кичә, 23 декабрь кичендә, шура рәисе Шамил Әләветдинов хәбәр итте.

"Медиада Русия баш прокуратурасының фәтвәне гамәлдән чыгарырга чакыруы турында мәгълүмат чыгуы, шулай ук Русия җәмәгатьчелеге тарафыннан булган фикерләр сәбәпле голамәләр шурасы фәтвәне гамәлдән чыгара. Аллаһ шулай теләгәндер, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте бәхәскә керүнең мәгънәсен күрми", дип язды ул үзенең Telegram-каналында.

19 декабрьдә голамәләр шурасы күпхатынлылыкны, ягъни дүрт хатын алырга рөхсәт итте, әмма ир барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез карашта булырга тиеш, диелде анда.

Русиянең гамәлдәге кануннары бары тик ЗАГС оешмаларында рәсмиләштерелгән һәм таныклык белән расланган никахларны гына таный. Шул ук вакытта дини мөселман никахын дәүләт танымый, шуңа күрә аның "юридик нәтиҗәләре" булмаячак, диелгән иде фәтвәдә. Әмма бу фикер тәнкыйтькә тотылды.

23 декабрьдә Русия баш прокуратурасының Диния нәзарәте рәисенә күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвә өчен кисәтү тапшыруы билгеле булды. Әлеге фәтвә Русиянең гамәлдәге кануннарына каршы килә, дип искәртелде.

  • Берничә ел элек Азатлык Радиосы күпхатынлылык турында Казандагы "Туган авылым" мәчете имамы Нурулла (Илнар) Зиннәтуллин белән сөйләшкән иде.
  • "Икенче никахка беренче хатынның ризалыгы кирәк түгел. Беренче хатын риза булса гына икенчене алырга ярый дип әйткән булалар. Беркайчан да нормаль хатын-кыз иренә икенче хатын алырга ризалык бирми. Шуңа шәригатьтә беренче хатынның ризалыгы кирәкми, беренче хатынга хәбәр итү кирәк. Ләкин анысы да мәҗбүри түгел. Икенче хатын белән никах укысаң ул дөрес була. Әмма ихтирам, әдәп йөзеннән әлбәттә беренче хатынга әйтергә кирәк. Аннары Аллаһ рөхсәт иткән әйберне хатын-кыз тыю дөрес булмас иде. Шуңа әгәр ул каршы булса Коръәнгә каршы барган кебек килеп чыга. Монда иман сынала да инде", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG