Кремльдәге урынын варисы Медведевка калдырганнан бирле бу Путинның премьер сыйфатында чит илгә беренче рәсми сәфәре булып тора. Ике көнлек сәфәр барышында аның Франция премьер-министры Франсуа Фийон һәм президенты Николя Саркози белән очрашуы каралган.
Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков, беренче итеп нәкъ менә Франция сайлануын июль аенда бу илнең Европа Берлегендә рәислек итә башлавы белән аңлатты. Шулай да, Русия хакимиятендәге үзгәрешләрдән соң, тышкы сәясәтне кем билгели, ни өчен Көнбатшыка беренче булып Медведев түгел, Путин бара, дигән сорау бар.
Франциянең Мәскәүдәге илчелеге сүзчесе Сильвиан Гиож, Путинның бу сәфәре узган елда, аның премьер буласы билгеле булганчы ук хәл ителгән иде ди.
"Узган елның октябрендә Мәскәүгә сәфәре вакытында Саркози Путинны президентлык мөддәте беткәч Франциягә килергә чакырды. Путин шул чакыруга җавап итеп килә", - диде Франция рәсмие.
Әммә Путинның эшчәнлеген күзәтеп баручы аналитиклар аның эчке һәм тышкы сәясәттә әүземлегенә игътибар итеп, бу эшчәнлек гади премьер эшчәнлегенә хас түгел, ди.
"Путин үзен илнең чын читәкчесе итеп тота, - ди сәясәт белгече Дмитрий Орешкин. - Президент сайлауга кадәр үк Медведевның, һәрхәлдә беренче айларда, өйрәнчек булачагы билгеле иде. Карарлар кабул итү, хакимиятнең үзәген үзендә калдыру өчен Путин барын да эшләде."
Күзәтүечеләр шулай ук Саркозиның Путинны Элисей сараенда мәҗлескә алуын искә алып, бу да ил башларына күрсәтелгән махсус хөрмәт ди. Илчелек вәкиле моның белән дә килешми.
"Юк, бу махсус хөрмәт түгел. Саркози белән Путин бер-берсен яхшы белә. Узган ел алар президент дәрәҗәсендә очрашты, аларның сөйләшер сүзләре күп" ди Гиож.
Очрашуда төп мәсьәләләрнең берсе энергетика һәм Русия белән Европа Берлеге арасында партнерлык турындагы килешү булыр дип көтелә. Дүшәмбедә Берлек әгъзалары Русия белән ике ел буе туңып торган сөйләшүләрне яңартырга карар итте.
Моннан тыш технология, мәдәният, галәм, аеронавтика мәсьәләләре каралыр дип көтелә.
Парижга барган рәсми төркемдә Росатом башлыгы Сергей Кириенко, Внешторгбанк һәм Автоваз вәкилләре дә бар.