Билгеле булганча, узган елның июнь аенда Чаллыда яшәүче Рифкат Сәгыйдуллин, Фаик Таҗиев һәм Мөнир Ситдиков шушы тарих дәреслеге татар халкын хурлый, кимсетә дип, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәннәр иде. Алар аеруча бу китапта татарларның учакта кеше кыздыруны сурәтләгән рәсемгә басым ясадылар. Мәскәүдә узарга тиешле мәхкәмә 3 тапкыр кичектерелде.
Узган мәхкәмәдә шикаять бирүчеләр исеменнән вәкил булып Мәскәүдә яшәүче “Ватан” фиркәсе, халыкара хокук яклау Ассамблеясы ревизия комиссиясе рәисе М. Миначев катнашты. Бу мәхкәмәдә Миначев әфәнденең, ягьни Чаллы дәгьвачыларның да дәлилләре кире кагылды. Алар шушы уңайдан кассацион шикаять бирде. Ул 10 июньдә каралачак. Яңа мәхкәмәгә алар нинди өмет баглый?Мәхкәмә эшендә яңалыклар бармы? Әлеге тарих китабы һаман да кулланыштамы дигән сорауга Ф. Таҗиев болай дип җвап бирде:
"Бер нинди дә яңа уңай үзгәреш, эшнең безнең файдага хәл ителүен көтәргә мөмкин түгел. Чөнки Русиядә алып барылган бүгенге сәясәт шуны күрсәтә, урыс булмаган халыкларның хокукын яклау күздә тотылмый. Мәхкәмә эшендә яңа мәгьлүматлар юк. Тарих китабындагы язулар, татарның учакта кеше кыздыруы төпле дәлил. Башка өстәмәләр кирәк түгел. Булганына нәтиҗә ясау сорала",-диде ул.
М. Миначев Мәскәү прокуратурысына “История Отечества” дәреслеген тыелган китаплар исемлегенә кертегез дип, шикаять язды. Бу таләпне прокуратура кире каккан. Ә бит экстремистик эчтәлектә булмаган дини-иҗтимагый мөселман китапларын Русия шәһәрләре мәхкәмәләре тыйды. Шушы яссылыктан караганда Русиядә татарларның, мөселманнарның хокукы кысыла дип әйтергә җитди нигез бар. Ауропа мәхкәмәсенә барып җитү өчен Русия Югары мәхкәмәсен узарга кирәк. Анда да зур үзгәреш көтмим. Мәхкәмә барса да, бу тарих китабы яңа килеш кибетләрдә сатыла, мәктәпләрдән аны беркем дә алмаган. Теләсә кайсы укытучы, укучы аны алып укый ала, дәреслекләр исемлегенә кертелмәсә дә. Гомумән, мәктәпләргә тәкъдим ителгән дәреслекләрнең исемлеге бар микән? Анысы да безгә билгесез.