Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының яңа бинасында беренче чараны 2025 елның беренче чирегендә үткәрәчәкләр


Камал театрының яңа бинасының проекттагы рәсеме
Камал театрының яңа бинасының проекттагы рәсеме

Театр бинасы җәйгә тулысынча эшли башларга тиеш.

Камал театрының яңа бинасында беренче чараны 2025 елның беренче чирегендә үткәрәчәкләр, ә җәйгә ул тулысынча эшли башларга тиеш. Бу хакта ел нәтиҗәләренә бәйле туры эфир вакытында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте. Аның сүзләренчә, бина инде исәпкә куелган һәм рәсми кулланылышка кертелгән.

"Беренче чараларны 2025 елның беренче чирегендә уздыра башларбыз дип уйлыйм. Рөстәм Нургали улы [Миңнеханов] җәйгә театр тулы куәтенә эшли башларга тиеш дигән иде. Булган спектакльләрне яңа бинага күчерергә генә түгел, аларны сәхнә мөмкинлекләренә яраклаштырырга да кирәк. Күченгәннән соң, театрның иске бинасын куллану мәсьәләсе хәл ителәчәк. Хәзер моның вариантлары күп. Карарны эзлекле кабул итәрбез, бу мәсьәләгә әле әйләнеп кайтырбыз, дип уйлыйм", — диде Әюпова.

Яңа бинаны якындагы биш елда үзләштерәчәкләр, "чөнки ул техник мөмкинлекләр ягыннан илдә генә түгел, дөньяда да иң заманча һәм алга киткән мәйданнарның берсе", ди министр.

Моңа кадәр Әюпова Камал театрының яңа бинасында төрле иҗат берләшмәләре иҗат итә алачак, дигән иде.

Бина үзенә күрә арт-mall, ягъни форматы белән сәүдә үзәге кебек мәдәният өлкәсендә төрле чаралар тәкъдим итәчәк. Безнең идеология нигезендә, бинада "Апуш", "Калеб", Yummy Music булачак, — диде ул.

Моннан тыш, Камал театрында балалар өчен аерым мәйдан булдыру каралган. "Спектакль караганда баланы калдырырга мөмкин булачак", диде ул. Шулай ук театрда намаз укырга теләүчеләр өчен гыйбадәт бүлмәсе, ресторан, остаханәләр оештыру күздә тотыла.

  • Камал театрының төзелеше 2023 елның февраль аенда башланды. Яңа бинаны быелның октябренә — БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыенганнар иде.
  • Аның чыгымнары 7-12 млрд сумга басыр дип әйтелде. Театрда 544 кеше эшләячәк, тамашаларны берьюлы 1,2 мең кеше карый алачак дип көтелә. Бинаны япон проектына нигезләнеп төзеделәр.
  • Шулай да "Бизнес Online" театрны төзү бәясе ике тапкырга диярлек арткан, дип язган иде. Хәзерге вакытта 29,2 млрд сум дип бәяләнә. Театрдагы эшләрнең төгәлләнү вакыты дип 2025 елның 31 августы билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG