Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа елдан Казан мәктәпләрендә туклану хакы 22 процентка кадәр арта


Казан мэриясе уртаклашкан фото
Казан мэриясе уртаклашкан фото

Моңа кадәр рәсмиләр җәмәгать транспортында йөрүгә һәм коммуналь түләүләргә бәяне арттырды.

2025 ел башыннан Казан мәктәпләрендә укучылар өчен туклану бәяләре арта. Бу хакта мэрия хәбәр итә.

Ирекле сайлау менюсы 89 сум торачак. Бу хәзерге бәяләрдән 12,6%ка кыйммәтрәк. Комплекс туклану 14,5%ка артып, 63 сумга җитәчәк. Иң күбе иртәнге ашка хаклар үсәчәк. Яңа елдан ул 43 сум торачак, бу хәзерге бәяләрдән 22,8%ка күбрәк.

"Миллион кеше яшәгән шәһәрләр арасында бу иң түбән бәяләрнең берсе. Хаклар ел ярым дәвамында арттырылмады", диелә мэрия хәбәрендә.

Шул ук вакытта мәктәп укучыларның яртысы - 92 меңе бюджет хисабына бушлай туклануын дәвам итәчәк диелә. Бу - башлангыч сыйныф укучылары һәм 5-11 сыйныфта төрле ташламаларга ия булган укучыларның 18%ы.

Моңа кадәр рәсмиләр Казан җәмәгать транспортында йөрү хакын 43 сумга кадәр арттырды.

2025 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь түләүләре 17,5-22,3 процентка артачак.

Быелның ноябрендә Татарстанда еллык инфляция көчәеп, 8,83%ка җитте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG