Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше: җиңүме, җиңелүме?


Русиянең генераль прокуратурасы журналист Анна Политковскаяны үтерү турында тикшерү эше төгәлләнде дип белдерде. Бу эшкә бәйле 4 кеше кулга алынды. Әмма “Новая газета” тикшерү эше тәмамланды дип әйтергә иртәрәк, ди.

Русия прокуратурасы барлыгы 3 кешене – Сергей Хаҗикорбановны һәм бертуган Җабраил һәм Ибраһим Мәхмүдовларны Политковскаяны үтерүдә гаепле дип тапты. Ә тагын бер кеше - ФСБ подполковнигы Павел Рягузов элек Хаҗикорбанов белән җинаятьләрдә эш вазыйфаларын үз файдасына куллану һәм акча таләп итүдә гаепләнде.

Анна Политковская 2006 елның үктәбрендә Мәскәүдә үзенең фатиры янында үтерелгән иде. Журналистның үтерелүе Көнбатышта зур яңгыраш алды, әмма Русия хакимияте моңа әлләни зур игътибар бирмәде.

Башта Политковскаяны үтерү нигезендәге җинаятьттә 9 кеше катнашлыгы әйтелеп килде. Алар бертуган Мәхмүдовлар, Чечняның Ачхой-Мартан районының элекке башлыгы Бураев, һәм хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре Лебедев белән Хаҗикорбанов. Русия прокуратурасы аларны җинаятьне оештыручылар һәм ярдәм итүчеләр, диде.

Баштарак Политковская үлемендә гаепләнгән Бураев исеме күп яңгыраса да, күпмедер вакыттан соң, аның гаебе юк дип, ул җибәрелде. Ләкин Политковская эшләгән “Новая газета” баш мөхәррире Сергей Соколов Бураевны гаепсез дип табу дөрес түгел һәм гомумән бу эшне тәмамланды дип әйтү иртәрәк, ди.

“Барлык хезмәттәшләрне вакыйгаларны күзәтеп баруда игътибарлырак булырга чакырам. Әгәр тикшерү комитеты рәсми белдерүен карасак, анда исемнәре инде аталган кешеләргә карата тикшерү эше тәмамланган диелә. Бу Политковская нигезендәге тикшерү эше бөтенләй туктатылды дигән сүз түгел”, ди “Новая газета” баш мөхәррире Сергей Соколов.

Генераль прокуратура каршындагы тикшерү комитеты вәкиле Влдимир Маркин да Политковскаяның үтерү эше нигезендә гаепле дип табылган тагын берничә кеше бар һәм алар эше аерым барачагын әйтә. Мисал өчен, шуларның берсе - Рөстәм Мәхмүдов. Ул чит илгә качкан дип белдерелә.

Рөстәм Мәхмүдов исемен берничә матбугат чарасы бик тиз язып чыкты. Күп кенә күзәтүчеләрне бу хәтта шикләндерде дә. Политковская гаиләсе адвокаты Анна Ставицкая:

“Җинаять эшен тикшерү бетте дип санала. Мәхкәмәгә эшне тапшыралар, әмма анда үтерергә боерык бирүче, үтерүне оештыручы һәм үтерүче үзе дә юк. Минемчә, үтерүгә ул хәтле зур кагылышы булмаган кешеләр мәхкәмәгә тартыла. Шуңа ни өчен хәзер үк эшне мәхкәмәгә тапшыру кирәклеген аңламыйм, чөнки үтерүченең исеме билгеле, аны тотасы гына бар. Тикшерү комитетының әле эшне дәвам иттерү өчен әле вакыты бар бит”, ди.

Ставицкая үтерүче дип гаепләнгән кешенең исемен тарату да дөрес түгел дип саный, чөнки ул аңа качарга мөмкинлек бирүен әйтә. Моннан тыш, чыннан да ул кеше гаеплеме-түгелме икәнне бары эш кәгазьләре белән генә танышкач билгеле булачагын әйтә Ставицкая. Чөнки Рөстәм Мәхмүдовны үтерүче дип атыйлар, әмма дәлилләр юк. Шулай ук “Фикер яклау” фонды президенты Алексей Симонов та кайбер гаепле, әмма тотылмаган кеше исемнәрен алдан ук “кычкырып” кую аңлашылмаучанлыклар тудыруын әйтә. Ләкин тикшерү комитетының инде ниндидер нәтиҗәләр ясавы уңай хәл, ди.

“Маркин Политковскаяны үтерүчеләр нигезендәге эш аерым бара, ә үтерергә боерык бирүчеләр ул инде икенче эш итеп теркәлә, диде. Үтерергә боерык бирүчеләрне прокуратураның тикшерү комитеты да, “Новая газета” басмасы да эзли”, ди
Соколов.

Политковскаяны үтерү аның газетада чыккан мәкаләләре, китаплары белән бәйле дип саный хезмәттәшләре. Чөнки аларда хакимиятнең кайбер эшләрен фаш ителде. Аерым алганда, Политковская Чечнядагы кеше хокукларын бозу, Мәскәү хакимиятенең Чечняда алып барган сугышы, сәясәтчеләр уеннары, ә халыкның зыян күрүе турында тәнкыйди мәкаләләр язды. Журналистны үтерүе белән бәйле тикшерү эшләренә дә хакимият аяк чала дип билгели Политковская хезмәттәшләре.
XS
SM
MD
LG