Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендәге төрмәдә галим, математик Азат Мифтахов янына психик яктан сәламәт булмаган кешене утыртканнар. Шул сәбәпле аңа "һәрвакыт, ә бәлки хәзер дә куркыныч яный, дип җиткерә галимгә теләктәшлек күрсәтүче "FreeAzat" Telegram-каналы .
"Яңа күршесе белән бәйле проблемнар акрынлап ачыкланды. Күршесе элегрәк тикшерү изоляторында психиатриядә дәвалану узган, (үзе әйтүенчә "яшелчә" хәленә килгәнче уколлар ясаганнар), әмма тикшерү вакытында уздырылган мәҗбүри психиатрия экспертизасыннан соң, аны ун елга хөкем итеп, дәваламаган килеш гадәти төрмә камерасына утыртканнар", диелә хәбәрдә.
Мифтаховның төрмәдәге күршесе Туретта синдромына охшаш авырудан интегә, дулкынланган чакта сүгенү сүзләре кычкырып җибәрә, диелә.
Алга таба аның мөгаен шизофрения белән дә авыруы аңлашыла башлаган. "Ул еш кына башында ишетелгән тавышлар белән сөйләшә. Төрмәгә дә исерек килеш башындагы тавышлар көчәеп, ФСБ бинасын яндырмакчы булуыннан соң эләккән", дип аңлата галимнең якыннары.
Азат Мифтахов гомерен өчен куркуын белдереп, үзен күршесе белән аерым камераларга утыртуны сорап гариза язган диелә.
Азат Мифтахов Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәре төрмәсенә октябрь ахырында китерелгән иде. Биредә тоткыннарга язу кирәк-яракларыннан көнгә өч сәгатьтән дә артык куллану рөхсәт ителми. Азат күп вакытын төрле мәсьәләләр уйлап табу һәм аларны чишүгә бирә, шуңа бу тыю аның өчен иң авыры, дип җиткергән иде якыннары.
- Быел 28 мартта Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.
- Математик Азат Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар.
- Тоткынның хатыны Елена Горбань Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
- Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
- Быел июнь ахырында Азатлык радиосында аның "Собеседник" медиасына биргән әңгәмәсе басылган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум