Буш моны Япониядә үтүче Зур сигезлек очрашуы читендә Медведев белән аерым сөйләшүдән соң әйтте.
Ике якта Төньяк Корея һәм Иран кебек мәсьәләләрдә уртак фикер табуларын белдерде. Шул ук вакытта алар АКШның Үзәк Европада ракета калканы урнаштыру нияәте турында һәм башка кайбер мәсьәләләр турында килешә алмауларын белдерде.
Медведев Буш хакимиятенең калган 6 аенда Вашингтон белән диалогны көчәйтергә җыенуын әйтте.
"Минемчә, барысы да нормаль булачак, мөнәсәбәтләр тагын да тәррәкый итәчәк. Мин Джоджка тиздән киләчәк яңа хакимият белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырачагыбызны, әмма, әлбәттә, хәзерге хакимият белән дә аның калган 6 аенда ныклы эш алып барачагыбызны әйттем", диде Медведев.
Бүген Япониянең төньягындагы Һоккайдо утравында ачылган Зур сигезлек саммитында каралучы төп мәсьәләләр – азык-төлек һәм нефть бәяләренең артуы, климат үзгәрешләре һәм Африкадагы фәкыйрьлек.