Аның юлы башкала Берлин аша да үтәчәк һәм нәкъ менә шунда Обама бер тарихи вакыйганы кабатларга тели - форсатан файдаланып шушы демократик нәмзәт үзенең евроатлантик мөнәсәбәтләрне ничек күрүенә багышланган чыгышын танылган Бранденбур капкасы янында ясамакчы.
Әмма аның шушы нияте Германия җитәкчелегендә каршылыклы фикерләр уята. Канслер Ангела Меркель идарәсеннән, Обама әле бары тик кандидат кына, президент итеп сайланмаган, шуңа да аның Бранденбур капкасы төсле зур символик әһәмияткә ия булган урында чыгыш ясавы урынсызрак дигән караш белдерелә.
Берлин шәһәре хакиме Клаус Воверайт исә (ул оппозициядәге социал-демократлардан) Обамага андый мөмкинлек бирүдә бернинди дә хилафлык күрми һәм чыгыш өчен рөхсәт бирергә кирәк, ди.
Мәгълүм ки, хәзерге американ президенты Буш Германиядә әллә ни популяр түгел. Бигрәк тә зыялы фикер ияләре арасында. Террорга каршы көрәш, Гыйрак сугышы, климат үзгәрешләре өлкәсендәге сәясәте белән Буш германнарны үзеннән биздерде.
Ә менә йолдызы әле күтәрелеп кенә килгән Обама Германиядә бик тә популяр, бигрәк тә сулчы социал-демократлар арасында. Һәм алар Обама йөзен тагын да балкытуга ярдәм итәргә каршы түгел.
Демократик нәмзәтнең сәяси манифестацияләр өчен бик тә кулай булган Бранденбур капкасы каршында программалы чыгыш ясавы аны 60-нчы еллар башы президенты Кеннедигә тиңләүгә юл ача ала. Советлар көнбатыш Берлинне тулысынча бетон дивар белән чолгап алгач, Кеннеди шул шәһәргә махсус килеп һәм үзенең Берлин халкы белән теләктәшлеген күрсәтеп, "мин дә бер Берлин кешесемен..." дип белдергән иде.
Ә инде "салкын сугыш" азагында икенче бер американ президенты Рональд Рейган да совет җитәкчесе Горбачовны Берлин диварын җимереп атуга янә нәкъ менә Бранденбур капкасы янында өндәде.
Германия җитәкчелеге шушы тарихи параллельләрдән куркып, рәсми Вашингтон Обама чыгышын АКШ эшләренә тыкшыну буларак кабул итәр дип шүрли. Ак йортта әлегә республикан президенты - Җорҗ Буш утыра.
Шуңа да Германия канслеры идарәсе, Барак Обама Бранденбур капкасы аша әлегә гади турист буларак кына үтсә, хәерлерәк булыр иде дигән фикердә тора.