Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли азчылыкларга украиннарны үтерү җиңелрәкме? Кара-Мурза чыгышына милли активистлар фикерләре


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Хокук яклаучылар һәм журналистлар Русия оппозиция вәкилләре милли теманы бөтенләй аңламый дип саный, һәм Кара-Мурза чыгышының парламентта ясалган булуына аптырый. Кара-Мурза үзе аның цитатыннан сүзләр үзгәртелеп бирелде, "янәсе" кебек сүзләрнең төшеп калуын әйтә.

Интернетта оппозиция сәясәтчесе Владимир Кара-Мурза әйткән сүзләренә карата көчле тәнкыйть сүзләре яңгырый. Франция Сенатында чыгыш ясаганда, Кара-Мурза Русиянең Украинага каршы сугышында милли азчылык вәкилләрен күпләп куллануын "психологик сәбәп" белән аңлатты. Башка кеше сүзенә сылтанып, ул "урыслар өчен украиннарны үтерү психологик яктан авыр" диде.

Аның чыгышыннан бу өлешне тулысынча тәкъдим итәбез:

"<...> Русия Саклану министрлыгы [сугышка] милли азчылык вәкилләрен күпләп җәлеп итүенең тагын бер сәбәбе бар — чөнки, урыслар өчен украиннарны үтерү психологик яктан чынлап та авыр. Чөнки без — бер халык. Һәркемгә билгеле булганча, бу бик якын халыклар. Телебез бер диярлек, динебез уртак, гасырларга сузылган уртак тарихыбыз бар. Әгәр башка мәдәнияттән чыккан кеше икән, янәсе, бу җиңелрәк. Моңа кадәр мин бу хакта уйлап караганым юк иде. Миңа башлыча икътисади сәбәпләр беренче урында тоела иде. Тик [бурятлар турында сөйләгән хезмәттәшемнең] сүзләреннән соң мин дә бу турыда уйлана башладым".

Кара-Мурзаның бу сүзләрен сәясәтчеләр, журналистлар, милли активистлар тәнкыйтьләп чыкты. Оппозиционерны яклаучылар да булды.

"Милләтләрнең үз мәнфәгатьләре барлыгын белмәү"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Кара-Мурзаның әлеге сүзләре аның милли теманы бөтенләй аңламауга бәйле. Урыс либераллары, гомумән, илдәге вазгыятьне тулысынча аңлап бетерми, Русия халыклары сәясәткә берничек тә тәэсир итми дип саныйлар, ди ул.

Урыс либераллары милли теманы төптән аңламый. Алар өчен бу мөһим булмаган, маргиналь тема.

— Урыс либераллары милли теманы төптән аңламый. Алар өчен бу мөһим булмаган, маргиналь тема. Минемчә, алар "россиян" милләте идеясен чынбарлык дип кабул итә. Ә инде төрле "вак", "кечкенә" халыклар, азчылыклар илдәге сәясәткә һәм тарихи процесска әллә ни йогынты ясамый дип уйлыйлар.

Шуңа күрә Кара-Мурза бу сүзләрен белеп әйттеме-юкмы, контекстны аңлыймы-юкмы — болар мөһим түгел. Чөнки ул теманы бөтенләй аңламый. Ул татарларның, башкортларның, чеченнарның һәм башка халыкларның үз мәнфәгатьләре, сәяси омтылышлары, үз дәүләтчелеген торгызу нияте барлыгын белми. Хәтта белсә һәм ишетсә дә, аның өчен бу сәяси уен булып кына тоелыр.

Шуңа күрә, миңа калса, урыс либераллары, медиа яссылыгында актив булсалар да, илдәге чын вазгыятьне төптән аңламый. Тарихи күзлектән караганда, Беренче һәм Икенче урыс инкыйлабларыннан соң да урыс либераллары арбадан нәкъ шулай ук төшеп калган. Алар милли теманы инкяр иткән, гомуми идеяләр турында сөйләп, большевикларга буйсынырга мәҗбүр булган. Ә большевиклар исә милли һәм социаль теманы күтәреп, милли зыялыларның игътибарын җәлеп иткән һәм аның бер өлешен үз ягына аударган, — дип сөйләде Азатлыкка Айсин.

"Киләчәктә сугыш өчен гаепне милли азчылыкларга аудару ихтималы"

Башкорт активисты Руслан Габбасов, үз чиратында, Кара-Мурзаны "псевдолиберал" дип атады:

— Күрәсең, Владимир Кара-Мурза шушы юл белән украин халкы урысларны бу сугыш өчен инде хәзер үк гафу итсен, ә барлык гаепне чеченнар, башкортлар, бурятлар, якутлар, мари, ингуш, тыва һәм башка урыс булмаган халыклар өстенә күчерсен дип тели, — дип язып чыкты ул үзенең Facebook сәхифәсендә.

Youtube-каналда ясаган чыгышта Габбасов Кара-Мурзаның чыгышы нигезендә мәкерле ният ятарга мөмкин дип тә фаразлый:

— Кара-Мурза бу сүзләрне француз парламентында русияләргә мөрәҗәгать итеп әйткән, аны русияләр ишетсен өчен. Ул "Гүзәл киләчәк Русия" турында хыялланып, алга карап үзен Русия сәясәтчесе булып таныта һәм үз электоратына мөрәҗәгать итә. Ул Русиядә чынлыкта 70 процентлап, бәлки күбрәк, урыс халкы яшәвен аңлый. Ул урыс халкының күпчелегендә сугышны хуплаганын белә. Алар сугышны хуплый, украиннарга каршы мөнәсәбәттә.

Чынлыкта урыслар гаепле түгел. Без бөтен гаепне милли республикаларга аударачакбыз.

Шуннан соң, режим җимерелгәннән соң, Русия кайткач, анда президент вазифасын алу турында хыялланып, алар барысы да хакимият өчен көрәшәчәк. Сайлауда катнашканда ул [Кара-Мурза] аның өчен тавыш бирсеннәр дип тырышырга тиеш. Һәм монда ул урысларга шуны әйтергә тели: иптәшләр, барысы да яхшы, мин сезнең белән, сез бу сугышта гаепле түгел. Киләчәктә без сезне барыгызны да гафу итәчәкбез, чынлыкта урыслар гаепле түгел. Без бөтен гаепне милли республикаларга аударачакбыз, репарацияне алар үзләрендә булган алтын, газ, нефть, алмазлар ярдәмендә түләячәк, — дип сөйләде Габбасов.

Башкорт активисты шулай ук Кара-Мурза француз парламентында ясаган чыгышы турында тәнкыйди аңа сораулар бирүчеләрне кичекмәстән томалавы турында хәбәр итте.

"Булачак сайлаучыларга җибәрелгән сигнал"

Тыва хокук яклаучысы һәм бәйсез журналист Оюмаа Донгак та Кара-Мурза белдерүен аның киләчәктә ихтимал сәяси максатлары белән бәйли:

— Кара-Мурза гайбәтләрне файдаланып, аларны бизәп, Франция парламенты мөнбәреннән үзенең эчке ышануын яңгыратты. Бу — булачак сайлаучыларга җибәрелгән сигнал иде. Ул Путин белән ярышуга керешә: имеш, Русияне һәм урысларны яклаучы ул гына түгел, без дә.

Константин фон Эггертка биргән әңгәмәсендә Кара-Мурза ачык әйтте: ул Путиннан соң булачак "демократик Русия"дә президентлыкка дәгъва кылачак. Навальная, Яшин һәм башка оппозиционерларны тыңлап карагыз – аларның да сөйләгән сүзләре инде бүген үк сайлау алды чыгышларына охшаган. Алар Русия һәм урыслар бөеклегенә сусаган халыкның ихтыяҗларына туры килергә тырыша.

Шул "аш бүлмәсе сөйләшүе"ннән – имеш, урыслар өчен үтерү мораль яктан авыр, ә "урыс булмаганнар" өчен җиңелрәк, чөнки украиннар аларга тышкы кыяфәте белән якын түгел — дигән кыргый фикерне алып чыгып, җәмәгатьчелеккә җиткерделәр.

[Үз чыгышында Кара-Мурза сылтанган] Шевченко үзе намуслы рәвештә таный: бу танышы белән гап-гади уйлану — янәсе, тышкы кыяфәт аермасы кешеләргә бер-берсен үтерергә җиңеллек тудыра. Бу үзе дә коточкыч яңгырый. Ә монда инде Кара-Мурза матур тышлык белән килеп керә: "бер халык, бер дин, бер тел". Бу гади цитат гына түгел — бу җан ачышы. Һәм бу сүзләр кайда яңгырады дип уйлыйсыз? Франция парламенты трибунасыннан, — дип язды ул үз сәхифәсендә.

"Парламент бинасында һәр әйтелгән сүзнең потенциаль рәвештә хокукый көче бар"

Чыгышы белән Иркутски өлкәсеннән булган журналист, деколониаль активист Юлия Хазагаева фикеренчә, Кара-Мурза чыгышындагы фикернең кемнеке булуы мөһим түгел — аны ул үзе, ихтыяры белән яңгыратты.

— Ул фикерне шәхсән үзе әйтте, ирекле рәвештә кабатлады һәм бу сүзләр аша үзенең лояльлеген раслады: янәсе, ул да хәзер бу турыда уйлана башлавын әйтте. Бер генә уйлап карагыз: Русия сәясәтчесе Европаның зур иленең парламентында сугышның нигездә кайбер бурятларга кирәк булуы турында сөйли. Ул бу сүзләрне язма рәвештә, парламент бинасында яңгырата — анда һәр әйтелгән сүзнең потенциаль рәвештә хокукый көче бар. Ул бу сүзләрне барда да, пляжда да түгел, ә санкцияләр турында карарлар кабул ителә торган Сенатта әйтә.

Бурятларны һәм чеченнарны ул, әйткәндәй, "әлеге милли азчылыклар" дип атый. Димәк, бөтен 11 ел дәвамында, бала-чагасы һәм өлкәннәре белән бергә саны 450 меңнән дә кимрәк булган бурятлар 40 миллион украинны үтерә. Ә йөз миллион урыс кешесенә бу 11 ел дәвамында, күрәсең, "психологик яктан авыр" булган. Алар бит бу сугышның корбаннары гына, янәсе. Ул бары тик "әлеге халыкларга" гына кирәк, — дип яза активист.

Ул Кара-Мурзага риторик сораулар белән мөрәҗәгать итеп, тарихта төрле канлы низагларны искә төшерә:

Гафу итегез, украин шәһәрләренә ракеталарны да бурятлар җибәрәме?

— Берничә сорау гына. Гафу итегез, украин шәһәрләренә ракеталарны да бурятлар җибәрәме? Кривой Рогта украин балаларының үлеменә урыс телевидениесендә сөенеп утырганнар да, гафу итегез, шушы ук милли азчылыклармы?

Һәм инде, бөтенләй гафу итегез. Бучадагы Псков десантчылары турында инде бөтен дөнья белә. Аларны бурятлар итеп күрсәтү өчен ниндидер фикерегез бармы? Мөгаен, бу авыррак булыр. "Сезнең егетләр" бит инде шәһәдәтнамәләр бирә башлады.

Һәм тагын бер сорау. Узган көннәрдә, нәкъ 7 апрельдә, Самашки авылы җирлегендәге суеш вакыйгаларына 30 ел тулды. Анда 80 кеше, нигездә балалар, хатын-кызлар һәм картлар тереләй яндырылган. Барлыгы – йөзләрчә үтерелгән кеше. Мин әле чечен сугышлары вакытында һәлак булган 40 меңләп чечен баласы турында да дәшмим. Гафу итегез, бу очракта да чеченнәр үзләрен үзләре утка тоттылармы? Урыслар болай эшли алмый, шулаймы?, — ди Хазагаева.

Кара-Мурза һәм аны яклау сүзләре

14 апрель кичендә Владимир Кара-Мурза үзе бу чыгышын һәм аннан соң күтәрелгән тавышны шәрехләде:

— Ялганга, манипуляцияләргә һәм яла ягуга иң яхшы җавап — бу фактлар. Шуңа күрә, үз ягымнан нидер өстәгәнче, 10 апрельдәге тыңлауларда француз сенаторы Клод Малюре биргән сорауга минем җавапның тулы һәм сүзгә-сүз стенограммасын тәкъдим итәм. Ул сорау Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең "күпчелек хәрбиләре" һәм Украинадагы сугышта "күпчелек һәлак булучылар" (бу – аның сүзләре) ни өчен милли азчылыклардан тора һәм хәзерге вакытта бу республикаларда вазгыять нинди, дигәнгә кагылышлы иде, — диде Кара-Мурза һәм үз сүзләрнең французча стенограммасы һәм аның татарчага тәрҗемәсен китерде.

Бу текстны һәм тәрҗемәне турыдан-туры тәкъдим итәбез:

Кара-Мурза кемнеңдер аның чыгышыннан "янәсе", "алар, янәсе, шулай ди" кебек сүзләрне төшереп калдыруын һәм "бик якын халыклар" сүзләрен "Русия һәм Украина – бер халык" сүзләренә алыштырун язып чыкты.

Бер оста хәрәкәт белән "Русия саклану министрлыгының ксенофобик мантыйгын сөйләүне минем сүзләремә" әйләндергәннәр, ди Кара-Мурза.

Сәясәтчене интернетта яклаучылар да язды.

"Халыкара Мемориал" рәисе Ян Рачинский оппозицияне үз кешеләренә гел тәнкыйди карашта булуында гаепләде.

— Русия оппозициясенең (бөтенләй түгел, әлбәттә, әмма шактый зур өлешенең) чираттагы авыруының ачык мисалы. Владимир Кара-Мурза Франция парламенты мөнбәрендә ниндидер "дөрес булмаган" дип күренгән әйберләр әйтүгә үк, күп кенә якын тарафдарлар һәм телдә генә дус булган кешеләр шунда ук гаепләүчеләргә әйләнде. Кара-Мурза өчен бу зур югалту түгел – шундый дуслардан Алла сакласын.

Оппозициянең һәр җомга саен "Путин агенты" дип кемнедер билгеләп кую өчен үзенең рәсми Юстиция министрлыгы юк. Әмма җәмәгатьчелек булдыра алганча тырыша. Дөрес-тугры демократия дошманнарын табу ярышы бара диярсең.

Әгәр шундый дәрт белән дошман эзли башласаң, дуслар калмаска да мөмкин. Бу — акыллы стратегия түгел, хәтта әхлакый ягы турында оныткан очракта да, — дип язды ул, чыгыш турында берни конкрет язмыйча.

Җәмәгать эшлеклесе Владимир Волохонский белдерүенчә, Кара-Мурзаның чыгышын контексттан тыш тараталар:

— Гаҗәп, мин зирәкле дип уйлаган кайбер кешеләр Кара-Мурза башка кеше сүзеннән әйткән фраза белән уртаклаша, әйтерсең ул аны үзеннән чыгып, тулысынча һәм ышанычлы итеп әйткән. Мөгаен, алар чыннан да акыллыдыр, бәлки тик намуслары җитмиме? Алар чыгышның менә бу өлешен бөтенләй кисеп ташлап, контекстны күрсәтмичә тарата, — ди ул һәм чыгышның өзекләрен китерә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG