Татарстан өчен шанлы вакыйга
Сәнгать белгече, “Идел” журналы хезмәткәре Галина Зәйнуллина иҗатташ дуслары белән бу чараны сәхнә каршында күзәткән. Ул фестивальдән алган уңай тәэсирләрен санап бетерә алмый. Чыгышларны ахырына кадәр караган һәм тыңлаган. Андагы иң тәэсирле урын дип концертның беренче өлешен атый. Аны осетин һәм грузин дуэты Ирина Томаева белән Этери Бериашвили ачып җибәргән. Галина Зәйнуллина Украинадан “Даха-Браха”, Англия һәм Америкадан Keith Emerson Band, Мәскәүдән “Машина времени” кебек төркемнәрне һәм башкаларның чыгышын үз иткән. Зәйнуллина чараны Сева Новгородцев алып баруына сөенгән.
Кол Шәриф архитекторы чыгышларны яраткан
Данлы йолдызлар арасында Зуля, Земфира, Әнвәр Измайлов кебекләр татарлар чыгыш ясавы, борынгы төрки авазлар белән тувалылар чыгышы күп татар зыялысы рухландырган. Оештыручылар чараның татарча тәрҗемәсен “Тынычлыкның яратылышы” дип атаган. Әйтик, Кол Шәриф мәчете архитекторы Искәндәр Сафиуллин аны татар кешесе өчен дә мөһим вакыйга булды, дип саный. “Минем белән аралашучы студентлар да, өлкән кешеләр дә “Сотворение мира” (хәбәрче белән сөйләшкән татарлар аны шулай атады) Татарстанга, Казанга яхшы реклама ясады, аның дәрәҗәсен күтәрде, диләр”, ди. “Казан илләр, халыклар арасында дошманлык хисләре булган вакытта, үзен чын тынычлык сөюче итеп күрсәтте. Ул дошманлашып яшәүче кешеләргә үрнәк күрсәтте”, ди.
Вудсток фестивале кебек була алмый
Чыгыш ясаучыларны мөкиббән китүчеләр шактый. Тамашачылар арасында Казан Кирмәне астында яңа гавәм туып килгәндәй хис итүчеләр күп булган. Концертка башка шәһәрләрдән килгән тамашачылар да булган. Алары бушка яшәткән, ашаткан өчен оештыручыларга бүген рәхмәт әйтә.
Тик чараның кыйммәте белән һәркем килешми. Аноним булып калырга теләгән рокер-журналист: “Башкаларны ишетмәгән, күрмәгән беркатлы провинциаль тамашачы өчен кадерле йолдызлар булды”, диде. “Кырык еллар элек йолдыз булган Патти “карчык” Смитнең дә Казанга килүенә дә ул сокланмый. Аны Америкада онытканнардыр инде. Ә монда ул - яңалык. Мондый фестивальләр башка илләрдә даими узып тора. Казанда узган фестивальне галәм өчен яңалык итеп күрсәтү яки АКШтагы Вудсток фестивале белән чагыштыру – ул акылга сыймаслык нәрсә. Мондый чагыштыру җирле реклама эффектын гына бирә ала”, ди ул.
Мәчет янында тынычлык боздылар
Әлмирә Әдиятуллина рок-чыгышларны Кол Шәриф мәчетенә барышлый күргән. “Баскычлардан менгәндә шуларны ишетеп йөрәгем авыртып бетте. Еладым. Бабалар сөяге өстендә рәхәтләнеп шайтан туе ясадылар. Без ни өчен ул мәйданнан сыра ресторанын алдырттык, шәрә чыгышларны тыйдырттык, исерек бәйрәмнәргә каршы көрәштек? Шул мәйданда милләтебез кадимнәренә һәйкәл дә куйдырта алмадык. Татар өчен өмет уянган көнне – Бәйсезлек көнендә наркоманнар шунда туй ясады. Шул ук көнне әле өстәп Кирмән янында йөк ташучыга да һәйкәл салып куйдылар.”
Әдиятуллина, кулыннан килсә, рокерларны ипподромда җырлатыр иде. Ә хәйрияче һәйкәлен базар каршына салдырткан булыр иде. Әлмирә Әдиятуллина шулай ук, тынычлык, толерантлык сүзе белән татарның сабырлыгын сыныйлар, аның юашлыгын “мыскыл итәләр”, дип саный.
Дөнья масштабындагы рок төркемебез юк
Бу фестивальдә “чын татар җыры” яңгырамады, дип борчылучылар да бар. Алар өчен Зуля, Әнвәр Измайлов – татар җырчысы түгел икән. Берочтан, мәскәүлеләр ясаган бәйрәмгә киткән “миллиардларны” “Уйныйк әле гармуннар” яки татар концертлары өчен тотылсын иде, дип теләүчеләр бар. Патти Смит, Кейт Эмерсон, Кинг Кримсон, Тони Левин, Земфира, "White Ғlag", "Ғairport Convention", "Аквариум", "Машина времени" исемнәр арасында халык яраткан татар җырчылары юк, дип зарланалар.
“Тик ни өчендер шул жанрлар арасында безнең җырчыларның чыгыш ясамавы гына сәер тоелды. Ярар, безнең дөнья масштабындагы рок төркемебез юктыр да, бәлки. Әмма фольклорыбыз, күпмилләтле республиканың милли ансамбльләре бар лабаса”, дип яза “Ватаным Татарстан”.
“Татарстан, Русияне сата”
Казанда урыс милләтчеләре дә бар. Шуларның берсе үзен “Соколовская” дип таныштырды. Ул хәбәрчегә, Татарстанны Русия мәнфәгатьләрен сатуда гаепләде. “Осетиядә булган хәлне кулланып, Татарстан үзен Мәскәүдән өстен чыгартып, чит илләр каршында реклама ясап утыра. Юкка түгел, Русияне күрә алмаучы Сева Новгородцевны да чакырганнар? Моны федераль телеканаллар күрсәтте. Татарстан Русиянең проблемаларыннан үзенә файда, имидж ясый”, ди ул.