"1 сентябрьдә барлык мөселманнар өчен изге ай Рамадан башланды. Әмма бу кайбер яшьләргә берничек тә тәэсир итмәде. Ураза башлануга карамастан, урамда авызларына тәмәке капкан яшь егетләрне, башларына яулык бәйләмәгән кызларны очратып була. Болар безнең әхлакый тәрбия бирүдә ерак китмәвебезне күрсәтә", диде Кадыйров.
Ул моны Чечня хөкүмәте бышлыгы Адес Байсолтанов һәм республика мөфтие Солтан Мирзаев, дин әһелләре һәм район башлыклары белән очрашудан соң әйтте.
Кадыйров бу күренешләр районнарда, бигрәк тә шәһәрләрдә үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү эшенең тиешенчә үткәрелмәве нәтиҗәсе ди.
"Мәчетләрдә вәгазьләрне күбрәк укырга, чечен йолаларының матурлыгын аңлатырга кирәк. Шул ук эш телевидениедә һәм белем бирү йортларында да алып барылырга тиеш", ди Кадыйров.
Ул шулай ук республикада ваххабчылык таралуга каршы чараларны көчәйтергә кушты.
Кадыйров ваххабчылык чечен халкына ят агым дип республикада аның таралуына каршы көч һәм акчаны кызганмаска кушты.
Кадыйров ваххабчылыкка каршы көрәшнең иң яхшы ысулы идеологик көрәш дип исәпли.
Ул бу эштә телевидениенең роленә аеручы әһәмият бирергә кирәк ди.