Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мигрантлардан куркамы?


Эшсез калган мигрантлар Мәскәүдән китә
Эшсез калган мигрантлар Мәскәүдән китә

Дума депутаты Семен Багдасаров исламчылык куркынычы турында кисәтә һәм кайбер Үзәк Азия илләреннән мигрантлар агымын чикләргә тәкъдим итә.

Думаның халыкара мәсьәләр комитеты вәкиле, “Гадел Русия” фиркасе әгъзәсе, элекке хәрби Семен Багдасаров белән күләмле әңгәмә бүген «Независимая газета»ның диннәргә багышланган кушымтасында басылып чыкты. Анда ул Мумбай һөҗүме уңаеннан глобаль дәрәҗәдә эш иткән радикаль исламчы хәрәкәтләр турында һәм алардан Русиягә нинди куркыныч яный алуы хакында фикерләре белән уртаклаша.

Аерым алганда ул, Әфганстандагы, Пакстандагы террор оешмалары, Русиядәге идән асты хәрәкәтләрне дәртләндереп тора, ди. Багдасаров фикеренчә, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек дәүләтләр белән чикләрнең ачык булуы Русиягә зур куркыныч тудыра.

Мисал итеп ул Русия төбәкләрендә Үзәк Азиядән чыккан Хизб ут-Таһрир әл-Ислами, Үзбәкстан ислам хәрәкәте кебек террор оешмаларының эшләп килү турындагы хәбәрләрне китерә.

Думаның халыкара мәсьәләр комитеты вәкиле Семен Багдасаров кайбер Үзәк Азия илләреннән килүчеләр санын киметергә, виза режимын кертергә тәкъдим итә. Багдасаров шулай ук исламчыларга карата көрәшне идеологик яктан да алып барырга тәкъдим итә.

Үзәк Азиядәге экстремист хәрәкәтләр эшчәнлеген, Беслан, Норд-Ост террор гамәлләрен яктырткан бәйсез журналист Ирина Бороган Багдасаровның тәкъдимнәрен "сәер" дип бәяләде. Аның фикеренчә, ул телгә алган оешмалардан Русиягә зур террор куркынычы янамый.

“Үзбәкстан ислам хәрәкәтеннән Русиягә куркыныч янамый. Алардан кемнең булса да, Русияне максат итү түрында белдерүләр ясаганы булмады. Алар максатлары итеп һәрвакыт Үзәк Азия илләрен атады. Ул хәрәкәт инде таралган, көчсезләнгән. Русиядә террорчы оешма дип саналган Хизб ут-Таһрир фиркасе шулай ук зур куркыныч тудырмый. Хокук яклаучылар, дини карашлары өчен кыерсытылган кешеләргә Русиягә килеп сыену эзләмәскә киңәш итә. Чөнки Русия шундук аларны илләренә тапшыра. Андый качаклар саны соңгы елларда нык азайды” - журналист Ирина Бороган.
Ул шулай ук, бу мәсьәләгә халыкара мөнәсәбәтләр күзлегеннән дә карарга тәкъдим итә.

“Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан ватандашлары өчен виза кертү тәкъдиме бигрәктә сәер яңгырый, чөнки бу илләр белән Русиянең мөнәсәбәтләре яхшы һәм кеше хокукларын адым саен бозган Үзбәкстан һәм башка илләр белән дуслыгы өчен Русияне бик каты тәнкыйтьлиләр. Сораган кешеләрне Русия гел тапшырып бара. Бу шартларда визалар кертсәләр, алар дуслыгының кадере биш тиен булыр иде,”- ди Ирина Бороган.

Мигрантлар санын чикләү, Русиядә рус булмаган халыкларга һөҗүмнәр арткан, мигрантларга каршы үтә милләтче хәрәкәтләрнең урам җыеннары үткәрелгән вакытта яңгырады. Әмма Русия мигрантлар эшенә мохтаҗ. Мәскәүдә, Казанда һәм Уфада да төзелештә, коммуналь хезмәтләрдә Үзәк Азия илләреннән килүчеләр эшли.

XS
SM
MD
LG