Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эзләүгә игълан ителү: федераль, дәүләтара һәм халыкара эзләү


Русия хакимиятләре Украинадагы сугышка каршы чыгыш ясаучыларны халыкара һәм федераль эзләүгә игълан итә. Алар арасында чыгышы белән Татарстаннан булган кешеләр дә бар. Эзләүгә игълан ителүчеләрне нәрсә көтә? Бу хакта белгеч белән сөйләштек.

Барыннан да күбрәк баш тартучылар — Австрия, Германия, Чехия, Польша, Италия һәм Кыпрыс

Русия-Украина сугышына каршы чыгучылар арасында эзләүгә игълан ителүчеләрдә чыгышы белән Татарстаннан һәм Башкортстаннан булган сәясәт белгече Руслан Айсин, журналист Фәридә Корбангалиева, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, журналист Юлия Фәйзрахманова, Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголов бар. Алар барысы да сугышка каршы позицияләре өчен эзәрлекләнә.

"Вот так" басмасы халыкара эзләүнең ничек эшләвен, Русиянең Интерпол белән ничек эш итүен һәм кайсы илләрнең Русия ватандашларын ешрак тотып бирүе турындагы мәгълүматны анализлаган. Үз ватандашларын илгә кайтару, яки экстрадицияләү турындагы Русия таләпләреннән 2023 елда бөтен дөнья буйлап санаганда 114 мәртәбә баш тартканнар, шуларның 38е — "сәяси сәбәпләр" аркасында. Барыннан да күбрәк баш тартучылар — Австрия, Германия, Чехия, Польша, Италия һәм Кыпрыс.

Шул ук вакытта Русия хакимияте Интерполдан башка да эзәрлекләнүчене илгә кайтаруга ирешергә мөмкин: Русиянең 65 ил белән Русиядә гаепләнүчеләрне һәм читтән торып хөкем ителгәннәрне кайтарып бирү турында ике яклы килешүе бар (алар арасына Эстония, Испания, Литва, Латвия керә). Моннан тыш, Русия күп яклы, мәсәлән, БДБ кысаларындагы килешүләрдә дә катнаша.

Халыкара эзләнүгә игълан итүнең нәтиҗәләре һәм аларның тискәре йогынтысын ничек киметеп булуы турында Азатлык Радиосына "Беренче бүлек" проекты адвокаты Евгений Смирнов сөйләде:

Иң беренче телгә килгән авырлыкны әйтсәк, бу, әлбәттә, чикне узу кыенлыгы

— Русиядә эзләүнең формаль рәвештә өч төре бар: халыкара, дәүләтара һәм федераль. Соңгы вакытта кешеләрне федераль һәм дәүләтара эзләүләргә бер үк вакытта игълан итәләр. Дәүләтара эзләү дигәндә, Русия белән шундый эзләү турында махсус килешү төзегән илләр турында сүз бара һәм бу, кагыйдә буларак, БДБ илләре.

Халыкара эзләүләр Интерпол аша тормышка ашырыла, бу — барлык илләрне диярлек кеше эзләү системына берләштерүче халыкара оешма. Аларның базасына җинаятьчеләр генә түгел, шаһитләр дә, билгесез югалган кешеләр дә керә.

Журналистлар һәм дәүләт оешмаларының матбугат хезмәтләре еш кына кешенең нинди эзләүгә игълан ителгәнен бутап яза. Кайвакыт халыкара эзләүгә игълан иткәннәр, диләр, тик чынлыкта кеше дәүләтара эзләүдә генә була, яки — киресенчә. Шуңа күрә монда матбугат релизына түгел, ә конкрет кешегә карата эш материалларында булган документларга таяну бик мөһим. Әмма кайсы гына очракны алсаң да, бу кеше өчен охшаш проблемнар тудыра. Алар артык аерылмый, әмма әлеге карарларның таралу җирлеге төрле.

Иң беренче телгә килгән авырлыкны әйтсәк, бу, әлбәттә, чикне узу кыенлыгы. Интерпол системына кергән теләсә кайсы ил әлеге систем белән кисешкән кешеләрне тикшерергә тиеш. Димәк, чик кичкәндә, төрле илләрдә ниндидер билетлар сатып алганда — кеше җирле хокук саклау органнары белән күрешергә мәҗбүр булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, бу күрешүләрнең сценарие шундый: кешене тоткарлыйлар, шуннан соң аны эзләү шартларын ачыклый башлыйлар — экстрадиция процедурасын эшләтеп җибәрергә нигез бармы һәм, нигез булса, экстрадиция процедурасы башлана. Кеше өчен бу — җитди проблем, тоткарлаган илнең хокук саклау һәм мәхкәмә системы белән аралашырга туры киләчәк.

Мин дөрес аңлыйммы: хәрби хезмәткә каршы позицияле кешене Русиядә федераль эзләүгә игълан итсәләр, димәк, берникадәр вакыттан соң аны дәүләтара яки халыкара эзләүгә дә игълан итәргә мөмкиннәрме?

Халыкара эзләүгә игълан итү бераз катлаулырак

— Хәзер дәүләтара эзләү һәм федераль эзләүне бер карарда игълан итәләр. Ягъни, әгәр кеше федераль эзләүгә игълан ителсә, димәк, аңа Русия белән дәүләтара килешү булган илләр буйлап хәрәкәт итү куркыныч. Халыкара эзләүгә игълан итү бераз катлаулырак. Беренчедән, кешенең читтән торып сак астына алынган булуы кирәк. Икенчедән, Интерпол фильтрын узарга кирәк.

Интерпол сәяси дип санаган кайбер маддәләр нигезендә кешеләрне принципиаль рәвештә эзләми. Бу, мәсәлән, Русия армиясе турындагы фейклар таратуда яки гаскәрне дискредитацияләүдә гаепләүгә кагыла. Әмма Русиядә сәяси яктан эзәрлекләнгән маддәләрнең бер өлеше барыбер кайвакыт Интерпол фильтрын уза. Мәсәлән, террорчылык маддәләре. Бездә террорчылыкка кагылышлы бик күп эшләр бар: террорчылыкны аклау, террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу һәм шуңа охшаш башка эшләр — һәм Интерпол шундый маддәләрне кайвакыт уздырып җибәрә.

Юристлар һәм хокук яклаучылар Русия ватандашларына нинди илләргә йөрергә ярамаганын, әйтик, халыкара эзләүгә игълан ителгән Русия ватандашларына кайсы илләргә кермәскә кирәген әйтә аламы?

Русияне чолгап алган илләргә бару куркыныч

— Моны аңлау бар, ләкин бу беркайчан да йөз процент төгәл булмаячак. Иң төп проблемны нәкъ менә шушы дәүләтара эзләүләр ясый, чөнки Русиянең берничә ил белән турыдан-туры килешүе бар, һәм алар Интерпол офисыннан тыш турыдан-туры хезмәттәшлек итә. Ягъни, әйтик, Русия Эчке эшләр министрлыгы белән Казакъстан Эчке эшләр министрлыгы турыдан-туры хезмәттәшлек итә. Әгәр дә кешене Казакъстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тоткарлый икән, ниндидер халыкара органнарны җәлеп итмичә, экстрадиция процедурасы башлана. Шуңа да, беренче чиратта, Русияне чолгап алган илләргә бару куркыныч: бу — Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан.

Шулай ук туризм белән яшәгән Азия илләренә — Вьетнам, Таиландка барыр алдыннан да уйларга кирәк. Алар, кешене нинди дә булса базада күрсәләр, еш кына хәйләкәр кылана — без алдан әйткән экстрадиция процедуралары белән булышып тормыйлар. Алар, мәсәлән, кешене ниндидер вак хокук бозуда гаепли, янәсе, илдә теркәлмәгән яки ниндидер хокук бозган, ди: мәсәлән, хокуксыз йөргән яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Русиядә белдергән гаеп нигезендә эзләү процедурасыннан тыш, үзләрендә хокук бозуны сәбәп итеп, Русиягә депортациялиләр. Ягъни бу бик тиз эшләнә. Хәтерлисезме, "Би-2" төркеме белән шундый хәл булган иде? Аларны бит ниндидер җинаять маддәсе нигезендә түгел, ә кагыйдәләрне бозган өчен генә экстрадицияләмәкче булдылар, янәсе алар, илдә эшләр өчен рөхсәт алмыйча, концерт куеп акча эшләргә килгәннәр. Еш кына менә шулай эшләнә дә инде бу.

– Халыкара эзләүгә игълан ителгән кеше тагын нинди проблемнарга юлыга?

Эзләү базасында булу Русия илчелегендә яки Русиянең үзендә паспорт алу шансларын нульгә төшерә

— Икенче җитди проблем — документлар проблемы. Русиядә эзәрлекләнүче кешеләр өчен күпкә кискенрәк проблем бу. Эзләү базасында булу Русия илчелегендә яки Русиянең үзендә паспорт алу шансларын нульгә төшерә, чөнки җинаять эзәрлекләве факты үз артыннан илдән чыгу хокукын бетерүгә һәм чит ил паспортын бирүне тыюга китерә.

Имин юрисдикцияләрдә, мәсәлән, Европа берлегендә булган кешеләр документларының вакыты чыгу проблемы белән очраша. Яңаларны ясата алмыйлар, ә җирле паспорт алу өчен хокукый нигез юк. Һәм алар бик катлаулы хәлдә кала. Монда ничек тә булса бу илдә канунлашырга тырышырга гына кала — сәяси сыену урыны сорарга, ватандашлык алырга тырышырга, даими яшәү рөхсәтен алырга. Тик бу барыбер өстәмә авырлыклар.

Әйтик, кеше Русиядә аңа каршы җинаять эше кузгатылганын белә. Эзәрлекләүнең ни дәрәҗәдә икәнен, ягъни сине берәр төрле эзләүгә игълан иттеләрме, юкмы икәнен ничек аңларга?

— Мин "Дәүләт хезмәтләре"нә керү мөмкинлеге булган кешеләргә вакыт-вакыт анда хөкем ителүе булмау турында белешмәне соратырга киңәш итәр идем. Җинаять эше ачылган яки аңа каршы эш кузгатылган кеше һәрвакытта да Эчке эшләр министрлыгының эзләү базасына эләкми. Ә менә хөкем ителү турындагы белешмәдә "Җинаять эзәрлекләве факты" баганасы бар, һәм анда җинаять эше кузгатылуы яки кузгатылмавы турындагы мәгълүмат күпкә дөресрәк. Әгәр сез җинаять җаваплылыгына тартылганыгызны яки Русия хакимияте белән аралашудан ниндидер куркыныч янавын беләсез икән, сезгә үз сәфәрләрегезне яхшы уйлап планлаштыру мөһим.

Билетлар сатып алганда, кайсы илләрдә очкычтан очкычка күчеп утырганыгызны карагыз. Русия белән янәшә булган илләргә барырга кирәкми — үз иминлегегез турында уйларга кирәк. Акылыгызга киртләп куегыз: әгәр дә сез Русия хакимиятенең оппоненты икән, әгәр дә сезне җинаять эзәрлекләве куркынычы бар икән, үз логистикагызны һәрвакыт җентекләп уйлагыз. Һәм Русия документларын актуаль тотыгыз. Әлегә сез эзләүдә юк икән, башка илдә документлар белән булырга ихтимал проблемнарны мөмкин кадәр артка чигерер өчен, икенче чит ил паспорты алуны кайгыртыгыз, — дип киңәш итә адвокат Евгений Смирнов.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG