Сишәмбедә Ислам инкыйлабына 30 ел тулу уңаеннан Тәһранның Азатлык мәйданында меңләгән иранлы алдында ясаган чыгышында Мәхмүт Әхмәдинеҗад Американың Иранга карата мөнәсәбәте үзгәрү вакытлы тактика түгел, нигезле стратегия булырга тиеш, диде.
"Американың яңа идарәсе үзгәрү, сөйләшүләр башлау теләген белдерде. Бу үзгәрешләр тактик кына түгел, чын, нигездән үзгәреш булырга тиеш. Иран халкы үзгәрешне хуплый. Иран халкы сөйләшүгә әзер. Тик бу сөйләшү гадел һәм үзара ихтирам шартларында булырга тиеш."
Обама башларга җыена
Бер көн элек американ президенты Барак Обама Иран белән якын айларда турыдан-туры сөйләшүләр башлау ихтималын белдерде.
АКШ белән Ислам республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 1979 елдан бирле өзелгән хәлдә.
Тәһранның атом програмы тирәсендәге киеренкелек, Хәмас белән Хизбалланы яклавына карамастан, Вашингтон яңа юллар табарга тырышачак, диде Обама.
Әхмәдинеҗад бүгенге чыгышында, Иранны башка илләр белән дустанә мөнәсәбәттә булырга теләгән куәтле ил дип атады:
"Гәрчә Иран куәтле дәүләт булса да, Аллаһының рәхмәте белән, ул башка илләр, бигрәк тә, төбәктәге илләр белән дустанә һәм тугандаш мөнәсәбәттә."
Иранның мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бүгенге урам җыенында катнашкан дистәләгән мең кеше "Атом энергиясе безнең хокукыбыз", "Америкага үлем", "Израилгә үлем" дигән шигарләр кычкырган. Иранның рәсми ИРНА агентлыгы бу җыенны "Иранның атом програмы мәсьәләсендә референдумы" дип атады.
Һәркем канәгать түгел
Иран рәсмиләре мондый еллык тантаналарны халыкның илдәге яшәү рәвешен хуплавы итеп күрсәтергә тырыша. Чынбарлыкта иранлыларның зур өлеше Ислам инкыйлабы китергән нәтиҗәләр белән канәгать түгел, иреклек, гаделлек җитмәүгә зарлана.
Бер иранлы егет радиобызның фарсы бүлегенә шалтыратып, болай диде:
"Инкыйлаб халыкка газаптан тыш берни китермәде. Иранга килегез дә, халыкның нинди хәлдә яшәгәнен күрегез. Бер көнне Газзә көне, икенче көнгә Хәмас, аннары инкыйлаб көне, "Америкага үлем" көне, "Израилгә үлем" көне – аларның бар белгәне шул. Бичара иранлылар көне кайчан булыр?"
Ислам инкыйлабына 30 ел
10 февраль Ислам инкыйлабның җиңү көне санала. Ислам республикасына нигез салган аятолла Руһолла Хөмейни 30 ел элек шушы көннәрдә сөргеннән кайта. Йөзләгән мең кеше Азатлык мәйданына чыга. Американ илчелегендә тоткылар алына.
Инкыйлабның 30 елллыгына багышланган чаралар Ирандә инде дистә көн бара. Тантананың бер өлеше буларак, 2 февральдә галәмгә Өмет исемле иярчен җибәрелде.
Көнбатыш бу уңайдан янә борчылу белдерде. Вашингтон һәм Көнбатышның башка илләре Тәһранның атом програмы корал җитештерү өчен булырга мөмкин дип шикләнә.
Тәһран бу програмын тыныч максатлар өчен дип белдерә һәм аннан баш тартырга җыенмый.
Үзенең бүгенге чыгышында Әхмәдинеҗад Көнбатыш Иранны чикләүләр белән дә, һөҗүмнәр белән дә куркыта алмый, диде.