Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы Фәлестин дәүләте төзергә чакыра


Бенедикт XVI Якын Көнчыгышта Изге Җир сәфәрен дәвам итеп Израилгә килде. Сәфәрнең бу өлеше сәяси яктан иң катлаулы өлеш булыр дип көтелә.

Израилдә һәм Фәлестин җирләрендә Рим папасы 5 көн булачак.

Бенедикт Израилгә күрше Үрдүннән килде. Үрдүндә мөселманнар белән католиклар арасында җылырак мөнәсәбәтләр булдырырга чакырган Рим папасы Израилдә яһүдләр белән Ватикан арасын да җылыту кирәклеге турында сөйләде.

Тел-Авив һава аланында Рим папасын президент Шимон Перес каршылады


Тел-Авив һава аланында аны каршылау чыгышында Израил президенты Шимон Перес: "Сезнең монда килүегез диннәр арасында аңлашуга хезмәт итә һәм якынга да, еракка да тынычлык тарата", - диде.

Әмма җылы сүзләр белән каршыланса да, аның бу сәфәре шактый кыен булыр кебек.

Яһүдләр Ватиканга шик белән карый

Һолокост күләмен кире каккан, чиркәүдән читләштерелгән дин әһеленең берничә ай элек кенә Бенедикт карары белән кире үз вазифасына кайтарылуын яһүдләр әле дә кичерә алмый.

Ул дин әһеле чиркәүдән башка сәбәп белән читләштерелгән иде. Әмма Бенедикт үз киңәшчеләре белән фикерләшеп тормый гына, һәм күрәсең аның Һолокост турындагы сүзләрен белми торып аны кире вазифасына кайтарды.

Бу гамәл яһүдләрнең Рим католик чиркәве наци Германиясенең Европада яһүдләрне бетерү планын тыныч кына кабул иткән дип исәпләвенә бәйле, төзәлеп бетмәгән яраны тагын ачып җибәрде.

Яһүдләр ул вакыттагы Рим папасы Пий XII үзенең Германия белән тыгыз элемтәләрен Һолокост корбаннарын коткару өчен кулланмаган диләр.

Ватикан исә моны кире кагып, Пий яшерен рәвештә булдыра алган кадәр тырышкан ди.

Бенедикт динне сәяси максатта куллануга каршы...

Шулай да Бенедикт әлеге сәфәре барышында сәяси идеология динне кулланырга һәм төрле дин тарафдарларының алфикерләре белән манипуляция кылырга мөмкин диде.

Амманда чыгыш ясап Бенедикт ислам сугышчыларына да, христианнар белән яһүдләр арасындагы күптәнге киеренкелекләргә да карарга мөмкин сүзләр әйтте.

"Әлбәттә, төрле дин тарафдарлары арасындагы киеренкелекләр каршылыгын һәм бүленешләрне инкярь итеп булмый. Шул ук вакытта еш кына динне идеологик манипуляцияләр, кайчак сәяси максатлар өчен куллану җәмгыятьтә киеренкелекнең һәм бүленешләрнең я кайчак хәтта көч куллануларның төп сәбәбе түгелме?" – диде Бенедикт.

...2 дәүләт чишелешен яклый

Бенедикт үзенең сәяси түгел, ә рухый сәфәрдә булуын әйтте. Шул ук вакытта ул дүшәмбе Израилгә килгәч сәяси белдерү дә ясады.

Рим папасы Бенедикт XVI Израил-Фәлестин низагын Фәлестин дәүләте төзү аша чишәргә чакырды.

"Мин барлык җаваплы кешеләрдән мәгълүм кыенлыкларга гадел чишелеш табу, 2 халык та үз ватаннарында, имин һәм халыкара танылган чикләр кысаларында яши алсын өчен мөмкин булган һәрбер юлны тикшерүне үтенәм", - диде Бенедикт.

Израилдәге яңа хакимият исә 2 дәүләт чишелешенә каршы чыга.

Вашингтонның һәм башка тарафларның басымына карамастан, Израил хөкүмәте фәлестиннәргә бәйсез дәүләт төзү мөмкинлеге вәгъдә итүдән баш тартты.

Чәршәмбе Рим папасы Фәлестин җиренә барып фәлестин президенты Мәхмүт Габбас белән очраша һәм Гайсә пәйгамбәр туган урын саналган Бәетләхем шәһәрендә фәлестин качаклар алдында чыгыш ясый.

XS
SM
MD
LG