Якын Көнчыгышта абруйлы җитәкчеләрнең берсе саналган Үрдүн патшасы Абдулла бу фикерләрен Британиянең Times гәзитенә биргән әңгәмәсендә әйткән. Шунда ук ул Кушма Штатларның зур күләмле солых планы әзерләве турында хәбәр иткән.
Соңгы вакытта Якын Көнчыгышта солых урнаштыру юнәлешендә җитди әүземлек күзәтелә. Шушы атнада бу мәсьәлә БМО Иминлек Шурасында тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә тикшерелә.
Киләсе атнада Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Вашингтонга килә. Анда шулай ук Фәләстин һәм Мысыр җитәкчеләре дә чакырылган.
Июнь башында Барак Обама Мысырга сәфәре вакытында Кушма Штатларның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләре турында програм чыгыш ясарга тиеш.
Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсен бу көннәрдә изге җирләргә сәфәр кылучы Рим папасы Бенедикт XVI да күтәрде.
3 ел элек бер чыгышында ул исламны көч куллану белән янәшә куйган өчен кискен тәнкыйтькә тартылган иде. Үрдүн башкаласы Амманга сәфәре вакытында папа җәмигъ мәчетен зиярәт итте, исламга тирән ихтирамын белдерде.
"Үрдүн сәфәре миңа ислам дөньясына тирән ихтирамымны белдерергә һәм ислам кыйммәтләрен дөньяга таныткан өчен патша галиҗанәпләренә соклану белдерергә мөмкинлек бирде", - диде папа.
Үрдүн патшасы әңгәмәсенә кайтып, Times гәзитенә биргән әңгәмәсендә Абдулла "хәзер бар күзләр Вашингтонга төбәлгән" дигән. "Әгәр Вашингтоннан анык сигналлар булмаса, гарәп дөньясында президент Обамага булган өметләр парга әйләнәчәк, бу өметләрне акламаган чираттагы администрация дигән тәэсир калачак", дигән ул.
Абдулла сүзләренчә, солых сөйләшүләре кичектерелгән очракта, алдагы ел-елъярым эчендә гарәп-мөселманнар һәм Израил арасында яңа сугыш кабынырга мөмкин.
Абдулла сүзләренчә, Кушма Штатлар тарафыннан әзерләнгән зур күләмле солых планында Израилнең Фәләстин генә түгел, ә Сүрия һәм Ливан белән дә каршылыкларын хәл үтү тәкъдимнәре кертелгән.
Бу планга Ислам конференциясе оешмасына кергән бар 57 илне дә җәлеп итү күздә тотыла. Шуңа күрә әлеге план "57 дәүләт карары" дип аталачак.
Мәгълүм булганча, Израил премьер-министры Нетаньяһу Израил белән янәшә мөстәкыйль Фәләстин дәүләтен төзү тәкъдимен хупламый.
Үрдүн патшасы Абдулла сүзләренчә, Израилдә хакимияткә уңчы хөкүмәт килгәнгә генә бу нияттән чигенергә ярамый.
"Хәзер дипломатия юнәлешендә эш алып барырга кирәк, алдагы берничә айда тиешле карарлар әзерләү өчен кешеләрне өстәл артына утырытырга кирәк", ди Абдулла.
Изге җиргә сәфәре вакытында Рим папасы Бенедикт XVI да Фәләстин дәүләтен төзү тәкъдименә хуплау белдерде.