Патриарх үзе бу сәфәрен сәяси түгел, дини сәфәр дип белдерсә дә, кайберәүләр нәкъ менә киресенчә уйлый:
«Бу сәфәр дини түгел, ул тулысынча Кремлнең империя сәясәте кысаларында үтә, – ди Олег Шевченко исемле протест белдерүче. – Беркем дә партиарх Кирил кебек тупас кыланмый. Ул килде дә монда барысы да безнеке, безнең өчен сәяси чикләр юк диде.»
Партиарх Кирил үзенең максатын православларны берләштерү дип тәкърарласа да, аның соңгы белдерүләре, киресенчә, Украинаны Русиягә каршы куйды.
Сишәмбе украин телевидениесенә биргән әңгәмәсендә ул руслар һәм украиннар заманында бер халык булган дип, Украинаны Европа Берлеге йә НАТОга кушылу хисабына Русиядән читләшмәскә чакырды.
Бу сүзләрне күпләр Украинаны янә Мәскәү канаты астына тартып кертү нияте дип бәяләде.
«Мәскәү патриархаты ул рус халкының чиркәве, безнең үз дәүләтебез бар. Украиннар руслар түгел, һәм Украина Русия түгел», - диде Киев партиархаты вәкиле Евстрат Зоря.
Шул ук әңгәмәсендә Кирил нацизм белән сталинизм арасында тигезлек билгесе куймаска чакырды.
Кирилның сәфәр юлы да күпләрдә гаҗәлпләнү уятты. Өч көн Киевта булганнан соң ул Украинаның урыс телле көнчыгыш тәбәкләренә юл тотты һәм җомга көн Кырымга килде.
Шулай да, украиннарда иң зур кәнәгатьсезлек тудырганы – Кирилның Украина православ чиркәвенең мөстәкыйльлеген танымавы булгандыр.
1990 елларда Советлар Берлеге җимерелгәннән соң Украина чиркәве Мәскәү патриархатыннан аерылып чыкты. Украиннар үзләренең мөстәкыйль чиркәүләрен бәйсезлекнең аерылгысыз өлеше итеп күрә.
Украина президенты Виктор Ющенко Мәскәүне инде күптән Украина православ чиркәвен мөстәкыйль итеп танырга чакыра. Бу үтенечен ул патриарх белән очрашуында кабат күтәрде һәм… Кирилдан кырыс җавап алды:
«Украина чиркәве инде болай да бар, президент әфәнде. Ул булмаса, Украина да булмас иде, - диде Кирил. – Монда бернинди империалзм да, буйсындыру да юк. Бары тик православ кануны бар – партиарх ул һәркем өчен ата, кесәсендә нинди паспорт булуга, нинди илдә яшәүгә карамастан.»
Патриарх Кирил Киев каласын рус православ чиркәвенең көньяк башкаласы дип билгеләде һәм Украинаның тайпылган чиркәүләрен рус православ чиркәве тәнендәге «яралар» дип атады.

бәйле язмалар
- Акчага табынуны тәнкыйтьләгән патриархның кул сәгате 30 мең евролык
- Рус православ чиркәве патриархы Украинада