Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләргә рухи тәрбия дә килә


Андрей Фурсенко
Андрей Фурсенко

Русия мәктәпләрендә яңа фән гамәлгә кертелә. “Рухи-әхлакый тәрбия” исемле дәресләр мәктәп программасында тулысынча өч елдан укытыла башлаячак.

Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белдерде. Аның сүзләренчә, яңа фән әлегә илнең кайбер төбәкләрендә сынау рәвешендә укытылачак. “Ә өч елдан бу фән белем бирү калыбының төп нигезенә дә кертеләчәк”, - дигән фикерен әйтте министр.

А. Фурсенко сүзләренчә, яңа фән кысаларында укыту өч юнәлештә алып барылачак. Дини мәдәният нигезләре, кайсы да булса кадимге дин нигезләре, йә булмаса дөньяви әхлак нигезләре дигән юнәлешләр булачак ул. Укучылар исә шулардан үзләре теләгәнне сайлый ала.

Быелгы уку елыннан “Рухи-әхлакый тәрбия” сабагын, сынау сыйфатында, мәктәпләрнең дүртенче сыйныфларында икенче чиректә һәм бишенче сыйныфның беренче чирегендә кертү каралган, дип раслады А. Фурсенко. “Беркемне дә көчләү булмаячак. Әгәр дә илнең кайсыдыр төбәгендә әлеге фәнне кертүне кичектерергә телиләр икән – каршылык юк”, - диде ул.

Министр әфәнде шулай ук яңа фәннең мәктәп программасындагы “төбәк компоненты”на кертеләчәген әйтте. “Беркайда да бу фән мәгариф программасының төп өлеше исәбенә кертелмәяәчк”, - дип ышандырды А. Фурсенко.

Мәгариф министрлыгы башы шул ук вакытта әлеге фәнне укытуның программасын төпле әзерләү кирәклеген дә әйтте. “Яңа фән кызыклы һәм дөньяви булырга тиеш, - ди ассызыклады ул. - Әлегә, “Рухи-әхлакый тәрбия” фәнен укыту өчен, мөгаллимнәрне әзерләү һәм дәреслекләр нәшер итү беренчел бурыч булып тора”.

А. Фурсенко сүзләренчә, мөгаллимнәргә кытлык булмый, чөнки бүгенге көндә укытучылар үзләре дә өстәмә эш табырга омтылып тора. Хәзер инде бар эш, яңа фәнне мәктәпләргә кертә башлау өчен, әлеге икьтисад төшенкелеге шартларында федераль казнадан акча табу мәсьәләсенә барып төртелә.
XS
SM
MD
LG