Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы Русиядә террорчы оешма дип танылды 


"Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумының Вильнюстагы утырышы, 2024 елның гыйнвары
"Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумының Вильнюстагы утырышы, 2024 елның гыйнвары

Моннан тыш, Русия Баш прокуратурасы әлеге оешмага милләткә һәм төбәккә карап оештырылган 172 төркем карый дип саный

Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын террорчы оешма дип таныды. Бу хакта Русия Баш прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, Русия Баш прокуратурасы әлеге оешмага милләткә һәм төбәкләргә карап оештырылган 172 төркем карый дип саный. Алар арасында "Балтыйк республикасы фиркасе", "Ингрия" хәрәкәте, "Төньяк Кавказ халыклары конгрессы", "Ирекле Якутия" фонды, "Ерак Көнчыгыш конфедерациясе" күрсәтелә. Татар яки башкортларга бәйле аерым төркемнәр матбугат хезмәте хәбәрендә юк, башка оешмалар соңрак Террорчы оешмалар реестрында чыгачак.

"Русияне дустанә булмаган илләргә буйсынган аерым дәүләтләргә бүлү — чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепарастик хәрәкәтләр лидерларының үз алларына куйган максатлары шул", диелгән хәбәрдә.

2023 елда форум Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылган иде.

"Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы Польшада теркәлгән.

Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максты - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".

Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Русия оппозиционеры Илья Пономарев, Америка аналитигы Януш Бугайски һәм башкалар бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG