Бу атнада Канада башкаласы Оттавада "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узды. Ул ике көн дәвам итте һәм биредә Азат милләтләр Лигасы вәкилләре дә, деколонизация темасы белгечләре дә катнашты. Бу чарада Башкортстанның бәйсезлеге өчен көрәшкән башкорт активистлары да бар иде. Берсе — Айгөл Лайон, икенчесе — Руслан Сөләймәнов. Активистлар Канада парламентында чыгышлар ясады, Канада депутатлары, сәясәтчеләре, җәмәгать эшлекләре белән очрашты. Үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип игълан итүче активистлар бу юлы катнашмады. Ниләр турында сөйләнде бу форумда? Башкортларның нинди мәсьәләләре күтәрелде? Бу хакта анда катнашып, Канада парламентында башкорт телен яңгыраткан активист Айгөл Лайоннан сораштык.
— Ни өчен Пост-Русия форумы Канадада узды? Бу кемнең инициативасы иде?
— Форумның оештыручылары аны төрле җирдә уздрырырга тырыша. Бу дөрес алым, чөнки үз бәйсезлекләре өчен көрәшүчеләргә төрле илләрдә фикерләрен җиткерү мөһим. Шуңа бер Литвада, бер Эстониядә, менә Канадада дигәндәй. Киләсе форум Венада узачак. Әлбәттә, бу форум әгъзаларының үҗәтлеге, тырышлыгыннан да тора. Берсе дә, әйдәгез, безгә килегез, оештырыгыз дип тормый. Әмма безнең тәкъдимне әлегә берсе дә кире какмады. Бу юлы Канаданың парламент депутатлары безне каршы алды, алар белән ачыктан-ачык аралаштык.
Катнашучылар төрле иде. Яңа кешеләр дә, деколонизация темасы белән электән үк эшлүчеләр дә бар иде, мәсәлән, Польшадан, Европарламент депутаты Анна Фотыга булды. Көрәштәшләрем Януш Бугайский, Юрай Месик белән очраштым. Чиркәс, чечен активистлары белән күрештек. Форумда көтелмәгәндә хәтта ике башкорт булды. Руслан Сөләймәнов белән мин. Руслан — Канада ватандашы, Башкортстанның бәйсезлеге өчен ачыктан-ачык көрәшүче. Канада парламентарийларының аңа игътибары зур булды. Демократик илдә сайлаучыларның фикеренә колак салалар, алар белән эш итәләр. Шуңа аның авызыннан чыккан сүзләр игътибарга алынды.
Руслан дигәннән, ул чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитетының актив әгъзасы иде, әмма оешмадан китте. Бу өлешчә безнең үзара килешә алмауга да бәйле булгандыр дип саныйм. Ул минем кискен интервьюлар бирүне, ЛГБТ тарафдары булуымны кабул итмәде. Әмма менә Оттавада күзгә-күз очраштык, аңлаштык. Без күптән таныш булганбыз, очрашкач, элгәре еллар искә төште, бер үк елларда, бер үк биналарда йөргәнбез.
Руслан — төпле, акыллы шәхес. Аның комитетка кире кайтуын телим. Ничек кенә булмасын, бергә эшләвебезне дәвам иттерәбез.
— Ә башкортларга кагылышлы сөйләшүләр төгәлрәк нинди булды? Сез нинди теманы күтәрдегез, Руслан ни хакында сөйләде?
— Форумда дүрт панелдә сөйләшүләр оештырылды. Мин дә, Руслан да аерым чыгыш әзерләмәдек, әмма ни турында сөйләячәгемне үземә билгеләп куйган идем. Модератор сораулар бирде, без аларга җавап бирдек, аңлаттык. Канадада Татарстан белән Башкортстанның бәйсезлеге турында сорау булды. Алар элеккеге кебек, мәсәлән, Идел-Урал штаты кебек берләшәчәксезме дип кызыксындылар. Мин башкортча сөйләдем, андый катлаулы темаларга әле инглизчә иркенләп сөйләшә алмыйм, моннан тыш минем өчен башкаларга башкорт теленең ничек яңгыравын ишеттерәсем килде. Өченчедән, Канада парламентында туган телемне яңгырату теләге дә булды. Сүз уңаеннан, бик яхшы кабул иттеләр башкортча сөйләвемне. Кешеләр озын-озак нотык тыңлаудан арый. Ә болай җанлы килеп чыкты.
Иң мөһиме аның Мәскәүдән башка хәл ителүе
Минем бу сорауга җавап мондый булды. Татарстан да, Башкортстан да башта аерым дәүләтләр буларак оешырга тиеш. Русиядән аерым үз тормышларын корырга хаклы. Алар икесе дә хокукый, икътисади яктан бәйсезлеккә ирешеп яшәргә тиеш. Аннары инде берләшәбезме, юкмы, ничек яшәрбез — уртак фикергә килербез, бу мәсьәлә хәл ителер. Иң мөһиме, моның Мәскәүдән башка хәл ителүе, бу халыкларның үз карары булырга тиеш. Мин, мәсәлән, тормышның Европа берлеге кебек корылуын күрәм. Анда да һәр дәүләт үзенчә яши бирә, әмма уртак багланышлары бар, уртак парламенты, уртак валютасы бар. Без дә шул рәвешле яши алабыз.
— Канада сәясәтчеләре Русиядәге асаба халыклар турында никадәр белә? Аларга бу теманы күтәрү ни өчен кирәк?
— Дөньяда бик азлар бу темадан хәбәрдар. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Канада кешеләре Русия хакында кызыксынмый, ә инде андагы асаба халыклар ничек яши, нинди проблемнардан иза чигә, тел укытыламы-юкмы, дин, кеше хокуклары белән хәлләр ничек — бу аларга караңгы. Русиядә яшәүче урыслар яки Мәскәү, Петербур кешеләре да аны белми икән, чит ил кешеләреннән ни көтәсе? Канаданың үз проблемнары, аларның да асаба халыклар мәсьәләсе бар. Анда да тарихта төрлесе булган. Сәясәтчеләрнең бер өлеше моны исәптә тотып эш итә.
— Канада Русиянең сәясәтенә тыкшынмый кебек. Активистлар АКШка да чынында Русиянең бербөтенлеге кирәк дип әйтеп килә, сезгә, бәйсезлек өчен көрәшүчеләргә җитди карамый дип санаучылар шактый. Ә Канаданың мөнәсәбәте нинди? Сез шәхсән нәрсә сиздегез, ни уйлыйсыз?
— Канада гына түгел, күбесе безне курчак театры итеп кабул итә. "Йә, тагын ни сөйлисез?" дигәнрәк караш бар. Әмма, минемчә, бу вакытлы күренеш. Йөргән таш шомара диләр бит, бүген без аз булып күренәбездер, азчыклык итеп кабул ителәбез, әмма ни дисәң дә, чит илләр рәсмиләре, сәясәтчеләре очраша, тыңлый безне. Никадәр колак сала — икенче мәсьәлә. Безнең, активистларның эше, максаты бер — мөмкин кадәр Русия асаба халыкларының бәйсез, үзаллы яшәргә хокукы барлыгын аңлату, без Русиядән башка да тормышыбызны кора алабыз. Колониаль сәясәтнең никадәр куркыныч нәтиҗәләргә китерә алганын сөйләү.
Канадада ике колонизаторның теле — инглиз һәм француз исән, ә башка телләр юк
Мин Оттавада милли музейда булдым, менә анда асаба халыкларның нинди дәрәҗәгә төшүе ярылып ята. Мин кая барсам да, индеецларның музеена керәм, җирле халыкларның тарихы белән танышырга тырышам. Бу юлы да музейга сәяхәт авыр тәэсирләр калдырды. Әйе, экспонатлар яхшы сакланган, әмма бу халыклар кайда? Аларның телләрендә радио, телевидение эшлиме? Туган телләрендә белем бирүче мәктәпләр калганмы, милли мәгариф системы ни хәл? Кызганычка, Канадада ике колонизаторның теле — инглиз һәм француз телләре исән, ә җирле халыкларның телләре бетеп бара.
Бу — авырткан сөялләрем. Без дә, башкортлар белән татарлар Русиядә музей экспонатлары булып калырбызмы? Вакыт узу белән кемдер бездән торып калган кул эшләренә карап, менә ничек яшәгәннәр икән дип "аһ" итеп йөрерләрме? Куркыныч хәл. Деколонизация булмаса, милләтләр азатлыкка ирешә алмаса, без дә Канада яки АКШ индеецлары хәленә кала алабыз. Һава аланында кунакларны каршы алыр өчен милли киемнәрдә чыгып басучы, аннары рестораннарда кеше күңелен ачып җырлаучы, фольклор халыклар дәрәҗәсенә төшәрбезме? Кабул итәсе килми мондый киләчәкне, күңел теләми. Шуңа минем катгый фикер — Русия таркалып, милләтләр азатлыкка ирешергә тиеш. Бүген мине курчак театры итеп кабул итсәләр итсеннәр, әмма һәр ишеккә кагачакмын, башкортның азатлыгы өчен көрәшәчәкмен.
— Көнбатышта Украинага карата, сугышка карата кызыксыну кимү баруы сизеләме?
— Юк. Канададагы форумда украиннар күпләп катнашты. Канадада украианнар диаспорасы зур һәм алар көчле. Алар электән үк монда төпләнгән, күбесе бу илнең ватандашы. Алар — потенциал сайлаучылар, аларның сүзләре нык яңгырый, димәк, сәясәтчеләр аларга колак салып эш итә. Канадада бу кешеләр Украина темасын күз уңыннан төшерттермәячәк. Гомумән, моңа кадәр кайсы дәүләт Украина белән кызыксынды, аны кайгыртты, ярдәм итүен дәвам итә.
— Ничек уйлыйсыз, Айгөл, сугыш тәмамланса яки туктатып торуга ирешелсә, сезнең колониализмга каршы көрәшү темасы да юкка чыгармы?
— Бар андый фикер. Сугыш туктаган сурәттә фикер йөртсәк, деколонизация темасы артык күтәрелмәс. Әмма Путин чигенергә теләми, туктап торса да, бу вакытлыча күренеш булачак, иманым камил, Русия көчен туплап, тагын китереп бәрәчәк. Украинадан соң Русия Балтыйк илләренә дә, Молдовага да, Казакъстанга яу белән чыгарга мөмкин. Русиянең тыныч кына яшәвенә ышанмыйм. Бәлки, бу сугышта тәнәфес алыныр.
— Айгөл, Азат милләтләр Лигасы мәйданында сезнең Украинага әсир төшкән хәрбиләр белән интервьюлар чыкты. Алар — Башкортстан кешеләре. Алар белән башкортча да, татарча да сөйләштегез. Бу нинди проект? Сез ни өчен анда катнашасыз? Бу дәвам итәчәкме?
— Бу Азат милләтләр лигасы проекты. Лигага кергәнче үк үземдә мондый идея бар иде. Дмитрий Карпенко, Владимир Золкинның (Русия әсиләре белән интервьюлар ясаучылар - ред.) сөйләшүләрен күп карадым. Шушы башкортлар, татарлар белән сөйләшәсем килде, җаннарында ни икән соң боларның дип чокынасы килде. Бу кадәр ахмак түгелләрдер бит алар дигән фикер бимазалый иде. Минем журналист буларак кызыксынуым җиңде, барырга кирәк, сөйләшергә, белешергә кирәк дигән теләк өстен иде. Украинага барырга Лига ярдәм итте.
Урыс дөньясы идеясе белән акылдан язганнар күп
Барып күргәч, үзем сөйләшкәч, Карпенко белән Золкин ничек бар, шулай күрсәткеннәрен аңладым. Әйе, кешеләр, урыслар, шул исәптән татар-башкортлар да сугыш, яу белән килә Украинага. Урыс дөньясы идеясе белән акылдан язганнар күп. Бик үкенечле моны кабул итү. Мондый интервьюларны мин генә түгел, башка активистлар да алды, үз телләрендә сөйләште.
— Алар белән сөйләшүдән соң нинди тәэсирләр калды? Нинди нәтиҗәләр чыгардыгыз?
— Авыр хис кичердем. Бик озак аңыма килә алмадым. Украина ягыннан кемнәрнең һәлак булганнарын күрәм бит, кемне алма - милләт агалары, шагыйрь, язучылар, журналистлар, табиблар, рәссамнар, муызкантлар… Күпләр әрәм булып юк ителде. Үземнең авылым, районымны карыйм, кемнәр үлгән икән, кемнәрне кайтарып җирләгәннәр икән дип. Башта эчә торган, тормышта үзен таба алмаган кешеләрне кырып себереп сугышка җибәргәннәр, аннары армиядә булган ир-егетләрне контракт төзеп калдыртканнар, алары — япь-яшь балалар. Тормыш күреп өлгермәгән бала-чага.
Кешеләрнең күпчелеге әсирлеккә эләгеп үзләрен каһарман итеп хис итә. Менә мин аралашкан Дөртөйледән Шамилның гына адекват фикер йөртүен күрдем, сорауларга җавап эзләргә тырыша, ни өчен болай килеп чыкты соң дип уйлана. Әгәр дә азат ителеп, аны тагын сугышка тыгып, ул һәлак булса, аның өчен өзгәләнәчәкмен. Гаиләсе юк, өйләнергә өлгермәгән, тере акыллы, мин аның тыныч тормышта бәхетле булып яшәвен теләр идем. Калганнарга карата кызгану хисе калмады, күпләр — сарык көтүеннән аерылып калганнар, җинаять кылганнарын аңларга тырышу да юк.
— Мондый интервьюлар белән ниндидер уңай якка үзгәрешләр була аламы? Бу кешеләрнең башкача фикерли башлавына яки сезне караучыларның карашларының үзгәрүенә өмет бармы?
— Бернинди дә самими, кысыр өметләр белән яшәмим. Бу интервьюлар ясала ул, әмма тыңлаучысы, караучысы юк икәнен дә күрәм. Көенәмме моңа? Бар андый хис. Әмма башкача да фикер йөртәм. Менә 70 ел элек АКШ Азатлык Радиосын ачкан, алар аның томалаганнарын белгән, тыңлаучысы булмаячагын чамалаганнардыр дип уйлыйм. Әмма шулай да туктамаганнар бит. Һәм чыннан да ахыр чиктә аның тыңлаучысы табылган бит! Татар-башкортлар арасында да качып-посып Азатлыкны тыңлаган шәхесләр булды, әле күбесе милләт агалары һәм ханымнары булды. Кайсы галимне, җәмәгать эшлеклесен, сәнгать кешесен алма, бала-чакта, яшьлектә Азатлык тыңлый идек дип искә алалар. Димәк, юкка булмаган, кешеләр яшерелгән тарих вакыйгалары турында ишеткән, аерылуга дучар булган милләттәшләре турында белгән, дин турында тапшырулар тыңлаган.
Без дә бушлыка сөйлибез. Әлегә!
Без дә бушлыка сөйлибез. Әлегә! Әмма кемдер тыңлар, ул да үз алдына сораулар бирә башлый ала дип саныйм. YouTube канал ачтым, Телеграмда башкортча язам, аңлатам. Укыйлар, кемдер "Айгөл, синең башкорт кызы булырга хакың юк! Нәфрәт итәбез" дип тә яза, әмма язучылар арасында "Айгөл, туганым, аңлатканың өчен рәхмәт!" диючеләр дә бар. Алар аз, әмма бар. Нәкъ Азатлыкның элеккеге тыңлаучысы кебек.
Минем Башкортстанда яшәүче татарлар белән дә сөйләшәсем килә, аларга без бергә, Башкортстан — безнең уртак җиребез, дәүләт өчен бергә көрәшергә тиешбез дип җиткерергә телим. Аларның читкә китеп бәхет эзләүләре дөрес түгел. Уфа татарлары — безнең мөһим кешеләребез. Бер дәүләттә яшибез.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум