Татарстан һәм Башкортстанда Яңа ел тамашалары гөрли. Азатлык Радиосы кайсы театрларда балалар өчен татарча спектакльләр, тамашалар әзерләнгәнен өйрәнде. Беренче күзәтүләргә караганда, Казан, Чаллыда татар телендә, Уфада өлешчә башкортча тамаша карарга була, ә менә Әлмәт, Түбән Кама, Оренбурдагы татар театрларында бары урысча гына күңел ачарга мөмкин. Башкорт театрларында башкортча тамашалар табу тагын да кыенрак булып чыкты.
Татар театрлары урысча тамаша кую шаукымы
Cоңгы елларда татар театрларының "урыслаша" баруына игътибар итәләр. 2019 ел башында Әлмәт дәүләт татар драма театры балалар өчен Яңа ел тамашаларын урыс телендә генә уйнады. Театр җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева шундый ультиматум куелды дип аңлаткан иде.
Аңа кадәр – 2018 елда Уфаның "Нур" татар театры Казанда балалар спектаклен урыс телендә генә күрсәтте.
Шуннан соң "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат та язды. Нәтиҗәдә театрда өч татар тамашасы куйдылар.
2021 елда "Әкият" курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйниев татар театрларының урысча спектакль куюын тәнкыйтьләде. Ул шулай ук Казанда урыс телле театрларның артуы күзәтелә дигән иде.
Быел Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына йөрүчеләр арасында урыс тамашачысының күбәйде, дип белдерде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Казанның иң татар телле тамашасы
Камал театры балалар өчен "Яңа елны кем коткарыр?" дип аталган театральләштерелгән яңа ел квесты әзерләгән. Ул, былтыргы кебек, театрның төп бинасында түгел, аның каршындагы "Шәрык клубы" бинасында уза. Тамаша 21 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бара. Анда 6-13 яшьлек балалар катнаша ала. Квестка эләгер өчен алдан язылу кирәк. Бер балага билет бәясе — 1 200 сум. Узган ел андый квестта катнашу 500 сум гына торган. Шуңа да карамастан, билетлар инде сатып бетерелгән диярлек.
Квестта Явыз Рух Кыш бабайны тоткынлыкка алып, бүләкләрне урлый. Бүре белән Куян балалар белән Кыш бабайны коткарырга керешә. Тамашада "мәгълүмати-коммуникация технологияләр" кулланылганы әйтелә, балалар төрле сорауларга җавап бирә, мәсәлләр чишә.
Былтыр Камал театрында яңа ел квесты ике телдә — татарча һәм урысча барды. Быел да шул тәртипне саклаганнармы? Камал театрының социаль челтәрендә тамашадан куелган видеоязмада чараның татар телендә генә узуын күрергә була.
Моннан тыш, Камал театрының кече залында 2015 елдан куелучы Илгиз Зәйниевнең "Кәҗә, сарык һ.б." спектаклен күрсәтәләр. Ул барлыгы алты тапкыр куелачак. Бәясе — 400-450 сум.
Тинчурин театры үзенең нәни дусларына "Тылсымлы арена" дип аталган өр-яңа әкият тәкъдим итте. 600 сум торган тамаша татар телендә оештырыла, аны урыс теленә синхрон тәрҗемә белән дә карап була, дип әйтелгән. Балалар иң элек Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән итә, соңыннан спектакль карый.
Әкият яңа елга кадәр дүрт тапкыр күрсәтелгән. Яңа елдан соң балалар өчен тамашалар тәкъдим ителми.
Кариев яшь тамашачылар театры "Кар иле патшабикәсе" спектакле тәкъдим итте. Ул 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен исәпләнгән. Билет бәясе — 500-700 сум. Театр спектакльне көн дә икешәр тапкыр күрсәтә. Билетлар сатып бетерелгән диярлек.
Әкият театрында урысча тамашалар 16 тапкырга күбрәк
Әкият курчак театры "Кракатук чикләвеге һәм Яңа ел бәйрәме" дигән спектакль әзерләгән. Кечкенә тамашачыларга Петр Чайковскийның музыкасы һәм Эрнст Теодор Амадей Гофманның әкияте дөньясында гаҗәеп мавыктыргыч маҗаралар көтә, дип хәбәр ителә.
Бу спектакль ике телдә дә тәкъдим ителә: 16 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр (бары 1 гыйнварда һәм дрон һөҗүме сәбәпле 21 һәм 22 декабрьдә генә күрсәтелмәде). Ләкин бер зур аерма бар. Урыс телендәге әлеге тамаша 95 тапкыр күрсәтелсә, татарчасы — бары алты тапкыр гына тәкъдим ителә: 30 декабрьдә һәм 4 гыйнварда. Урысча тамаша татарчадан 16 тапкырга күбрәк дигән сүз.
Моннан тыш, 21 декабрьдә Казанга дроннар һөҗүме сәбәпле өч спектакль күрсәтелмәде, аны 9 гыйнварга күчерелде дип хәбәр ителде.
Татарча курчак театры спектаклен карар өчен 650-1000 сум түләргә кирәк. Алты тамашада да барлык билетлар да сатып бетерелгән диярлек. Бары бер буш урын гына калган.
Чаллыда да татарча
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры балалар өчен былтыргы спектакльләрне күрсәтә. Балаларга "Авыл эте Акбай" һәм "Әбүгалисина" тамашалары тәкъдим ителә. Бәясе — 400 сумнан 600 сумга кадәр.
Бу спектакльләр декабрь һәм гыйнварда икешәр тапкыр гына күрсәтелә. Бу башка театрлардан аермалы — бик аз.
Әлмәт һәм Түбән Кама урысча күңел ачтыра
Әлмәт татар дәүләт драма театры бу көннәрдә урысча тамаша гына күрсәтә. 20 декабрьдән башлап Вячеслав Поляков куйган "Сокровище дракона" спектаклен тәкъдим итте. Билет бәясе 400 сум. Спектакль урыс телендә һәм чагыштырмача арзан булуына карамастан, билетларны алдан сатып алып бетермәгәннәр. Мәсәлән, 26 декабрь кичендә 28 декабрьдә күрсәтеләчәк тамашага билетларның яртысы диярлек сатылмаган иде.
Әлмәт театры тагын бер урыс спектакле — Эдуард Шахов тарафыннан куелган "Играем маленького Мука" тәкъдим итә. 4 гыйнварда күрсәтеләчәк тамашага билетлар тагын да начаррак сатылганын күрергә була: 26 декабрь кичендә урыннарның якынча чиреге генә сатылган иде. Гәрчә билет бәясе 200 сум гына тора.
Былтыр соңы елларда Әлмәт театрында яңа ел тамашалары бары тик урысча гына узуы турында Азатлык Радиосына сөйләгәннәр иде.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры былтыргы кебек балалар өчен бары урысча тамаша гына әзерләгән. "Как-то раз под Новый год" спектакле биш тапкыр күрсәтелә. Билетлар турында сайтта мәгълүмат юк.
Шул ук вакытта театр "Кышкы манзара" проектын тормышка ашыра. Түбән Кама шәһәренең "Гаилә" паркында артистлар һәм тамашачылар "кышкы" шигырьләр укыячак. "Күпмилләтле шәһәр халкы һәм кунаклары үз туган телләрендә дә шигырьләр укый ала", диелә. Ул 12 гыйнварда узачак.
Уфада — урысча
Уфаның "Нур" татар дәүләт театры 13 көн дәвамында Азат Җиһаншин куйган "Акылга утыртты" спектаклен күрсәтә. Билет бәясе — 250-350 сум. Якындагы көннәргә билетлар инде сатылып беткән, ә гыйнвар башына бар әле. Бу тамаша урыс телендәме, татарчамы — сайтта һәм афишаларда ачык язылмаган. Шулай да социаль челтәрләрдә тамашаның урысча куелуын күрергә була.
Соңгы елларда "Нур" театры Яңа ел тамашаларын урысча үткәрүгә күчте. Театрның әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова татар телендәге спектакльгә тамашачы җыеп булмый дип аңлаткан иде.
Оренбурда да — урысча
Оренбурда исә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театры 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бары урысча "Как то раз под Новый год" спектакле күрсәтә.
Башкортларда ничек?
Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры бәйрәмнәрдә "Вовка в тридевятом царстве" (башкортчасы — "Әкият илендә маҗаралар") әкият тамашасы күрсәтә. Аның 30дан артыгы — урыс телендә, бары бишесе генә — башкортча уйнала. Урыс телендәге тамашага билетлар инде сатылып беткән диярлек. 27 декабрь киченә булган саннарга күрә, 29 декабрьдә узачак башкорт телендәге спектакльгә әле ярты зал буш. Билет бәясе — 350 сум.
Сибай башкорт театрында бары урысча гына күңел ачалар. Балалар һәм аларның әти-әниләренә "Переполох в мире елочных игрушек" һәм "Буль-буль-бульный Новый год, или Волшебный посох Деда Мороза" спектакльләре тәкъдим ителә. Спектакльләр урыс телендә һәм башкорт теленә тәрҗемә ителми дип кисәтелгән сайтта.
Салават башкорт драма театры да яңа ел тамашаларында тулысынча урысча гына спектакльләр күрсәтә.
Башкорт курчак театры исә декабрь һәм гыйнвар аенда башкорт телендә бары бер спектакль генә күрсәтәчәк. "Кар бабай һәм Кояшкай" тамашасын 28 декабрьдә карап булачак. Аңа ике көн кала билетлар тулысынча сатып бетерелгән иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум