14 март көнне Хабаровски краенда сайлау үтте. Бу көнне Хабаровски халкы төбәк парламентының яңа составын сайлады. Шулай итеп, үткән якшәмбедә мондагы халык гадәттәгечә икегә бүленде - берәүләр сайлау урыннарына юл тотты, икенчеләр исә – кем өендә телевизор каршында, кем табигать кочагында гаиләсе, дуслары белән ял итте.
Нәтиҗәдә, чираттагы сайлауда хабаровскиларның якынча 39%ы гына катнашты. Бу күрсәткеч сәясәт белгечләре алдан фаразлаган саннардан түбәнрәк булса да, моннан 4 ел элек үткән сайлау белән чагыштырганда күпкә артык. Бу югары күрсәткечкә ирешүнең сере бик гади.
Сайлау алдыннан һәр җитәкче үзе эшләгән урынында гомуми җыелыш үткәрде. Җыелышта халыкка сайлауда катнашу кирәклеге турында әйтелде. Һәр кеше сайлау урыннарына килеп, тавышын биргәннән соң, җитәкчесенә чылтыратып бу турыда хисап тотты.
Менә шулай коллективларда ничә хезмәткәрнең сайлау хокугыннан файдалануы турында мәгълүмат җыелды. Шунсы бар, сайлауда катнашу мәҗбүри булса да, кемне яклап тавыш бирүең беркемне дә кызыксындырмады.
Сайлауда «Бердәм Русия», «Гадел Русия», ЛДПР һәм КПРФ фиркаләре катнашты.
Хабаровски краенда Кануннар чыгару думасына барысы 26 депутат сайлана. Ни кызганыч, депутат кәнәфиен дәгъвалаучы намзәтләр арасында милләттәшләребез күренми.
"Бу инде Амур ярларында яшәүче татар-башкорт халкының тормышы киләсе елларда да әллә ни яхшы якка үзгәрмәячәк дигән сүз. Край һәм шәһәр думасында милли эшләрдә ярдәм итәрлек, мондагы татарлар мәнфәгатен кайгыртырлык кеше булса, бер дә комачауламас иде", ди крайда яшәүче татар җәмәгатьчелеге.
Тапшыру әзерләгәндә Хабаровски краенда үткән сайлауның беренче нәтиҗәләре билгеле булды. «Бердәм Русия» фиркасе 48%ка якын, коммунистлар исә 19%ка якын сайлаучылар тавышын җыйган. «Гадел Русия» фиркасе - 15,5% тавыш җыеп өченче урында, сайлаучыларның 12%тан артыграгы тавышын ЛДПРны яклап биргән.
Быелгы сайлау Хабаровскида гадәттәгечә бик тыныч үтте. Бары тик бер аерма - 14 март көнне дума депутатларын сайлау белән беррәттән край мәктәпләрендә референдум да үтте. Укучы балалар өч сорауга җавап бирде – край телевидениесында балалар өчен тапшыру кирәкме, мәктәпкә форма киеп йөрү мәҗбүри булырга тиешме һәм атнага 5 көн уку кертергәме, юкмы? Әлеге референдум крайның 400гә якын мәктәбендә үтте.