Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда чит ил башкортлары корылтае узды


Берлинда беренче тапкыр Европа Берлеге һәм чит илләр башкортларының корылтае узды. 13 илдән җыелган башкортлар 11-12 июньдә Уфада үтәчәк III Бөтендөнья башкорт корылтаена 15 вәкил сайлады.

Берлин корылтаенда барлыгы 13 илдән, шул исәптән АКШ, Италия, Израил, Кытай, Япония, Франция, Британия, Португалия һәм Балтыйк буе илләреннән 90-лап вәкил катнашты.

Башкортстан президентының дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев республиканың соңгы еллардагы социаль-икътисадый үсешенә тукталды һәм президент Мортаза Рәхимов мөрәҗәгатен ишеттерде.

Башкортстан премьер-министр урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев хәзер башкортлар алдындагы төп мәсьәләләрнең берсе тел һәм мәдәният үсеше мәсьәләсе булуына басым ясады.

Аның фикеренчә, хәзерге заман шартларында алга таба хәрәкәт итү өчен беренче чиратта башкортларның мәгарифен һәм фәнен үстерергә, дөнья күләмендә республиканың абруен күтәрергә кирәк. “Европа Берлеге һәм чит илләрдәге башкортлар моңа үз өлешен кертә алачак”, - диде Илишев.

Ул шулай ук киләчәктә республикадан читтә күп кенә чаралар уздырырга ниятләнүен, киләсе елда Берлинда Башкортстан сабантуе үтәчәген әйтте.

Илишев сүзләренчә, июньдә Уфада узачак III башкорт корылтае моңарчы булганнарыннан аерылып торачак һәм анда башкортларны берләштерүгә, белем бирүгә, фәнгә аерым игътибар юнәлтеләчәк.

Европа Берлеге һәм чит илләрдән килгән башкортлар үзләренең проблемаларына тукталдылар. Аерым алганда алар балаларны башкорт теленә өйрәтү өчен җәй көне Башкортстанда лагерлар оештыру кирәклеген әйттеләр һәм киләчәктә яшьләргә укуларын Башкортстанда дәвам итү мөмкинлеге булдыруны сорадылар.

Күпләр Башкортстан турындагы яңалыклардан хәбәрдәр булмавын әйтте, газет-журналлар соң килеп җитә дип зарланды.

Корылтайда барлыгы 15-ләп вәкил чыгыш ясады. Алар милли үзенчәлекне саклап чит илләрдәге тәҗрибәне өйрәнү, башкорт халкын таныту мөһимлегенә тукталды.
XS
SM
MD
LG