Accessibility links

Өремче урамнарына 40 мең иминлек камерасы урнаштырылды


Кытайның төньяк-көнбатышындагы Уйгур автоном төбәгендә (Көнчыгыш Төркестан) былтыр 5 июльдә кабынган этник каршылыкка бер ел тулганда, иминлекне ныгыту максатында шәһәрнең төрле җирләренә югары сыйфатлы камералар урнаштырылды.

Шәһәр хакимияте сүзчесе Ма Шинчун камераларның халык йөргән урам, автобус, мәктәп һәм кибетләргә урнаштырылуын әйтте. Шулай итеп, Кытай хакимияте төбәктә ихтимал каршылык очракларын контроль астына ала.

Шинхуа хәбәр агентлыгы белдерүенчә, төбәккә күптән түгел өстәмә 5 мең полиция хезмәткәре җибәрелгән иде.

Шул ук вакытта Вашингтондагы уйгыр кеше хокуклары проекты вәкилләре, Кытай хакимиятен былтыр булган каршылык чараларына карата бәйсез һәм халыкара тикшерүгә рөхсәт итәргә чакырды.

Рәсми Кытай мәгълүматларына караганда, былтыр булган этник каршылыкта 197 кеше һәлак булган, 1700дән артык кеше зыян күргән иде. Чит илләрдәге уйгыр вәкилләре исә каршылыклар вакытында меңләгән кешенең кулга алынуын әйтә.
XS
SM
MD
LG