Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында калдыруны канунсыз дип таныды


Фазыл Вәлиәхмәтов, архив фотосы
Фазыл Вәлиәхмәтов, архив фотосы

70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов былтыр декабрьдән бирле тикшерү изоляторында утыра.

Бүген, 15 апрель көнне, Татарстан Югары мәхкәмәсе түбән инстанция мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгарды. Ике атна элек 70 яшьлек татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовка карата сак астында калу чарасы 2 июньгә кадәр озайтылган иде.

Бу хакта адвокат Рим Сабировка сылтанып, "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Вәлиәхмәтовны сак астында тоту чарасы мәсьәләсен Казанның Совет районы мәхкәмәсендә яңадан карарга кушты. Шул ук вакытта мәхкәмә 70 яшьлек активистның изоляторда калу вакытын 29 апрельгә кадәр озайтты.

Рим Сабиров фикеренчә, бүгенге карар беренче инстанция мәхкәмәсе карарында булган хаталарга бәйле, дип яза "ОВД-Инфо". Аерым алганда, Вәлиәхмәтовка "терроризмны аклау" маддәсе нигезендә рәсми гаеп белдерелмәгән, шул ук вакытта тикшерү аның сак астында калуын шушы авыр маддә нигезендә дәлилләргә тырышкан.

Фазыл Вәлиәхмәтовка "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" маддәсе нигезендә берничә пацифистик посты өчен гаепләү белдерелде. Әлеге постлар "ВКонтакте"да урнаштырылган, аларда Русиянең Украинага каршы сугышы телгә алынмый.

Тикшерү шулай ук татар активистын "Русия азатлыгы" легионының мөрәҗәгатенә сылтама урнаштыруда да гаепли ("интернетта террорчылыкны аклау" маддәсе).

Азатлык моңарчы Фазыл Вәлиәхмәтов эше турында җентекләп язган иде.

  • Фазыл Вәлиәхмәтовны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан язылган шигыре таралганнан соң быел гыйнвар башында гына билгеле булды.
  • 1 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тотуны 2 июньгә кадәр озайтты.
  • 70 яшьлек пенсионер гаебен танымый.
  • Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.
  • 1991 елда Татарстанның суверенитетын яклап һәм республикада Русия президенты сайлаулары үткәрмәү таләбе белән Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе.
  • Ул беркайчан да татар теле, милләте өчен көрәшүен тукатмады. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде", дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG