Accessibility links

 
Казанда мөселман календаре нигезендә Хәтер көне узды, "татар халкы каһарманнары истәлегенә" ташы куелды
Кайнар хәбәр

Казанда мөселман календаре нигезендә Хәтер көне узды, "татар халкы каһарманнары истәлегенә" ташы куелды


Татарстанның мөселман дин әһелләре "Хәтер көне" чарасында
Татарстанның мөселман дин әһелләре "Хәтер көне" чарасында

Таш урынында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" мемориаль стеласын булдыру ниятләнә.

Бүген 11 апрельдә, Шәүвәл аеның 13нче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Татар каһарманнарын искә алу чарасы бу юлы яңа төзекләндерелгән "Иске таш" мәчетендә узды. Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, биредә республиканың төрле почмакларыннан җыелган аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар һәм мәхәллә халкы җомга намазы укыды.

— "Хәтер көнен" үткәрү өчен "Иске таш" мәчете юкка гына сайлап алынмаган, диелә хәбәдә, — ул Казан алынганда шәһит булып киткән кардәшләр каберлегендә төзелгән.

Моннан тыш, "Иске таш" мәчете янәшәсендә символик таш куелган. Бу урында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" мемориаль стеласын булдыру ниятләнә.

33 ел буена ел саен октябрьдә уздырылучы Хәтер көне соңгы тапкыр 2021 елда оештырылды. Шуннан башлап аны уздыруга хакимиятләр рөхсәт бирми, уздыра алырдай оешма да юк, чөнки моңарчы чараны оештырып килгән Татар иҗтимагый үзәге экстремистик дип танылды һәм тыелды.

Шул ук 2021 елның маенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы Хәтер көнен Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтү карарын чыгарды. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.

Октябрьдә Казанда активистлар Хәтер көнен уздырырга тырышып, карый, ләкин аларга ирек бирмиләр. Былтыр кайбер активистларны өйләре янында сагалап тордылар, ике кеше тоткарланды. Милли хәрәкәт вәкилләренә Сөембикә манарасына барып дога кылырга рөхсәт ителмәде.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG