Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аширов: “Мөселманнарга каршы халыкны кулланалар”


Урыс православ чиркәве мәчет төзелер алдыннан анда яшәүче халык фикере искә алынырга тиеш дип саный. Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла Аширов Текстильщикидагы кебек хәлләр инде 20 ел дәвамында күзәтелүен әйтә. Каршылык йөзеннән халыкны урамга чыгару гадәти хәлгә әйләнде.

Мәскәүнең Текстильщики районы халкы мәчет төзелеше карарын үзгәртүдә ярдәм сорап Урыс православ чиркәвенә мөрәҗәгать иткән иде. Протоирей Всеволод Чаплин исә бу очракта җирле халык фикере истә тотылырга тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, мәчет төзү урыны, аның мәйданы һәм архитектура үзенчәлекләре алдан ук бар тарафлар ягыннан, шул исәптән җирле халык белән дә килештерелсә, низаглы хәлләр тумаячак.

Ләкин Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов мәчет төзү тирәсендә мондый хәлләрнең инде ике дистә ел дәвам итүен әйтә.

“Поймада да җир алган идек анда халык каршы чыкты, Щипокта, Энтузиастовта җир алмакчы идек. Бар җирдә дә катгый рәвештә каршылык хәрәкәте бара. Инде совет заманыннан ук берәр нәрсәгә ирешү өчен аңа халык каршы чыга дип белдерәләр. Әмма халык моңа игътибар да итмәс иде. Башка объектлар, мисал өчен рестораннар, төнге клублар, чиркәүләр төзегәндә беркемнең-беркемдә эше юк. Әлбәттә халыкны туплап була. Мөселманнар да каршы чыга ала. Әмма без ул юлга басарга теләмибез”, ди ул.

Кышын суыкта, җәен кызуда намаз укырга мәҗбүр

Христианнарның Мәскәүдә 900гә якын чиркәве булганда, ике миллион мөселман өчен дүрт мәчет кенә эшли. Быел Ураза гаетендә Мәскүнең җәмигъ мәчетендә намазга 60 меңгә якын кеше җыелган. Алар мәчет эченә һәм тирәсенә генә сыймыйча, хәтта метрога кадәр җиткәннәр.

“Хәтта чиркәү дә уралып калды, юллар ябылды. Бу исә җирле халык тарафыннан канәгатьсезлек уятты. Ләкин без нишләргә белмибез. Бары намаз укымаска гына каладыр инде. Алар шуңа ирешмәкчедер. Җомга намазы вакытында да 1,5 мең кеше мәчет эчендә булса, өч меңләп кеше урамда кала. Алар кышын газет куеп карга утырып, җәен кояш астында намаз укырга мәҗбүр”, ди Аширов.

Мөселманнарның мәчетләргә ихтыяҗы зур булуга карамастан, гыйбадәт йорты төзелешенә һәрвакыт аяк чалына. Русия мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Марат Мортазин мәчетләр булмау Мәскәүгә зыян гына китерәчәк дигән фикердә.

Аширов исә Текстильщики районында мәчет торгызуга инде шикләнеп карый. Ул моның артында махсус көчләр тора дигән фикердә.

“Оештырылган, тупланган, килештерелгән рәвештә каршылык кылалар икән без догадан башка берни эшли алмыйбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебезнең Ватаныбызда хакыйки гражданнар кебек яшәтсен иде дип ялварабыз. Җир бит рәсми рәвештә бирелгән. Бәлкем ул алдан ук махсус уйланылгандыр. Чөнки мөселманнар мәчеткә җир алу, проект-документ эшләре өчен бик күп акчалар түкте. Хәзер мәчетне күчерү мәсьәләсе килеп басса әлеге акчалар юкка киткән булып чыга”, ди ул.

Мөселманнарның дәрәҗәләре этләрнекеннән дә түбәнрәк

Җирле халык исә әлеге урында мәчет төзелсә этләр йөртүгә зыян килер дип борчыла. Аширов сүзләренчә, бүгенге көндә Русиядә мөселманнарның хаклары этләрнекенә караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә килеп чыга.

“Әлбәттә, урам себерергә, чүп җыярга, шәһәрне төзекләндерергә мөселманнар хезмәте кулланыла. Шулай ук табиб булып та, төрле корылмаларда да, галим булып та мөселманнар эшли. Ләкин аларның дини ихтыяҗлары үтәлми”, ди рухани.

Шул ук вакытта якын арада Мәскәүнең үзендә 200 чиркәү төзеләчәк. Моның өчен инде җирләр әзерләнгән.

“Тиз төзелә торган комплектлардан Мәскәүдә - 200, Екатеринбурда - 50, Петербурда – 150 тирәсе, ягъни һәрбер шәһәрдә рәсми рәвештә чиркәү төзү планы бар. Әмма без каршы түгел. Хаҗәтләре булса Казанга барып төзесеннәр”, ди Аширов.
XS
SM
MD
LG