Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нинель Юлтыева – сүнмәс балет йолдызы


Нинель Юлтыева
Нинель Юлтыева

Бу язма – күренекле балет остасы, педагог, Татарстан, Башкортстан, Русиянең халык артисты Нинель Юлтыеваның тормыш юлы турында. Иҗатына кагыласы килмәде. Бу язма аны тормышның ачысын-төчесен кичерүче гади кыз бала, гади ана, гади хатын-кыз буларак тасвирлый.


Нинель Юлтыева 85 яшьлек юбилеен билгели. "Кем ул Нинель?" дигән сорау берәүнең дә башына килми, чөнки аның бөек балерина, балет куючы, укытучы булуы һәркемгә мәгълүмдер. 70 ел эчендә ул дүрт дистәдән артык алдынгы партияләрне биегән, 33 балет куйган, ә балет дөньясына укытып, әзерләп биргән укучыларының инде исәбе-саны юк. 85 яшькә җитү сирәкләргә татый торган бәхет. Ә шушы яшькә җитеп тә сиңа булган ярату, хөрмәт, бигрәк тә үзеңнең кирәгеңне тою бәхете сирәкләргә генә эләгә. Шулай да, Нинель ханымның үзе белән күрешкәч, аның хөрмәтенә оештырылган чараларны үз күзләрем белән күргәч, шәхескә исән-сау чагында кадер-хөрмәт күрсәтә алуыбыз өчен горурланып, шатланып куйдым. Юкса, еш кына “кадерли алмадык, игътибарыбыз җитмәде” дип үз-үзебезне ашаганда соң була шул.

Балетка юл

"Раушан"
Нинель Юлтыева 1926 елда Уфада күренекле башкорт язучысы, драматургы, җәмәгать эшлеклесе Даут Юлтый гаиләсендә дөньяга килә. Даут Юлтый – Башкорт дәүләт драма театрына нигез салучы. Театрның ачылышы да аның “Карагол” тарихи драмасының премьерасы белән башланып китә. Башкорт кинематографиясенә дә нигез салучы ул: Михаил Ромм белән берлектә “Салават Юлаев” фильмына сценарий яза башлыйлар. (Әйткәндәй, быел әлеге фильм экраннарга чыгуына 70 ел тула.) Моннан тыш, Даут Юлтый – башкорт телендә “Башкортостан”, “Бабич”, “Яңы юл” газеталарын чыгаручы мөхәррир дә.

Юлтыйларның коммуналь фатирындагы кысан бүлмәсендә башкортның күренекле ул-кызлары Һәдия һәм Гобәй Дәүләтшиннар, Газиз Әлмөхәмәтов, Төхфәт Янәби, Булат Ишемголов (соңгарак боларның барысын да сәяси золым йота) еш кунак була. Казаннан килүче Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Сара Садыйкова кебек шәхесләр дә Юлтыйлар өендә көтелгән кунак, гаилә дуслары. Мәҗит Гафури белән Даут Юлтыйның серләре бер, сөйләшер сүзләре күп. Шундый атмосферада үсә Нинель – иҗат, сәхнә, яңа тормыш, революцион идеяләр...

Гаиләдә беренче бала туган чакта аларда кунакта Нәкый ага була. Төнне сабыйның туганын көтеп, Даут абый белән сөйләшеп уздыралар. “Улыңа нинди исем кушасың?” дигән сорау бирә Нәкый ага. Таң сарысында туган сабыйга исемне озак сайламый әти кеше. “Таң” ди ул. Гаиләдәге икенче бала – Нинель вакытыннан алда, җиде айлык булып туа. Аңа да исемне Даут Юлтый үзе сайлый: юлбашчы белән очрашу аны бик илһамландырган күрәсең, нарасыена ул Ленин исеменең кирегә әйтелешен куша.

1935 елда Ленинград хореография мәктәбенең милли балет төркеменә балалар җыюлары хакында ишеткәч тә, Нинельнең балет өчен яратылган аякларын күреп, Фәйзи Гаскәров Фатыйма апаны күндерә. Ул вакытта театр да, телевизор да юк, халык балетның ни икәнен дә белми. Җитмәсә, бармак очларында, шәрә аяк белән биисе, безнең мөселман халкына бу – күрелмәгән хәл. Кечкенә Нинель берни аңламаса да, ерактан килгән абый-апаларга үзен күрсәтә дә, укырга баручылар исемлегенә эләгә.

Нинельнең тормышы икегә бүленә: Ленинградка кадәрге һәм Ленинград тормышы башлана. Балет дөньясы кечкенә кызны кире кайтмаслык итеп әсир итә, аның уңышларын күреп, бар укытучылар кызга якты, матур сәхнә киләчәге юрый.

Тормыш сынаулары

Тормыш дигәнең без теләгәнчә генә барса икән ул! Әтисе Даут Юлтыйның кулга алынуына җәйге ялга кайткан кыз үзе шаһит була. Төрмәгә утыртылган әтисе янына тагын бер кайгы өстәлә – Уфадан төркемдәшләре белән Ленинградка китәргә әзерләнгән булачак балеринаны укырга җибәрми калдыралар. Әти-әнисеннән кала, Нинельне саклаучы, курчалаучы кеше шунда билгеләнә дә: Ленинград балет мәктәбе укытучысы Александр Ширяев бу көтелмәгәнлектән аптырап калмый, үз акчасын җибәреп, Нинельгә билет алдыра, укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

"Одиллия"
Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, ди халык. Кайгы ялгыз йөрми дип тә өсти. Ленинградта укып йөргән Нинель башына тагын бер кайгы төшә. Әниләрен кулга алып, Мордовия урманнарына төрмәгә сөрәләр. Яшәгән фатирларын, барлык көнкүреш әйберләрне дә тартып алалар.

Даут Юлтыйның караламалары, кулъязмалары үзе белән бергә кулга алына. Соңгы елларда баш очында болытлар куерганын аңлый Даут Юлтый, эшеннән алынгач, бик күп яза. Гаилә дусты булып йөргән кайбер шагыйрь-язучылар Юлтыйлар өеннән кайтып, аларга әләк язган, саткан. Бүген архивтан алынган алынган кайбер документларда бер билгеле кешенең имзасы тора. Шунысы да билгеле, ул кеше бик күпләрнең башын ашый. Шул елларны искә алганда барсыннан да бигрәк, гаилә дусты, бергә уйнап үскән ахирәтең авызыннан “троцкистка” дигән сүзне ишетү иң авыры булгандыр.

Алда әтисе турында билгесезлек, әнисе белән бары тик хат аша аралашу. Абыйсы Таңны Богрысландагы түткәе алып китә, Нинельне карауны Ширяев үз өстенә ала. Абыйсы белән җәйге ялларда гына аралаша кыз. Ә әнисе белән Нинель беренче тапкыр 13 яшендә күрешә.

Нинельнең чыгарылыш кичәсе 22 июньгә билгеләнә. Әмма насыйп кына булмый. Сугыш башлану белән Ленинград хореография мәктәбенең чыгарылыш студентларын кичәсез, дипломсыз гына кайтарып җибәрәләр. Әйтүе генә җиңел, кайтыр йортың булса, кайтырсың. Уфа вокзалында башкаларны каршы алуларын карап тормый Нинель, поездан туры опера һәм балет театрына юнәлә. Шунда яши дә башлый. Уфада туганнары булса да, аралашып торсалар да, Нинель аларга барырга кыймый. Ни дисәң дә, “халык дошманы” туганнары аркасында аларга да ачы ашарга туры килә: кызларын комсомолдан чыгаралар.

Уфа-Казан арасы

Нинель ханым укучысы белән
Нинельнең ачлы-туклы сәхнә тормышы шулай башлана. Пермьгә эвакуацияләнгән Ленинград хореография мәктәбендә укуын тәмамлау мөмкинлегенә дә кушкуллап ябыша кыз. Аннан кайтуга ук башкортның беренче милли балеты “Сыңрау торна” сәхнәгә менә. Беренче балетны сәхнәгә куяр өчен фронтка киткән биючеләр Хашим Мостаев, Әдгәм Нарыков, дирижер Хәсби Фазлуллинны кайтарталар. Соңгарак Нарыков Нинельнең даими партнерына, ә Хәсби тормыш иптәшенә әверелә.

Шул чорда Фәйзи Гаскәров башкорт бию ансамблен оештыра. Ансамбльдә биергә кызлар җитми, күмәк биюләргә балериналарны алып торалар. “Җиде кыз” биюен куйганда һәм беренче тапкыр сәхнәгә чыгарганда дүрт кыз ансамбльнеке, өчесе театрныкы, шулар арасында Нинель дә була.

Фәйзи Гаскәров Нәҗип Җиһановның “Зөһрә” балеты белән шашкан вакыты. Төп партияне Нинель бии. Бераз соңрак бу балетны бөек биюче Казан сәхнәсендә дә куя. Зөһрә партиясен биергә Нинельне үтенеп чакыралар.

Уфадагы тормыш җайлана башлауга карамастан, монда артык тотып торган нәрсә дә юк, бары тик һаман да бөтәшмәгән иске яралар гына. Уфа театры алдында үзләрен бурычлы санасалар да, ахырда Казанга китәргә карар кылалар. Хәсби Фазлуллин Казанда дирижер булып урнаша.

Нинель Юлтыеваның Казан тормышы башлана. Тормыш дип кенә әйтү аз булыр. Шушы вакыттан татар балетына сулыш өрелә. 1946 елның җәеннән санала бу мизгел.


Нинель ханым коллегасы белән


Уфадан китүнең тагын бер сәбәбе, билгеле, бертуган абыйсы Таңның да янында булмавы. Таң үз теләге белән фронтка китә. Анда да “халык дошманы” улының артыннан күзәтүчеләр була. Шулай булса да, Ленинградта хәрби белем алу мөмкинлеге бирәләр егеткә. Әмма фронтта алган яралары, бигрәк тә дошман ядрәсе тигән үпкәсенә төньяк башкала климаты туры килми, ул Үзбәкстан якларына чыгып китә. Шунда югары уку йортын тәмамлый, гаилә кора. Хатыны Сәвия белән ике бала үстерәләр.

Фатыйма апаны 1947 елда гына азат итәләр. “Халык дошманы” гаилә әгъзасы буларак 10 ел гомерен, саулыгын югалтып кайта ул. Нинель үзе барып, әнисен Казанга алып кайта. Әнисеннән хөкем итүне алганчы, аны "сәяси золым корбаны" дип танытканчы еллар үтә. 1956 елда Фатыйма апа тартып алынган мөлкәт өчен алты мең сум акча, Уфадан бер бүлмәле фатир алуга ирешә. Фатирны улына яздыра, ниһаять, Таң Даут улы гаиләсе белән туган якларына кайтып төпләнә.

Абыйсы Таң дүрт ел элек вафат була. Сеңлесе хөрмәтенә Наилә дип исемләнгән кызы Петербурда яши, ел саен Казандагы түткәсенә яңа ел каршыларга килә. Ике араны телефон сөйләшүләре җанландыра.

Фатыйма апа гомеренең ахырына кадәр кызында яши. Аның беренче ярдәмчесе, сердәше була. Нинель Юлтыеваның бердәнбер улы Мансурны үстерешә. Улы туып, бер ай үткәч тә, Нинель Юлтыева “Кызыл мәк” балеты репетицияләренә тотына. Фатыйма апа кечкенә Мансурны күтәреп, сәхнә артында тора, репетициядән туктап, Нинель нарасыен имезеп, сөеп ала.

Казан хореография мәктәбе укучылары
Даут Юлтыйның бик күп язма әсәрләрен, хатларын, истәлекләрен басмага әзерли Фатыйма апа. Кулъязма килеш калган “Кан” романының икенче өлешен НКВД архивларыннан эзләп табып, бастыруга ирешә. Тормыш иптәше хакында истәлекләр язып чыга. Баштарак монысын да эшләве авыр була, чөнки бик күпләрнең исемнәрен атарга ярамый. Фатыйма апа 91 яшенә кадәр яши, кызы Нинельнең балет дөньясына салган хезмәтен күрә, уңышларына шаһит була.

Үкенеч, әҗәл Мансурны бик яшьли алып китә. Хатыны гаиләсе белән Израилгә яшәргә күчә. Бүген Нинель Даут кызының куанычы – оныгы Эльза Спекторның уңышларыдыр. Ул Иерусалимда хореограф-балетмейстер һөнәрен үзләштереп, бүген үз бию мәктәбен җитәкли. Шушы көннәрдә генә Эльзаның кызы туган, Нинель ханымны оныкчык белән сөендергәннәр.

Хезмәт – тормыш нигезе

Сәхнәдәге тормышы белән шәхси тормышын чагыштырырлык түгел Нинель ханымның. Иҗатта ул кайда да беренче булса, гаиләсеннән уңа дип әйтеп булмый. Хәсби белән корган тормышлары таркала. Моның сәбәпләрен күп нәрсәләрдән күрә балерина. Монда Хәсби абыйның туганнарының яшь гаиләгә артык күп кысылуы да, иренең үзеннән 17 яшькә өлкән булуы да, интернатта үскән кызның гаиләдәге эшләрне эшли белмәвеннән дә, гомумән, ирне – ир итә, ә үзен хатын-кыз итеп тоя алмавына да бәйледер. Аерылсалар да, Хәсби белән гомер ахырына кадәр бер йортта, күрше подъездларда яши алар.

Гаиләсе таркалуын Нинель ханым үзенең эшенә артык бирелүеннән күрә. Нишлисең, язмагандыр.

Нинель Юлтыева үз фамилиясен бик кызыклы, үзенчәлекле итеп аңлатып күрсәтә. “Юл – юл инде, "ты" – Русиядә яшәгәч, “син”не шулай дибез, ә "ева"? Әлбәттә, беренче хатын-кыз! Ә мин татар балетында беренче хатын-кыз”, ди ул көлеп. Нинди генә авыр булмасын, ул үзе сайлаган юлдан тайпылмыйча барырга бурычлы икәнен яхшы аңлап яши һәм эшли.

Нинель Юлтыева укучылары белән
Татар балетына нигез салган, соңрак татар милли балет мәктәбен булдырган Нинель ханымның укучылары бүген дөньяның төрле почмагыннан укытучыларына сәлам хатлары җибәрә.

1956 елда Ленинград хореография мәктәбенә беренче төркем укучыларын ул Казанның кайсы җирендә очратса, шуннан җыя: Ленин бакчасында күрсә – шуннан чакыра, балалар йортларын күзәтеп чыга, төркем туплангач, үзе алып барып урнаштыра, укып кайтучыларны үзе үк театр репертуарындагы спектакльләргә кертә. Шуның белән Казанга ул Ленинград балеты йолаларын кайтара.

1972 елдан Нинель ханым Казан дәүләт мәдәният институтында хореография кафедрасы мөдире вазифасын башкара. 1998 елдан Казан хореография мәктәбенең художество җитәкчесе.

Гомере буе хезмәтенең бар нәрсәдән дә өстен булуын тоеп, белеп яши Нинель Юлтыева. Башкача булуы да мөмкин түгел, Ходайдан бирелгән бүләк – сәләтне тулысынча кулланырга кирәк. Ул бит искиткеч талантлы педагогларда укыган, алардан өйрәнгән. Оялмыйча, авырлыклар алдында баш иеп торамы? Нинель ханымга авырлыкларны җиңәргә шаянлыгы ярдәм итәдер, мөгаен. Ул бар нәрсәне дә җиңел кабул итә.

Нинель Юлтыева укучылары арасында
“Кешеләрнең бавыр-бөерләрендә таш була. Минем тубыкларымда таш булган. Мин бик сикерүчән идем, шуңардан сөякләр имгәнгән. Операция ясаттым. Ташларымны савытка салып, истәлеккә үземә бүләк иттеләр. Хәзер миндә Мисырдан – пирамида, Грециядән – Парфенон һәм үземнең эксклюзив шәхси ташларым саклана”, дип сөйли төп коралы – аяклары турында. Тормышны шулай җиңел кабул итәргә өйрәнмәсә, аны мәшәкать, гаделсезлек, авырлыклар изеп китә алыр иде. Бирешми ул. Кечкенә булса да, барсыннан да югары, барсыннан да көчлерәк.

“Нәрсә әйтим, 85 яшь – 85 яшь инде! Аны беркая да куеп булмый. Шунысын да әйтергә кирәк: минем 70 еллык бер дә өзелмәгән стажым бар бит әле. Шуңа күрә барыгызга да үзегезнең яраткан эшегезне ерак юлга кадәр алып баруыгызны телим. Хезмәт – минем өчен барлык тормышымның нигезе булып торды. 40 яшемдә сәхнәдән китсәм дә, әлегә кадәр, инде хореограф һәм педагог сыйфатында хәлемнән килгәнчә үземне балетка багышладым. Язмыш бизмәнемнең бер касәсендә – кайгы-хәсрәт, авырлыклар, икенчесендә – иҗат комары, кешелеклелек сыйфатлары иде. Тормышымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Әле булса шулай.”
XS
SM
MD
LG