Татарстан президенты анты яңадан язылачак, әмма президент яңадан ант итмәячәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип ачыклады.
Аның сүзләренчә, Татарстан президенты республика халкына ант иткәч, Русия халкына да ант итүе зарур түгел. Моның белән беррәттән, президент Рөстәм Миңнехановны кабаттан ант итәргә беркем дә мәҗбүр итә алмый, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Рөстәм Миңнеханов 1991 елда кабул ителгән “Татарстан президентының вазифасына керешүе” турындагы канунга күрә ант иткән иде.
Әлеге канунда хилафлыклар бар дип санаган Татарстан прокуратурасы Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Моның нәтиҗәсендә башта Татарстан Югары мәхкәмәсе һәм аннан соң Русия Югары мәхкәмәсе дә әлеге канунның кайбер өлешләренең Русия кануннарына туры килмәвен белдергән иде.
Бу канундагы “хилафлыклар” буларак, анда федераль кануннарны үтәү турында бер сүз дә булмавы, Русия халкына да тугры хезмәт итәчәге турында әйтелмәве һәм Русия суверенитеты булганда Татарстан суверенитетының була алмавы күрсәтелде.
Моңа кадәр Татарстан рәсми органнары мәхкәмә карарына карата үз фикерләре белән уртаклашмаган булса, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә республика президенты антына кайбер үзгәрешләр кертелү мөмкинлеге турында бәян итте.
Моның өчен эшче төркем корылган икән. Мөхәммәтшин сүзләренчә, республика мәхкәмә карарларын җиренә җиткерәчәк. Әмма бу эш тиз генә башкарыла торганнардан булмаячак.
“Ашыгып, ялгышлар җибәрергә мөмкинбез. Без бу эшкә төптән уйлап тотыначакбыз. Ант тексты һәм канунындагы үзгәрешләр Татарстаннар һәм федераль үзәктәгеләрнең берсендә дә канәгатьсезлек китереп чыгармаска тиеш”, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Моның белән беррәттән, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан президентын кабаттан ант итәргә беркем дә мәҗбүр итә алмый. Татарстан спикеры кануннардагы үзгәрешләр, аларга карата булган карашлар турында бәхәсләшүләрне табигый дип саный.
“Татарстан президенты Камчаткадагыларга да ант итә алмый”
Әмма ул Татарстан президентының республика халкына гына түгел, Русия халкына да ант итәргә тиеш дигән кисәтү белән килешми.
"Ничек инде Татарстан президенты үзен бөтенләй белмәгән Камчатка яисә Калининградта яшәүчегә ант итәргә тиеш? Республика президенты болай да республикада яшәүче Русия халкына ант итә бит инде", ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Югары мәхкәмә карарлары сәяси басыммы?
Сәяси белгечләр Татарстанга ясалган әлеге басымның, республиканың "президент" сүзеннән артка чигенмәвеннән күрә.
Узган елның ахырларында Русия Дәүләт Думасы республикалар җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун кабул иткән иде. Әлеге канун 2015 елда үз көченә керәчәк. Ләкин Татарстан, башка республикалардан аермалы буларак, бу хактагы үз канунын үзгәртергә ашыкмый.
Сәяси белгечләр исә бу хәлне республика суверенитетының символлары өчен көрәшнең дәвам итүе дип бәяли.