Казан дәүләт техник тикшеренү университеты (КНИТУ-КАИ) нигезендә Казанда Пилотсыз очкычлар фәнни-җитештерү комплексы ачачаклар. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан һәм республика акчаларыннан 2,5 млрд сум биреләчәк. Бу хакта университетның матбугат хезмәте белдерүендә әйтелә.
"Барс" фәнни-җитештерү үзәгенә авиация белем үзәге, лаборатор-тикшеренү комплексы, очу-сынап карау үзәге һәм җитештерү керәчәк. Шулай ук Татарстанда пилотсыз очкычларның очу траекториясен күзәтеп торучы үзәк тә булачак.
Бу проектны Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә тормышка ашыралар. Төзелеш 2025 елның икенче яртысына ниятләнә.
- 2023 елда Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя.
- Русия бу заводка дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде.
- Быел 2 апрель иртәсендә Татарстанга беренче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде.
- Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
- 21 декабрьдә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Казанга 8 дронның һөҗүм итүе, аларның өчесе җитештерү оешмаларына юл тоткан булуы әйтелде. Бу Татарстанга алтынчы һөҗүм булды.
- Җирле хакимиятләр мәгълүматынча, һөҗүмнәрнең берсе "сәнәгать оешмасына" туры килгән. SOTA фаразынча, бу дары заводы булырга мөмкин. Бер дрон елга өстендә шартлады, калган алтысы торак йортларга һөҗүм итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум