Маҗарстанда Йоббик фиркасенең яшь башлыгы Габор Вона маҗарларны үз көчен югалта барган һәм Маҗарстанда колонизация омтылышын ныгытырга омтылуда гаепләнүче Европа Берлеге урынына, маҗарларның үз тамырларына һәм тарихына якынрак булган Төркия һәм Русия кебек Халыкара валюта фондыннан бәйсез "гайре-Европа" илләре белән ныклы бәйләнешләр булдырырга чакырды.
Габон маҗар илен икътисади кризистан коткару өчен бу илләр белән мәдәни, икътисади һәм сәяси стратегик уртаклыкны көчәйтү кирәклегенә басым ясады.
Йоббик җитәкчесе әлеге чыгышын фирканең 2012 елгы корылтаена җыелган 3 мең кеше алдында ясады. Корылтайга, төрек-маҗар сәүдә оешмасы вәкилләре белән бергә илдәге чит ил вәкилләре дә чакырылган иде.
Европа Берлегендә калу турында референдум тәкъдим ителә
Йоббик фиркасе башлыгы үз чыгышында 2004 елда Маҗарстан Европа Берлегенә кушылганнан бирле ил халкының икътисади хәле яхшырмавын, киресенчә начарая баруын ассызыклады.
Вона Европа Берлегеннән чыгу өчен референдум уздыру максатында эшчәнлек башлаячагын да белдерде.
Нео-Либерализм куркынычы
Йоббик партиясе җитәкчесе Маҗарстанда үз тәэсирен көчәйткән Көнбатыштагы икътисади кризисның сәбәбен үтә "нео-либерализм" адымнарында күрә.
Вона күзаллавынча хәлләр шулай дәвам итсә бу Европада 10-20 елдан милләтара кораллы низагъларга китерәчәк. Шуңа күрә Вона Маҗарстан хәзердән үк моңа каршы әзерләнергә тиеш дип саный.
Габо Вона фикеренчә, Европадагы материалист һәм үтә либераль төшенчә икътисады көчле булган илләрнең зәгыйфьрәк илләр өстеннән хакимлек итеүнә, үз колониясенә әверелдерүенә этәрә.
Атилла оныклары колонизациягә каршы
Вона Маҗар дәүләтенең Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондыннан идарә ителүе хакимияттәге Фидес фиркасенең дөрес булмаган икътисади сәясәте нәтиҗәсендә ил икътисадының көннән-көн начараюын, моның нәтиҗәсендә ил халкының фәкыйрьләнүен әйтте.
"Без коммунист түгел, фашист та түгел - шулай да чын демократ та түгелбез" дип чыгыш ясаган Вона, сүзен «Атилла оныклары маҗарлар үзләрен гасырлар буена колонизацияләгән европаларны илдән куып чыгаруга ирешәчәк" дип йомгаклады. Вонаның бу чыгышы залдагыларның дәвамлы алкышына күмелде.
Милләтче сәясәтчеләр Төркия белән элемтәне ныгыта
Маҗарстанда 20 процент сайлаучы яклавын алган яшь фирка үз максатын "маҗар халкының беркемгә буйсынмыйча үз ирегендә яшәвен тәэмин итү" дип атый.
Бу исәптән Вона өчен Төркия моделе мөһим. Аның фикеренчә, Европа Берлегенең маҗар илен колонизацияләвенә каршы тору өчен Төркия кебек дөньяда үз сүзен әйтә алган һәм Халыкара валюта фондыннан булган бәйсез илләр белән бәйләнешне арттыру кирәк.
Маҗарстан парламентындагы Йоббик фиркасе әгъзалары еш кына Төркия белән элемтәгә кереп, Әнкарада хакимияттә булган сәясәтчеләр белән Европа Берлеге мәсьәләсендә очрашулар уздыра.
Европадагы уңчы агым маҗарларда башкача
Соңгы елларда Европа сәясәтендә көчәеп киткән радикаль уңчы фиркаләрне исламофобия һәм мөһәҗирләргә каршы карашлар берләштерсә, маҗарларның Йоббик фиркасе бер чыгарма булып тора. Маҗар милләтчеләр ислам һәм төрки илләр белән якынаерга тели.
Маҗарлар өчен Төркия тарихи яктан якын ил. Маҗар иле 1541 елда Госманлы империясенә кушыла һәм госманлылар анда 160 ел хөкем сөрә.