Икенче дөнья сугышы елларында уңышлары белән танылган, бигрәк тә 1944-45 елларда хәзерге Чехия җирләрендәге партизан төркемнәренең берсен җитәкләгән Даян Мурзин – легендар шәхес. Үз илендә югары бәяләнмәсә дә, ул социалистик Чехословакиянең милли каһарманы булды. Чехия һәм Словакиядәге 18 шәһәрнең шәрәфле шәхесе булган Мурзин исеме анда байтак урамнарга бирелгән.
Даян Мурзин хәзерге Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылындагы мәктәптә укыта башлый. Әмма Икенче дөнья сугышы башлануга 17 яше генә тулган егет үз теләге белән фронтка китә.
Сугышның башыннан азагынача диярлек ул төрле җирләрдә – Беларус, Украина, Молдовада партизан отрядларына җитәкчелек итә. 1944 елда ул башта Словакиягә җибәрелә, аннан ул көрәшкән төркем Моравиягә чыга. Яшь булуын бераз яшерер өчен Мурзин сакал үстереп йөри, шул зур кара сакалы өчен аңа алманнар “кара генерал” исеме тага.
Сугыш азагында Моравиядә төрле диверсияләр оештырган Даян Мурзинның башы өчен германнар 3 миллионга кадәр рейхсмарка акча вәгъдә итә. Тик бу акчаны алу беркемгә дә тәтеми, чөнки Даян Мурзинны тота алмыйлар. Ул хәтта яраланган килеш тә алманнардан качып котыла ала.
Башкортстан җәмәгатьчелеге Русия президентына да, Башкортстанның элекке президентына да Даян Мурзинга Русия каһарманы исемен бирүне үтереп күп тапкырлар мөрәҗәгать итсә дә, бу эш барып чыкмады.
Чехословак сугыш ветераннары Даян Мурзинны таләпчән, кырыс холыклы итеп бәяләсә дә (аның бер гаепсез кешеләрне үтерүгә катнашы булуы турында да языла), чорына күрә ул дөрес эш итте дигән караш көчлерәк. 2005 елда ул Чехиянең саклану министрлыгы чакыруы белән Прага һәм Карловы Варыда булып кайтты.